Логотип
Мөнәсәбәтләр

«Ялкауларга» – «В» планы

Быел петуния үсентесе әллә нишләп, үсмәс булды. Март башында ук чәчкән чәчәкләрем әле һаман да баш төркән килеш кенә.

Быел петуния үсентесе әллә нишләп, үсмәс булды. Март башында ук чәчкән чәчәкләрем әле һаман да баш төркән килеш кенә. Кайсыдыр бер сайттан күреп, тәҗрибә рәвешендә йомырка савытына чәчкән идем, әллә шуның кәгазендә берәр агу булдымы, әллә туфрагын яратмадымы – ике ай буена 2 см да үсмәде. Яңа савытка да күчереп утыртып карадым, файдасыз.

Хәлне тиз арада үзгәртмәсәң, быел ишегалдын тутырып чәчәк атучы петуниясез калачакмын, дип, интернетка «кереп киттем». Минеке ише «ялкау» гөлләр белән очрашучылар тагын да бар икән.

Минем төп хатам, күрәсең, туфракның артык ачылыгы булгандыр. Петуния туфракның ачылыгына да, селтелелегенә дә бик сизгер. Туфрак нейтраль булганда гына тамыр системасы тиешенчә үсә ала. Нейтраль реакцияле туфрак та кайвакыт сыйфатсыз була, таш кебек ката. Тыгыз туфрак аша тамырларга һама керми, үсемлекләрнең үсүе туктала, әле бөтенләй дә шәлперәеп төшмәсәләр!

Инде туфрагын да алыштырдыгыз, зуррак савытка да күчереп утырттыгыз, ди. Ә петуния һаман да «ялкаулануында». Димәк, аңа үсү өчен туклыклы матдәләр җитешми. Ул даими тукландырып торуны ярата. Тишелеп чыгып, ике атналык булуга, аны инде тукландыра башларга кирәк. Бәләкәй үсентеләргә иң мөһим элемент – азот. Сабак, яфракларны нәкъ менә азот үстерә. Тамырларга исә фосфор мөһим. Чәчәккә бөреләнер вакыт җиткәч, калий да кирәк булыр.

Ашламаларны суда сыеклаганда кечкенә үсентеләр өчен ике тапкырга кимрәк микъдарда алалар.

Инде туфрак та башка, савыты да зур, ике атна саен ашлап та торасыз, әмма петуния һаман да үсми икән инде, бу очракта «В» планына күчәбез. «Кәрлә калган» чәчәкләребез тиз арада башка «яшьтәшләрен» куып тотсын өчен, «яшерен корал» – үсеш стимуляторы урынына В төркеменә караучы витаминнар кулланабыз. Төгәлрәге, В1, В6, В12 витаминнары. Аларын аптекадан аласы.

Бер ампула В1 яки В12 витаминын 1 стакан җылы суда эретәбез. Булды, тылсымлы сыеклык әзер. Үсемлекләрегез бик тә бәләкәй булса, витаминнар эретмәсен шприцка яки пипеткагы суыртып, һәр үсемлек төбенә 2-3 тамчы тамызып чыгабыз. Зуррак үсентеләргә өсләреннән бөркесәң дә ярый. Моны һәр 7-10 көн саен кабатларга кирәк булыр. Бер сипкәндә витаминның берсен, икенче юлы – икенчесен. Инде шуннан соң да үсәргә теләмәсәләр!..

Соңгы өмет – коктейль. Бу юлы 1 стакан җылы суда берәр ампула В1, В6, В12 витаминнарын эретеп, петунияне шушы коктейль белән «сыйлыйбыз» Менә хәзер үсми карасыннар инде! Гадәттә, бу ысул бик тә отышлы, иң зәгыйфь үсемлекләр дә шунда ук уянып, тиз арада үсеп китә. Миңа булышты, сезгә дә файдасы тисен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин сей дрожжинан изма эшлап сибам,котороп усалар

    Хәзер укыйлар