Логотип
Мөнәсәбәтләр

​Уңышны ничек сакларга?

Сарымсак

Сарымсакны эретелгән парафинга манчыгыз. Парафинлы сарымсак төрле температурада һәм дымлылыкта яхшы саклана. Мондый сарымсак утыртырга да яраклы, нәтиҗәсе искитмәле.

 

Суган

Сайлап алынган суганны яхшылап киптерегез һәм тамыр төбен шәм белән яндырып алыгыз. Киләсе ел июненә кадәр әйбәт сакланыр.
 

Кишер

Кишерне бер-берсенә тидермичә рәтләп тезегез дә, өс­тенә каймак куелыгындагы кызыл балчык салыгыз. Бер тәүлектән соң, балчык кипкәч, икенче рәт кишер тезегез һәм кабат кызыл бал­-чык салыгыз. Шулай эшләгәндә кишер кыш буе шиңмичә саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар