Логотип
Дин

Татарның 16 тарихи мәчете

Татар мәчетенең бинасы әллә кайдан аерылып тора. Безнең халыкның башкаларныкына охшамаган архитектура традицияләре бар. Ул Идел буе Болгары, Казан ханлыгы һәм Алтын Урда кебек ислам цивилизацияләре яшәгән чорда ук формалашкан. Татар тарихында эз калдырган, милләтебез архитектурасының йөзек кашы булып саналучы мең яшьлек татар мәчетләрен барлыйбыз.

Татар мәчетенең бинасы әллә кайдан аерылып тора. Безнең халыкның башкаларныкына охшамаган архитектура традицияләре бар. Ул Идел буе Болгары, Казан ханлыгы һәм Алтын Урда кебек ислам цивилизацияләре яшәгән чорда ук формалашкан. Татар тарихында эз калдырган, милләтебез архитектурасының йөзек кашы булып саналучы мең яшьлек татар мәчетләрен барлыйбыз.

 

 

Әстерхан шәһәрендәге “Ак мәчет” – шәһәрдә иң өлкән мәчет санала. 1810 елда татар сәүдәгәре Дәвид Измайлов акчасына салынган. Таштан, классицизмның соңгы формасында эшләнгән. Мәчет бер катлы, намаз уку залында михраб өчен яртылаш түгәрәк урын калдырылган. Намаз уку бүлмәсе ике өлештән тора. Таһәрат алу урыны бар. 1930-1992 елларда бу бина башка максатларда (балалар бакчасы, пекарня, тегү цехы) кулланыла. 1992 елда мәчет мөселманнарга бирелә, бина төзелешенә үзгәрешләр кертелә. 1997 елдан мәчеттә “Хаҗи Тархан” мәдрәсәсе ачыла. 2000 елдан озакка сузылган төзекләндерү эшләре башлана. 2008 елда төзекләндәрүдә Казаннан килгән белгечләр дә катнаша. Эшләр Казан мөселманнары һәм Татарстан оешмалары биргән акчалар хисабына башкарыла. Мәчет – Россиянең тарихи һәйкәлләре исемлегендә. Ул Әстерханда Зоя Космодемьянская урамы, 41/15 адресы буенча урнашкан.

 

 

Хан мәчете –  (Касыйм-хан мәчете) – Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендә урнашкан. Мәчет XVIII–XIX гасырда төзелгән, татар архитектурасы чагылышы. 2 катлы бина, манарасы классицизм стилендә ясалган. 1930 елдан бина музей рәвешендә эшли. Мәчеттән ерак түгел, Ык елгасы ярында Шаһгали хан тәкиясе, ягъни төрбәсе урнашкан.

 

Чыганакларга караганда, мәчет XV гасырда Касыйм хан идарә иткән чорда төзелә. Икенче бер чыганакта аны XVI гасыр уртасында Шаһгали ханның төзетүе әйтелә. Борынгы төзелештән бары тик таш манара гына исән калган. Мәчет бинасы 1702 елда Петр I карары белән  җимерелә.

 

1768 елда Екатерина II карары белән, Биктимер сәет һәм аның улы Борхан сәет Шакуловлар, Ибраһим морза Чанышев һ.б. ярдәме белән  таштан бер катлы бина төзелә. Бу турыда Екатерина II карарының язма тексты һәм мәчет диварларына язылган сүзләр сөйли. 1835 елда Борхан Биктимерович, Салих сәет һәм аның улы Хәмзә сәит Шакуловлар көче белән мәчетнең икенче каты кирпечтән төзелә. 1938 елдан мәчеттә туган якны өйрәнү музее эшли.

 

Хан мәчете Касыйм шәһәренең Җиңү мәйданы урамы, 9нчы йорт адресы буенча урнашкан.

 

 

Түбән Новгород шәһәренең Үзәк мәчете – шәһәрнең төп дини тарихи бинасы. Мәчет 1915 елда ачыла. Аңа кадәр берничә ел элек Түбән Новгородның мөселманнар берләшмәсе мәчет төзү буенча комитет оештыра һәм мәчет төзүгә рөхсәт ала. 1938 елда мәчетне ябалар һәм хәрби госпиталь, балалар бакчасы, склад һәм башка максатлар өчен кулланалар. 1988 елда мөселманнар тырышлыгы белән мәчет үз вазифаларын кабаттан үти башлый. Ачылган көненнән башлап мәчеттә ял көне мәктәбе эшли. 2003 елдан бу мәктәп “Ихсан” исемен йөртә. 1994 елда мәчет белән рәттән “Маһинур” мәдрәсәсе эшли башлый. Мәчетнең беренче көннәреннән үк аның белән Шаһимәрдән Ильясов имамлык иткән. 1933-1938 елларда имам вазифасын Сәгъман Исхаков башкарган. Мәчет Россиянең тарихи һәйкәлләре исемлегенә кертелгән. Ул шәһәрнең Казан яр буе урамы, 6нчы йорт адресы буенча урнашкан.

 

 

Иркутск шәһәренең Үзәк мәчете – Байкал мөфтиятенең рухи үзәге, шәһәрнең татар-башкорт җәмгыятен берләштереп торучы урын. Мәчет татар сәүдәгәрләре бертуган Заһидулла һәм Шәфыйгулла Шәфыйгуллиннар көче белән 1897 елда салына. Ул зур булмаган агач бина була. Мәчет эчендә мәктәп тә эшләгән. Беренче имамы – мулла Гарых Байморатов. Иркутск мөселманнары бу кечкенә бина белән генә канәгатьләнми, таш бинага акча җыела башлый. 1905 елда төзелеш эшләре төгәлләнә. Шәһәрдә зур манаралы гүзәл архитектуралы бина барлыкка килә. Иркутск мәчете Россиядә иң яхшы мәчетләр исемлегенә кертелә. 1939-1946 елларда мәчет ябыла, манара алына, бина яшәү урыны, склад максатларында кулланыла. Ул ил тарихында совет чорында да ябылмыйча, Бөек Ватан сугышы вакытында гына эшен туктаткан мәчет буларак билгеле. 2012 елда мәчетнең 115 еллыгы уңаеннан төзелеш эшләре башкарыла, манара куела. Иркутск мәчете тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертелгән. Ул шәһәрнең К.Либкнехт урамы, 86нчы йорт адресы буенча урнашкан.

 

 

Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә 1917 елга кадәр салынган тарихи мәчетләр күп. Бу чорда барлыгы 7 мәчет салынган, шуларның бишесе таштан, икесе – агачтан эшләнгән була. Безнең көннәргә 4 таш биналысы сакланган, әмма икесе генә мәчет ролен үти.

 

Халык телендә Гатаулла мулла мәчете дип аталучы бина 1894-1895 елларда татар сәүдәгәре Габделвәли Яушев ярдәме белән салына. Үз исемен беренче имам Гатаулла хәзрәт исеменнән ала. 1928 елда мәчетне ябалар һәм ул кибет ролен үти. Тик манарасы совет заманында да җимерелмәгән. 1977 елда мәчет төбәк архитектурасы һәйкәле исемен ала. 1990 еллар башында мөселманнарга кире кайтарыла. 2002-2009 елларда төзәтү эшләре алып барыла. Бүгенге көндә дә үз вазифасын үти. Россиянең тарихи һәйкәлләре исемлегенә кертелгән. Мәчет Ленин урамы, 117нче йорт адресы буенча урнашкан.

 

 

Зәйнулла Рәсүлев исемендәге мәчет – Троицкида борынгы, бүген дә үз максатларында кулланылучы мәчетләрнең икенчесе. Ул 1863-1864 елларда татар сәүдәгәре Гайсә Яушев акчасына салына. Имам булып аталы-уллы Рахманкуловлар торган. 1930-1944 елларда мәчет клуб һәм театр бинасы вазифасын үти. 1943 елда манарасы киселә. 1944 елда мөселманнарга кире тапшырыла. 1988-2002 елларда төзекләндерү эшләре алып барылса да, манарасы әле һаман да куелмаган. 2008 елдан мәчет Зәйнулла Рәсүлев исемен йөртә. Ул тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертелгән. Мәчет Октябрь урамы, 122нче йорт адресы буенча урнашкан.

 

Уфа шәһәренең Тукай мәчете – 1830 елда Уфа сәүдәгәре Мөкмин Таһиров акчасына салына. Мәчет архитектурасы гадилеге белән аерыла. Бина таш, бер манаралы була. Берничә тапкыр үзгәртелеп төзелгән. Мәчеттә имам булып 40 елдан артык Шәрәфетдин Сөләйманов эшләгән. Аның территориясендә “Госмания” мәдрәсәсе була. XX гасыр башына монда укырга килүчеләр саны 920 кеше исәпләнә. Совет чорында да мәчет үз эшен башкара, ябылмый. 1960-1994 елларда Уфада бердәнбер мәчет булып санала. 1990 елдан аның каршында кабат мәдрәсә эшли башлый. Мәчет Тукай урамы, 48нче йорт адресы буенча урнашкан.

 

 

Чита шәһәрендә Җәмигъ мәчете 1907 елда шәһәрнең татар бистәсендә, архитектор Пономарев проекты буенча төзелә. Гасыр башында Читада зур һәм бай мөселман җәмгыяте яшәгән. 1904-1907 елларда уртак көч белән мәчет төзелеп чыга. Бу Читаның иң яхшы биналарының берсе. Кызыл кирпечтән төзелгән ике катлы бинага, татар мәчетләренә хас итеп, түбә өстенә манара куела. Төп бинаның кәрнизе һәм манара, михраб өлеше дугалы арка белән бизәлгән. Мәчеттә рус-татар мәктәбе эшләгән. СССР вакытында бу бина тулай торак буларак файдаланылган. Бөек Ватан сугышы чорында бөтенләй эшләми торган. 1992 елдан Читаның мөселманнар җәмгыятенә тапшырыла. Бүгенге көндә аның каршында татар телен өйрәтү мәктәбе эшли, намаз уку өчен ачык. 1993 елдан тарихи һәйкәлләр исемлегенә кергән. Чита мәчете – Байкал аръягында мөселман архитектурасы үрнәге булып сакланып калган бердәнбер мәчет. Мәчет бинасы Анохин урамы, 3а адресы буенча урнашкан.

 

 

Казанның Галиев мәчете (Бишенче җәмигъ мәчет, Муса бай мәчете) шәһәрдәге тарихи мәчетләрнең берсе, татар архитектурасы үрнәге. Мәчет 1798–1801 елларда Казан сәүдәгәре Муса Мәмәшев акчасына төзелә. Элекке Печән базарыннан ерак түгел урнашкан. Ике катлы, ике заллы мәчет. Исемен шунда эшләгән имам Галимҗан Галиев хөрмәтенә алган. Ул бик дини, белемле педагог,  җәмәгать эшлеклесе, мәчет каршында эшләүче “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен җитәкләүчеләрнең берсе була. Архитектурасы башлангыч классицизм юнәлешендә. 1882-1897 елларда сәүдәгәр И.Уразаев, М.Галиев һәм И.Иманкуловлар акчасына мәчет төньяк һәм көньяктан киңәйтелә, бизәлеше соңгы классицизм юнәлешенә әйләнә.

 

1930 елларда мәчетнең манарасы сүтелә, мәчет кунакханә булып кулланыла башлый. 1992 елдан янә дини максатларда эшли. Галиев мәчете Тукай урамы, 40нчы йортта урнашкан.

 

2015 елның 22 декабрендә Галиев мәчете, төзекләндерүдән соң, яңартылган кыяфәттә тәкъдим ителде. Галиев мәчете комплексында Татарстан мөфтие резиденциясе урнашкан.

 

 

Казанның Мәрҗани мәчете (элек Беренче җәмигъ, Әфәнде, Юныс мәчете) – ХVIII–ХIХ гасыр татар-мөселман архитектурасының иң гүзәл истәлекләреннән берсе. Әби патшаның шәхси рөхсәте белән 1766–1770 елларда мәхәллә кешеләре акчасына салына. 1861елда  Ибраһим Юнысов тырышлыгы белән мәчет тирәли кирпеч койма ясала, бинаның төньяк өлешенә баскычлы янкорма төзелә, бина үзе дә азрак (чама белән бер тәрәзә озынлыгында) фасады буенча «үсә». Бинасы ике катлы. Мәчетнең беренче каты төрле хуҗалык эшләре өчен көйләнгән, икенчедә исә анфилад рәвешендә гыйбадәт кылу заллары урнашкан. Мәчетнең эчке биналары гөмбәзле түшәм белән капланган. Икенче кат гөмбәзләре алтын йөгертелгән үсемлекләр орнаменты һәм әвәләп ясау сәнгате (лепнина) үрнәкләре белән бизәлгән. Аларда барокко декоры белән татар декоратив-кулланма сәнгате алымнары күренә. Диварларда әвәләп ясалган бизәкләр зәңгәр, яшел һәм алтын төсләргә буялган.

 

1850–1889 елларда бу мәчеттә имам-хатыйб булып күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, педагог, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани эшли. 

 

Хәзер дә биредә мөселманнар өчен файдалы чаралар: никах мәҗлесләре, җыелышлар, дини чаралар уза. Мәчет шәһәрнең мөһим, тарихи урыннарының берсе. Шуңа да монда туристлар еш була. Ул Каюм Насыйри урамы, 17нче йорт адресы буенча урнашкан.

 

 

Казанның Апанай мәчете (Икенче җәмигъ, Байлар, Тау тишеге) – татар дини архитектурасы һәйкәле. Казандагы бу бинада урыс бароккосы һәм татар декоратив сәнгате элементлары бар. Архитекторы билгесез. Апанай мәчете Иске Татар бистәсендә урнашкан. Ул татар сәүдәгәре Якуп Солтангалиев ярдәме белән 1768–1771 елларда төзелә. Беренче вакытта мәчет бер заллы, сигез кырлы манаралы була. 1872 елда архитектор П.И.Романов проекты буенча, мәчеткә төньяктан ике катлы өстәмә бина кушыла, ул беренчел бина белән бер үк стильдә төзелә. 1882 елда мәчет тирәсендә кирпечтән койма эшләнә. Совет чорында манара, мәчет залларының гөмбәзләре җимерелә, ә эчке як өч этажга бүленә. Декоратив элементларның күбесе юк ителә. Бинада балалар бакчасы урнаштырыла. 1995 елда ул  «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә тапшырыла, төзекләндерү эше башлана. Бүгенге көндә манара һәм эчке бүленеш төзәтелгән.

 

«Апанай» дигән исем мәчет мәхәлләсендә Апанаевлар – атаклы татар сәүдәгәрләре яшәгәнгә бәйле, чөнки нәкъ шул меценатлар озак вакыт аны карап торганнар. Икенче исем — «Байлар» да Апанаевлардан килә. «Тау тишeге» исеме исә калкулыклы рельеф һәм җимерелүче ярның якын булуына бәйле.

 

 

Борнай мәчете (элек Өченче Җәмигъ мәчете) – Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан иң борынгы мәчетләрнең берсе. 1872 елда архитектор П.И.Романов проекты буенча, татар сәүдәгәре Мөхәммәтсадыйк Корбангали улы Борнаев акчасына төзелә. Үз исемен дә шуннан ала. Бизәлеше  милли романтик эклектика стилендә. Манарасы Ф.Н.Малиновский һәм Л.К.Хрощонович проекты буенча төзелгән. Ике зур сугыш, совет чорын кичерсә дә бина үзенең беренчел төсмерен югалтмаган. Ул беркатлы, бер заллы һәм манаралы кирпеч бина. Мәчет 1930-1994 елларда эшләми тора. Бүгенге көндә үз максатларында файдаланыла. Борнай мәчете Әхтәмов урамы, 7 йорт адресы буенча урнашкан.

 

 

Зәңгәр мәчет — Казанның Иске татар бистәсендә урнашкан тарихи мәчет. Андый атама мәчеткә диварларның төсенә карап бирелгән. 1815-1819 елларда Казан сәүдәгәре Әхмәт Аитов-Заманов акчасына төзелә. Гыйбадәтханә архитектураның классицизм юнәлешенә карый. Архитекторы билгесез. Бина ике катлы, ике заллы. Түбәсендә өч яруслы манара урнашкан.

 

1864 елда Казан сәүдәгәре Г.Мостәкыймов үзенең җирен бүлеп биреп, мәчетне киңәйтә. 1907 елда сәүдәгәр Г.Ишмуратов акчаларына михраб өлеше киңәйтелә. 1932 елда мәчет ябыла, 1930 елларда манара сүтелә. Совет чорында мәчет яшәү урыны булып кулланылган. 1993 елдан мәчет торгызыла, тәзәтү эшләре башкарыла. 2009 елда аның манарасы кире кайтарыла. Бина Россиянең тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертелгән. Мәчет Фатих Кәрим урамы, 19нчы йорт адресы буенча эшли.

 

 

Әҗем мәчете (элек Алтынчы җәмигъ, Завод мәчете) – Казан мәчетләренең «йөзек кашы» — Фәткуллин урамы, 15нче йорт адресы буенча урнашкан. Бүгенге көндә бу корылма шәһәр силуэтының бер күрке, казанлыларның тарихи горурлыгы булып тора. Әҗем мәчете архитектура буенча Казанда иң матур гыйбадәтханәләрдән берсе булып санала. Мәчетнең нигезен 1810 елда хаҗи Гаделмәҗид бине Әбүбәкер сала. Ул манарасыз гына бер агач мәчет җиткереп чыга. 1851 елда Әҗемовлар аның урынына агач, инде манаралы мәчет салдыра. Мортаза бине Мостафа Әҗемов 1886 елда, тирә-яктагы күп кенә йортларны сүттереп, киңәйтелгән яңа мәйданга зур һәм төзек итеп таш мәчет салдыруга керешә. Мәчетнең идәне һәм түшәме эшләнеп беткәч кенә Мортаза Әҗемов каты авырып вафат була. Мәчетне бер-ике ел эчендә Мортазаның варислары тәмам итә. Мәчет каршында революцияга кадәр «Әҗем мәдрәсәсе» эшләп килгән (бинасы хәзер дә мәчет янәшәсендә). 1900 елда мәдрәсәдә 84 кеше укыганлыгы мәгълум. Мәчет 1930 ел ахырында Үзәк Башкарма Комитеты карары белән ябыла. Берара ул тулай торак максатында файдаланыла. 1989 елда мөселманнарга кире кайтарыла. 2016-2017 елларда  ремонт-төзәтү эшләре башкарылган.

 

 

Нурулла мәчете (элек Җиденче җәмигъ мәчете, Печән базары мәчете, Юныс мәчете) — 1845–1849 елларда архитектор А.К.Ломан проекты буенча сәүдәгәр Гобәйдулла Мөхәммәтрәхим улы Юнысовның улларына васыять итеп калдырган акчасына Казанда төзелгән.

 

1890–1908 елларда биредә танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Габдулла Габделкәрим улы Апанаев имам-хатыйб вазифасын башкарган. 1929 елда Татарстан Республикасының Үзәк Башкарма Комитеты карары белән мәчет ябыла, манарасы җимерелә. 1990 елда мәхәллә кешеләренә кире кайтарыла һәм хәзерге атамасын ала. 1990–1995 елларда мәчет архитектор Рафыйк Билялов проекты буенча төзекләндерелә.

 

Мәчет композициясендә милли-романтик юнәлешендәге эклектика стиле күзәтелә. Ул бина янында манарасы җирдән күтәрелгән беренче мәчет. Мәчет Мәскәү урамы, 74нче йортта урнашкан.

 

 

Казанда Иске-Таш мәчетнең, тарихи һәйкәл булудан тыш, тагын бер әһәмиятле ягы бар. Күптәнге ышануларга карасаң, мәчет Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклаганда шәһид киткән каберләр өстенә салынган. Кабер өстендә зур иске таш куелган була. Бу таш сакланып калган һәм мәчет янәшәсенә урнаштырылган. Мәчетнең исеме дә шуннан килә. Иске-Таш мәчете 1802 елда Казан сәүдәгәре Габдулла Үтәмешев акчасына салынган. Бина традицион татар стилендә – түбәгә манара куелып эшләнгән. Өч яруслы төз манара Идел буе Болгар һәм Касыйм ханлыкларында урнашкан борынгы манараларны хәтерләтә. Бина 2 катлы, 2 намаз уку бүлмәсе бар. Бу мәчет төзелү белән Иске Татар бистәсенең җәмгыяви үзәгенә әверелә. XIX гасырда анда Әмирханнар гаиләсе ир-атлары имамлык итә. Мәчет белән рәттән аларның өе булган. Биредә язучы Фатих Әмирхан да яшәгән. 1930 елда мәчет ябыла, бинасы озак еллар мәктәп рәвешендә кулланыла. 1994 елда мәчетне мөселманнарга тапшыралар. Ул Мәҗит Гафури урамы, 34А йортында 1 корпуста урнашкан.

 

 

Ә сез белә идегезме? 

 

Татарларда берничә төрле мәчет булган. Алар кулланылу максатларыннан чыгып аерылган.

 

«Әль-масҗид» – мәхәллә-мәчете – мәхәлләнең үзәге булып саналган, анда көн саен 5 тапкыр намаз укылган.

 

* «Әль-җами» – җомга мәчете, биредә җомга көннәрендә бәйрәм намазы укылган. Андый мәчетләр, гадәттә җәмагать урыннарына, сәүдә йортларына якын итеп салынган.

 

* «Әль-җами әль-кабир» – шәһәрдә иң үзәк мәчет саналган. Ул үзенең зурлыгы һәм матурлыгы белән аерылып торган.

 

* Зур шәһәрләрдә «мусалла» – еллык бәйрәмнәр вакытында, халык күп җыелганда кулланыла торган шәһәр яны мәчетләре булган. Моның өчен зур урынны стена белән әйләндереп алганнар, ә аны каплау, түбә кую шарт булмаган.

 

* Моннан тыш башка төрле махсуслашкан мәчетләр эшләгән: мәчет-ханака, мәрхүмне искә алу өчен файдаланылучы мәчетләр һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар