Мөнәсәбәтләр
Танылган шәхесләр, кызыклы фактлар...
Тыңла сүземне: урлатсаң – төрмә көтә!
Французларның философ язучысы Дени Дидро тормышта таркау һәм гамьсез кеше була. Еш кына аның кулъязмаларын урлап бастыралар да кыйммәт бәягә сатып җибәрәләр. Кулъязмаларның цензура тарафыннан тыелганнары да була. Дидроны хакимияттәгеләр белән күңелсез сөйләшүләр көтә. Андый чакларда ул һәрчак тыелган әсәрне үзе бастырмаганын, кулъязмасын урлап китүләрен әйтеп аклана...
Бер дәрәҗәле кеше Дидроны тыңлап-тыңлап тора да, сүгеп ташлый һәм катгый итеп кисәтә:
– Дидро әфәнде, моннан соң беркайчан да урлатып йөрмәгез! Ишеттегезме, беркайчан да!
Югарыга юл ачылсын өчен... бераз ярлы булыгыз
Искиткеч бай күренекле бер вельможа көннәрдән бер көнне опера яза һәм аны шундук атаклы немец композиторы Христофор Виллибальд Глюкка күрсәтергә ашыга. Ул композитордан мактау сүзләре ишетергә хыяллана.
Глюк исә мондый фикер әйтә:
– Партитура белән танышкач, опера ярыйсы гына тоелды. Ләкин, ышаныгыз, чынлап та ул камил сәнгать әсәре булсын өчен, ярлы булуыгыз җитми, – ди.
Ике генә сүз әйтү дә җитә: ипиен дә, утынын да бирәләр!
Бер чак француз кардиналы, соңрак Франциянең беренче министры булган Джулио Мазарини кабинетына шыпырт кына бер теләнче килеп керә. Ашыгыч эшләр белән мәшгуль Мазарини тыңлап та тормыйча шундук кырт кисә:
– Вакытым юк, нәрсә борчыганын ике генә сүз белән әйтегез! – ди.
Соранып керүче шундук үрә катып:
– Ачлык! Суык! – ди.
Кардинал исә сәркатибенә ике генә сүз яздыра:
– Ипи, утын бирергә!
Текә ярдан очкан генерал батырдыр, әлбәттә...
1799 елда Сен-Готардода сугышлар барышында рус сугышчылары, текә кыя янында тукталып, каушап кала. Генерал Михаил Андреевич Милорадович солдатларга кычкыра:
– Карагыз, лачыннар, дошман солдатлары сезнең генералны ничек кулга ала!
Һәм шундый сүзләр белән түбәнгә тәгәри. Солдатлар генераллары үрнәгендә текә ярдан аска сикерә-тәгәри башлый.
фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк