Язманың исемен укуга үзегезнең гаиләдә соңгы вакытта чыккан тавышны искә төшердегезме?
Хәзер, артка борылып карагач, аның шулкадәр юктан гына – тигез җирдә чыгуын да аңладыгызмы? Ә гаиләдә тавыш кайвакыт әнә шулай күзгә күренмәгән нәрсәдән гынә чыга да, зурая-зурая кар тавына ук әйләнә. Этеп, тәгәрәтеп булмаслык... Ярый ла бер көн килеп икегезне дә басып китмәсә. Андый очраклар да адым саен бит.
Ир белән хатын арасында тавыш нәрсәдән чыга, аның сәбәбе нәрсә? Һәм аларны зурга җибәрмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Блогер, дүрт бала әнисе Гүзәл САДЫЙКОВА менә нәрсә ди:
– Өйдә тавыш иң беренче очракта, беләсезме, нәрсәдән чыга? Аралаша белмәүдән!
Бер көнне ирем белән Казанга кунакка барырга җыенабыз. Ирем ишегалдына чыгып китте, машинаны карый торам дип. Ә мин яшь бала белән өйдә җыенып калдым.
Күпмедер вакыт узгач, ирем кире керде һәм:
– Сез һаман әзер түгелмени әле? Без соң бүген кунакка бармыйбызмени инде? – диде.
Менә шул вакытта ул:
– Бәгырькәем, вакыт тар, тизрәк җыенып чыгып китәр өчен, әйдә, мин сиңа ничек ярдәм итә алам? – дисә, әңгәмә бөтенләй икенче юнәлеш алыр иде.
Тагын бер мисал.
Беркөнне йоклар алдыннан ирем миңа:
– Бу савыт-сабаны җыеп ят, алайса син аны һаман миңа калдырасың, – диде.
Һәм мин кабынып киттем инде! Автоматтан аткан кебек тездем генә!
Шунда мин аңа:
– Бәгырькәем, рәхмәт сиңа! Миңа синең бу ярдәмең шулкадәр хуш килә! Алтыным-бәгырькәем, син булмасаң, әллә кайчан себер китә идем инде, – дисәм, бу әңгәмә дә икенче юнәлеш алыр иде.
Шуңа күрә, җәмәгать, сөйләшергә өйрәнегез! Бәхетле буласыгыз килсә, иң беренче чиратта сөйләшергә өйрәнегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк