Логотип
Мөнәсәбәтләр

Мөнәсәбәтләрегезнең чыннан да нык булуын күрсәтүче 6 билге

Мәхәббәт шатлык гына китерми, рухландырып кына калмый, ул шулай ук тырышлык, сабырлык һәм үзара аңлашу да таләп итә. Һәр пар мөнәсәбәтләрнең төрле этапларын уза, һәм кайчак партнерлар арасындагы бәйләнешнең никадәр нык булуын аңлау җиңел дә түгел.


Психологлар әйтүенчә, нык һәм тотрыклы мөнәсәбәтләргә хас булган кайбер билгеләр бар. Әгәр сез аларны икегез арасында күрәсез икән, бу үзегез һәм партнерыгыз өчен сөенергә җитди сәбәп дигән сүз.
Инде шул билгеләргә күчик.

Бер-берегез янында үзегез булып кала аласыз
Нык мөнәсәбәтләрнең иң мөһим билгеләренең берсе – үзеңне аның янында тыныч хис итү. Кеше үзен гаепләмәячәкләрен, тәнкыйтьләмәячәкләрен яки көлмәячәкләрен белгәндә, үз хис-кичерешләре белән уртаклашу аңа күпкә җиңеләя.
Сүз җитди сөйләшүләр турында гына бармый. Бу вак-төякләрдә дә чагыла: үз куркуларың, хыялларың, икеләнүләрең турында сөйләү, йә булмаса көнеңнең ничек узуы белән уртаклашу мөмкинлеге. Ир белән хатын арасында ихласлык һәм ышаныч никадәр күбрәк булса, эмоциональ бәйләнеш тә шулкадәр ныгый.
Шулай ук кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәте дә әһәмиятле. Игътибар, ярдәм һәм кызыксыну мөнәсәбәтләрне ныгыта, ә битарафлык яки даими кимсетү, киресенчә, аларны әкренләп ерагайта.

Аралашу – мөнәсәбәтләрнең мөһим өлеше булып кала
Нык мөнәсәбәтләрне аралашудан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Әмма монда бер-береңә җиткергән хәбәрләрнең яки шалтыратуларның саны түгел, ә аралашуның сыйфаты мөһим.
Партнерлар бер-берсенең хәлләре белән кызыксына, мөһим вакыйгалар турында сөйләшә, фикерләре һәм хисләре белән уртаклаша. Хәтта мәшәкатьләре күп булса да, алар аралашырга вакыт таба һәм бер-берсенең тормышында катнашырга тырыша.
Кеше үзен тыңлауларын һәм аңлауларын тойганда, ышаныч һәм эмоциональ якынлык тагын да көчәя.

Каршылыклар мөнәсәбәтләрне җимерми
Күпләр бәхетле парлар беркайчан да бәхәсләшми дип саный. Чынлыкта исә фикер каршылыклары һәркемдә диярлек була. Иң мөһиме – конфликтның үзе түгел, ә аны ничек хәл итү.
Нык мөнәсәбәтләрдә партнерлар бер-берсен гаепләү урынына проблеманы уртага салып сөйләшергә тырыша. Алар гаеплене түгел, ә чишелешне эзли. Хәтта кызу бәхәстән соң да сөйләшүне дәвам итәргә һәм килеп туган хәлне аңларга әзер булалар.
Мондый караш үпкәләрне эчкә җыймаска һәм иске конфликтларны яңа хәлләргә күчермәскә ярдәм итә.

Бер-берегезнең хәленә керә беләсез
Эмпатия якын мөнәсәбәтләрдә бик зур роль уйный. Ул, фикерләрегез туры килмәсә дә, ирегезнең (хатыныгызның) хисләрен аңларга мөмкинлек бирә.
Икенче кешене тыңлый белү һәм аның кичерешләрен аңларга тырышу конфликтларны җиңелрәк хәл итәргә ярдәм итә һәм үзара ышанычны ныгыта.
Ир дә, хатын да үз хисләренең аңа да мөһим булуын һәм аңлашылуын тойганда, мөнәсәбәтләр тагын да тотрыклырак һәм гармониялерәк була.

Җитди мизгелләрдә генә түгел, көндәлек тормышта да бергә рәхәт
Аралары нык булган парларны уртак максатлар һәм җаваплылык кына түгел, ә бергә вакыт үткәрүдән рәхәтлек ала белү дә берләштерә.
Бергә көлү, күңелле хатирәләр, икегезгә генә аңлашыла торган шаяртулар һәм кечкенә гадәтләр үзенчәлекле якынлык атмосферасы тудыра. Мондый мизгелләр авырлыкларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә һәм кешеләрнең ни өчен кайчандыр бер-берсен сайлауларын искә төшерә.
Юмор хисе барлык проблемаларны да хәл итми, әмма мөнәсәбәтләрне җылырак һәм уңайлырак итә.

Бер-берегезне үзгәртергә тырышмыйча кабул итәсез
Һәр кеше үсә һәм үзгәрә. Әмма нык мөнәсәбәтләр партнерны үз көткәннәреңә туры китерергә тырышуга түгел, ә аны кабул итүгә нигезләнә.
Үсешкә ярдәм итү белән кешене даими рәвештә «үзгәртергә» тырышу – болар икесе ике әйбер. Мөнәсәбәтләре нык парлар бер-берсенең холык үзенчәлекләрен кабул итә, аермалыкларын хөрмәт итә һәм тормышта берәүнең дә камил булмавын аңлый.
Нәкъ менә шушы кабул итү хисе мөнәсәбәтләргә ышанычлылык өсти һәм иргә (хатынга) үзләрен ничек бар, шулай яраталар дип тоярга ярдәм итә.

Нык мөнәсәбәтләр көн саен кабатлана торган кечкенә нәрсәләрдән – ышанычтан, хөрмәттән, ярдәмнән, сөйләшә белүдән һәм авырлыкларны бергәләп җиңеп чыгудан төзелә. Һәр пар үзенчә уникаль булса да, нәкъ менә шушы сыйфатлар еш кына озын һәм бәхетле мөнәсәбәтләрнең ныклы нигезенә әверелә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар