Логотип
Мәхәббәт

Мөнәсәбәтләр: ирләр нинди хатын-кызлардан курка? 

Ир-атларда соклану тудырырга телибез икән, нинди хаталардан качарга соң? 

 

 Без, хатын-кызлар, төрлебез төрле. Кәефебез һава торышына, кигән киемебезгә, булган вакыйгаларга, хәтта чәчебез ничек ятуына карап үзгәрергә мөмкин. Ир-атларга ошар өчен образ үзгәртәбез, камилләшәбез, елмаерга тырышабыз. Ләкин кайбер сыйфатларыбыз ирләрне бездән этәрә, мөнәсәбәтләр кору теләкләрен бөтенләй юк итә. Ир-атларда соклану тудырырга телибез икән, нинди хаталардан качарга соң? 

 

Тышкы кыфәтеңә игътибар бирмәү 

 Тавышына, холкына карыйбыз дисәләр дә, ир-атлар иң элек хатын-кызның тышкы кыяфәтенә карап фикер йөртә һәм бу – факт. Әгәр аңа гүзәл затның тышкы кыяфәте ошамый икән, эчке матурлыгын эзләве икеле инде. Ир-атлар хатын-кызларның шапшаклыгын бервакытта да гафу итми. Үз-үзеңне карау – ул эш, мәҗбүри үтәлә торган ритуал булырга тиеш.  Һәрвакыт пөхтә итеп йөрергә өйрәнегез.  

Үзеңне түбән бәяләү 

Әгәр хатын-кыз мин иң яхшыга лаек түгел дигән программа белән яши икән, моны ир-атлар бик тиз төшенә. Үзеңә ышаныч булмау сексуальлекне үтерә. Потенциал кияүләр бары тик үзенә йомылган хатын-кызны гына күрәчәк. Алар үзен бәяли белмәгәннәрне яулап интекмәячәкләр дә. Сез бәхетле булырга лаек. Ышаныгыз! Үзегезгә булган ышанычны күрсәтергә оялмагыз, сексуаль потенциалыгызны ачыгыз. Ир кешеләргә күзе янып торган,  хисчән жестлы, моңсу тавышлы хатын-кызлар ошый.  

Сексуальлелегезне сиздермәгез 

Ир-атларга хатын-кызлардагы сексуальлек ошый, тик аны артык ачык итеп күрсәтәләр икән, ир-атны ул этәрә генә. Һәрвакыт сикереп чыгып, үзен күрсәтергә тырышкан хатын-кызлар ирләрнең ачуын гына китерә, аптырашта да калдыра. Андый кызлар белән мөнәсәбәт корырга теләми, чөнки аларны гаилә учагы саклаучы кеше итеп күрми. Сексуаль агрессивлык һәм артык уйнаклау хатын-кыз көткән нәтиҗә түгел, ә бәлки кире эффект бирәңдер. Ир-атлар  үзләренә ау барганын аңлый һәм кармакка эләкмәскә тырыша. Алар үзләрен штурмлаганны, гомумән, яратмый. Ир-атлар – аучы, бу инде табигатьтән салынган канун. Акыллы ир-ат һәркем белән гыйшык уйнаган хатын-кызга белән җитди карамый.  

Артык салкын булу да – мөнәсәбәтләргә киртә 

 Хатын-кыз эчтән бик дәртле, ләкин үзен мөнәсәбәтләрдә салкын  итеп тотарга  мөмкин. Кагыйдә буларак, бу гүзәл затларның үз-үзен ир-ат кебек тотуы, дорфалыгы, тупас кыланмышлары аша чагыла. Ир кеше ошый икән, симпатиягезне йомшак итеп, читләтеп кенә күрсәтергә тырышыгыз. Назлы һәм хисчән булыгыз – җаваплы мөнәсәбәт алырсыз.  

Начар гадәтләр сәламәтлеккә зыянлы 

Бу хакта гүзәл затлар белә, тик һаман да аракыга үрелә, тәмәке тартуын дәвам итә. Сәламәтлеген кайгыртмаган хатын-кызларны ир-атлар читләтеп узарга тырыша. Алар бит булачак балаларына ана эзли. Ни дисәләр дә, акыллы ир-атларга чисталык һәм сафлык бөркелеп торган гүзәл затлар якын.  

Бәйләнчек булмагыз  

 Ир-атларга бертуктаусыз шалтыраткан, хәбәр язган һәм бик күп сораулар биргән ханымнарны өнәп бетермиләр. Бу аларга контрольлек итәргә, кысаларга кертергә тырышу кебек тоела. Шуңа күрә андыйлар белән алар мөнәсәбәтләрне тизрәк өзәргә тырыша. Нишләвен белергә бик теләсәгез дә, түзегез, аңа шалтыратырга ашыкмагыз. Андый ашкынуларыгызны контрольгә алырга тырышыгыз – шул вакытта яраткан кешегез үзе үк сезнең белән кызыксына башлар.  

Җитди мөнәсәбәтләр: жәлләтмәгез 

Кайбер хатын-кызлар  кызгандырам да, ир-атны янымда калдырам дип саный. Ләкин болай уйлау зур хата. Кызгандыру – җитди мөнәсәбәтләр өчен начар мотивация. Ир-ат үзен гаепле итеп хис итә, зур җаваплылык аны алҗыта башлый. Күпмедер вакыттан соң, ул мондый мөнәсәбәтләрдән туя. Яраткан кешегезгә: «син минем тормыш мәгънәм», «кояшым» дип әйтү бигүк дөрес түгел. Минут саен мәхәббәт аңлату да – хата. Үзенең бар игътибарын сезгә юнәлтмәсә дә, үпкәләмәгез. Эмоцияләрегезне йөгәнләргә өйрәнегез. Сезнең бәхетле булуыгыз бары тик бер кешегә бәйле булырга тиеш түгел. Шулай икән, хатын-кыз мөлаемлылыгы югала.  

Шик-шөбһәләргә бирелү 

Ул көнгә берничә тапкыр: «ә син мине яратасыңмы?», «ә мин сиңа кирәкме?» һәм башка шундый сораулар бирү ирләрнең ачуын китерә. Мондый шикләнүләр аның ачуын чыгара, ә бәлки анда җитешсезлекләр күптер, мин күрмим генәдер дигән уйлар уйлый башлый. Матур мөнәсәбәтләрне үз күңелегездә тәртип урнаштырганда һәм үз-үзегезгә ышанганда гына корып була.  

Ирләр белән аралаша белмәү 

Күпчелек гүзәл затлар аралашу вакытында бөтен игътибарны үз ягына тартырга тырыша. Алар үзе хакында гына сөйли, ирне тыңламый. Аның эмоцияләре, фикере, хисләре барлыгы турында оныта. Ә ир-атлар мәнфәгатьләрен бәяли белгән гүзәл затлар белән җитди мөнәсәбәт корырга тыраша.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар