Кунакка барабыз!

Сине кунакка чакырдылар
«Тагын кемнәр килә?» — дип сорама. Әйе, син ошатмаган кешеләр була ала анда. Зинһар, кунакта бу беленмәсен. Ул кеше белән исәнләшмәсәң, өй хуҗаларын хөрмәт итмисең булып чыга.Швециядә
Кунакка чакырганнар икән, димәк, сине бик хөрмәт итәләр. Теләсә кемне өйгә чакырмыйлар.
Кытайда
Күчтәнәчкә балык алып килсәң, бик сөенәләр. Балык байлык китерә бит!
Австралиядә
Алекс: «Дуслар күңел ачарга дип, өйләренә чакырдылар. Башта мин шаккаттым — кайда монда тәмле ризыклы өстәл?! Әсәре дә юк! Аннары аларның чиратлары килде шаккатырга — мин үз-үземне сыйларга берни алып килмәгәнмен икән!»
Сөйләшеп куйыйк: кунакка соңга калу — итагатьсезлек (ярар инде, 15 минутка соңга калу рөхсәт ителә). Билгеләнгән сәгатьтән алда килү — тагын да зуррак әдәпсезлек: син килдең, ә хуҗалар әле өстәлләр куеп, ашларын кайгыртып йөри…
Бүләк мәсьәләсе
Хуҗаның туган көне түгел. Бүләк кирәк микән дип аптырыйсыңдыр. Булмаса да ярый, алай да, балаларга күчтәнәч яисә чәйгә берәр нәрсә алып барсаң, хуҗаларны сөендерерсең.
Япониядә
Бүләгеңне тапшырганда тыйнак бул, болайрак дисәң була: «Бәлки, сезгә ошамас та…», «Кечкенә генә булган бүләгемне кабул итсәгезче…» Эреп китәләр инде!
әлегә кайнар ризык ашыйсың килми икән, хуҗабикәгә: «Соңрак ашармын», — димә, ризыкны синең өчен генә җылытып йөрмәс бит инде, әйеме?
Кунакта
ЯпониядәДөгене таякчыклар белән ашыйсың икән, шуны онытма: таякчыкларны дөгегә кадап калдырырга ярамый — кешене соңгы юлга озатканда гына «аның өчен» әзерләнгән табакка таякчыкларны шулай төртеп кую гадәте бар. Таякчыклар белән кешегә дә ишарәләмә!
Берләшкән Гарәп әмирлекләрендә Гадәттә, кул белән ашыйлар. Кунаклар килгәч, чәнечке-кашык та куялар.
Диетада булуың сөйләшү темасына әйләнмәсә дә бик хуп. әйтмә моның турында. Игътибар җәлеп итмичә генә кечерәк порция бирүләрен үтен. Теге яки бу ризыкны яратмавың турында да бөтен өстәлгә җиткерү кирәкми.
Кытайда
Башта кунакларның иң өлкәненә иеләләр, аннары гына — башкаларына. Шундый ук чиратта чәй ясыйлар. Чәйнекнең борыны кунакларның берсенә дә карамаска тиеш! Әгәр дә карый икән, димәк, ху-җалар ул кешегә ышанмыйлар…
Көнчыгышта
Ризык хөрмәт ителә. Ризык китерелүгә өстәл артындагы сөйләшү әкренләп тына.
Берәр ризыкны мактасаң да була. Ничек әзерләнгәне белән кызыксыну — зур комплимент. әмма хуҗабикә бик теләп җавап бирмәсә, аптыратма, бу аның «үзенеке генә» итәсе килгән ризык булырга мөмкин.
Кытай һәм Кореяда
Ризык кисәкләрен идәнгә төшерү, соусны ялгыш күршеләреңә сиптерү, чапылдап ашау — нормада. өстәлдәге ашъяулык пычранып бетсә, пешекченең башы түбәгә тияр — әзерләгән ризыклары сиңа бик ошаган!!! (Япониядә үзеңне алай тота күрмә.)
Сине төшке аштан соң кофе эчәргә дәштеләр, ди. Онытма: хуҗаларның кичкә үз планнары булырга мөмкин. Кичке аш вакытына табарак, кайтам дип, талпынып кара. Аларга кушылу-ыңны тәкъдим итәләр икән, моны кабул итә аласың.
Юк икән, саубуллашасың. үпкәли күрмә тагын, бары да дөрес: хәтереңдәме, сине кофега чакырдылар.
Голландиядә
Кунакка чакырганнар икән, димәк, сине бик якын күрәләр! Аден: «Мине дә шулай якын күрделәр — кофе эчәргә чакырдылар. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырганда кичке ашка үз гаиләләре белән генә җыелачак-лары турында нәзакәтле итеп әйтеп куйдылар. Чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Мин шаккаттым, ә алар өчен бу бик гадәти икән…»
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә
Диванда, кәнәфидә утырганда аяк табаныңны күрсәтә күрмә — дошманга әйләнерсең!
Син вазаны төшереп җибәрдең… Хуҗаларга акча тәкъдим итмә. Гафу үтен дә башка ваза алып бирәчәгеңне әйт. (Соңыннан вәгъдәңне онытма тагын!) Бозылган әйберне исә ремонтка дип ал. Хуҗаларның «юк-юк!» диюләренә карама.
Төркиядә
Чәй эчәргә тәкъдим итәләр икән, дөрестән дә, чәй алып килерләр. Кечкенә генә чынаякта. Кайвакытта янында печенье дә булыр-га мөмкин. «Миңа ачык чәй», — дип әйтмәсәң, куп-куе чәй эчәрсең. (Берсен эчеп бетергәч, олы хөрмәт йөзеннән, тагын берне алып килерләр.)
Телевизорга ябышма: кунак икәнсең, аралашырга кирәк. әгәр дә инде бик кызык тапшыру көтелсә, моның турында бер тапкыр гына әйтеп кара, хуҗаларда бу кызыксыну тудырмаса, әлеге тапшыру турында оныт. Карарга ризалашкан очракта, башкалар кызыксынып караганда, тапшыруның сине ялыктыруы турында чаң сугу урынсыз…
Куна калу
Куна калу планнары белән дусларыңа килү ярый торган эш түгел. (Дустың бик якын булып, ул сиңа ахирәткәчә андый рөхсәт биреп куйган булса гына ярый.) Башка шәһәрдәге танышларыңның өенә куну уе белән килгәнсең икән, ул мәсьәләне шунда ук сөйләшеп хәл итегез.Грузиядә
Кунакларны бик яраталар. Элек төнлә берәр авыл аша узып барганда, теләсә кайсы ишекне кагарга мөмкин булган. Хәзер алай ук түгел…
Гомумән, алдан шылтыратмыйча, рөхсәт алмыйча, кешенең өенә килергә ярамый. Алай да, бик мөһим эш чыгып, килүең турында әйтә алмагансың икән, кыс-ка итеп кенә гафу үтен, сүзеңне дә кыска тот. Тагын бер тапкыр гафу үтен дә кит. (Хуҗаларның елмаюларына алданма — алар нишләсен инде?) өстәл янына чакыруны кабул итмә — ризык өйдәгеләргә генә әзерләнгән булуы мөмкин.
Китүнең дә рәте бар
Англиядә
Саубуллашмыйча гына юк булу — «французча китү» дип атала.
Бөекбритания, АКШ, Италия, Франциядә
Кунакка барып кайтканнан соң, тагын бер тапкыр рәхмәт сүзләре әйтер өчен хуҗаларга шылтыраталар.
Соңгысы бик матур гадәт бит — үзебезгә дә кертәбезме?
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.