Логотип
Мөнәсәбәтләр

КОРОЛЕВАДАЙ бул!

Дистәләгән еллар буена гаиләдә булмаган урынны табу мөмкинме? Моның өчен нәрсә эшләргә? Әйдәгез, бу теманы ачыклап, үзебездә булган ресурс белән эшләп алыйк. Димәк, башладык.


 Үз кыйммәтегезне күрергә өйрәнегез
Башкалар алдында үз кыйммәтеңне күтәрү бармак шартлату белән генә килеп чыкмый, әлбәттә. Якыннарыгыз үз-үзегезне тотышыгыздагы билгеле бер үзенчәлекләргә күнгән инде, шуңа үзгәрешләргә ияләшү өчен аларга вакыт кирәк. Гаиләдәге тулы бер системаны үзгәрткәнче, үзеңне үзгәртә башласаң яхшырак. Моның өчен төрле хәлләрдә эмоцияләрегезгә игътибар итәргә өйрәнегез. Шәхси чикләрегез бозылмадымы, нигә болай килеп чыкты, башкача ничек эшләп, әйтеп булыр иде? Мондый анализ күп кенә моментларны ачыкларга ярдәм итәр. Мәсәлән, гаиләгез белән кием-салым алырга бардыгыз, ди. Якыннарыгызга кыйммәтле киемнәр аласыз, ә үзегезгә акча жәллисез, арзанрагына тукталасыз яки, гомумән, алмый кайтасыз. Ник болай эшлисез? Анализлап карагыз. Моннан соң кибеткә баргач, кирәк әйберне башта үзегезгә, аннан соң гына якыннарыгызга сайлагыз. Алдан ук хәл итеп куегыз: нәрсәне һәм ничек үзгәртергә телисез Ирегез, балалар хезмәтегезне күрми һәм бәяләми икән, ситуацияне үзгәртүне күзәтүдән башлагыз: бәяләмәүләре ничек күренә, моны ничек үзгәртергә телисез?


 Эшегезне күрсәтергә өйрәнегез
Мәсәлән, ашарга әзерләү өчен күпме вакыт сарыф иткәнегезне сүз уңаеннан гына әйтергә була. «Күрегез әле, нинди тәмле кичке аш әзерләде әниегез, моңа аның дүрт сәгать вакыты китте. Әниегезгә рәхмәт әйтергә онытмагыз», – дип, балаларга әйтү авыр түгел, алар өчен кызыклы факт та әле ул. Соңрак әкрен генә эшләрне дә бүлә башлагыз. Балагыз, ашыйсы килә, дип әйтсә: «Әйдә әле, ярдәм ит миңа, икәү тизрәк булдырабыз», – дип, аны да кул арасына алыгыз. Шул очракта гына хезмәтегезне башкаларның да күрүенә ирешерсез. Әлбәттә, якыннарыбызның безнең вакыт белән исәпләшүләрен, безне кадерләүләрен телибез. Тик төрле кеше төрлечә, һәм аларның, кызганыч, уйларны укый белү сәләте юк. Шуңа күрә үз кыйммәтебезне үзебез күрсәтергә тырышыйк. Тәкәбберлек белән түгел, ә йомшаклык белән…


 Нәтиҗәләрне өстәгез
Ирегезнең, балаларның хезмәтегезне бәяләмәүләрен күрдегез, ди. Хәтта бу хакта җайлап кына әйтә дә башладыгыз. Тик бу гына җитми әле, ситуацияне үзегез теләгәнчә үзгәртү өчен гамәлләргә дә күчәргә кирәк. Мәсәлән, балаларга уенчыкларын җыеп куярга кушасыз, ә алар тыңламый. Уенчыклар җыелмаган очракта нәрсә буласын тыныч кына аңлатасыз һәм сүзегездән кире кайт­­­мыйсыз. Кисәтү һәм җәза бирүгә караганда, бергәләп фильм карау, десерт ашау, уйнау белән кызыксындыра алсагыз яхшырак. 


 Рәхмәтле булуны көндәлек гадәткә кертегез
Үзкыйммәтеңне белдерүнең төрле формалары бар: шаяру, җиңелчә басым ясау, сорау-үтенеч...  Көндәлек тормышта, мәсәлән, кичке аш вакытында бер-берегезгә рәхмәт әйтү традициясен кертү дә һәркемнең бәясен күтәрүгә бер адым ул. 


 Тормышыгыз өчен җаваплылыкны үзегезгә алыгыз
Тормышыбыз белән идарә итүне үз дилбегәбезгә алган саен җаваплылык, вазыйфалар да арта. Шуңа күрә күп хатын-кызлар көндәлек тормыштан канәгатьсезлек тойса да, үзгәрешләргә авыр бара. Икенче рольдә булу, ир-ат күләгәсендә калу, карарлар кабул итүдә катнашмау җиңел шул. Тик бу очракта сез – агымга ияреп барган йомычка хәлендә генә. Гаиләдә хатын-кызның хокуклары күбрәк, дәрәҗәсе югарырак булырга тиеш дисәгез, җаваплылыкны күбрәк алырга туры киләчәк. Шуңа бәйле рәвештә теләкләрегезне дөрес итеп җиткерә белергә өйрәнергә кирәк булыр. Беркем дә, тылсымлы таяк биреп: «Бер селтәвегез җитә, шундук королевага әйләнәсез», димәс. Моның өчен үз хокукларын, теләкләрен, дәрәҗәсен белгән акыллы хатын булырга кирәк.


 Королева булыгыз
Королевадан көч, үз-үзенә ышаныч бөркелә, һәм аңа беркем дә каршы әйтергә базмый. Шул ук вакытта ул хатын-кыз йомшак, яхшы күңелле, нәфис, нәзакәтле булып та кала ала. Моның өчен үзеңә һәм якыннарыңа карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләргә, үзеңне ышанычлы тотарга кирәк. Ләкин ул көчле булып кылану, шулай күренергә тырышу гына булмасын инде. Үзгәрешләр вакыт, тырышлык сорый. Укыгыз, өйрәнегез, үсегез һәм матур мөнәсәбәтләр корыгыз. Үзегез хыялланганча, үзегез күзаллаганча бәхетле булырга тырышыгыз.


Зур хөрмәт һәм чиксез җылылык белән, Илүзә ӘМИНОВА, психолог-коуч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар