Логотип
Мөнәсәбәтләр

Көн дә яңача күреник

Гардеробыгыздагы яулыклар ачык төсле, кырыйлары яхшы эшкәртелгән, тигез булуы зарур. Тукыма төренең, һичшиксез, кием белән туры килүе шарт: мәсәлән, калын шарф кичке күлмәккә килешми; җиңелчә бөгәрләгәндә җыерчыкланмаска тиеш. Иң затлы тукыма – ефәк. Аны кулга алу да рәхәт, елның төрле фасылында да кулланылып була (җәй көне ул тәнне суыта, кышын – җылыта), үзенчәлекле ялтырау белән аерылып тора. Заманча ясалма тукымалардан эшләнгән яулыклар ефәктән калышмый диярлек, бәясе дә түбәнрәк. 
* иңбашларыгыз тар, аскы өлешегез, киресенчә, киң икән, диагональ буенча бөкләнгән яулыкны җилкәгә салу вариант – сезнең өчен.
* озын муенлы хатын-кызлар диагональ буенча берничә кат бөкләнгән кечкенә яулыкны муенса урынына бәйли ала.
 * муен тирәли уралган, асылынып төшкән авыр ефәк шарф гәүдәне төз, зифа күрсәтә, ягъни кыска буйлы, түгәрәк фигуралы, бил сызыгы беленмәгән һәм гәүдәнең аскы өлеше тар булган туташ-ханымнарга бик килешле.
 

«Ковбой» яулыгы

Кечкенә ефәк яулык алыгыз. (Ул калынрак тукымадан булса әйбәтрәк. Шифон туры килмәс, чөнки драпировка матурлыгы күренмәячәк.) 

1. Яулыкны сул ягы белән өскә каратып җәегез, иң уртасыннан чеметеп, зур булмаган төен бәйләгез.



2. Яулыкны, төенен эчтә калдырып, диагональ буенча урталай бөкләгез. Килеп чыккан кыек яулыкны тигезләгез. 



3. Очларын артта яки кырыйда калдырып, кечкенә уемлы жакет өстеннән бәйләп куегыз.

«Ковбой» яулыгы өске төймәсе чишелгән блуза-күлмәк белән дә бик заманча күренер. 


 

Чылбырлы яулык 



Сезгә зур яулык һәм озын чылбыр яки муенса кирәк булачак (каптырып куегыз).


1. Яулыкны турыпочмак итеп бөкләгез һәм киң тасма итеп төрегез, чылбыр белән урагыз.



2. Яулык очларын каршы яктагы чылбыр элмәгенә кертегез. (Моны блуза яки жакет кигән килеш эшләсәгез, уңайлырак булыр.)





Ефәк чәчәк



Чәчәк ясар өчен кечкенә (53х53 см) яулык һәм җитез куллар кирәк.

1. Диагональ буенча каршыдагы яулык очларын бер-берсенә бәйләгез. Тукыманың сул ягы эчтә калырга тиеш!



2. Яулыкның ике буш очын «элмәк» аша чыгарыгыз. Килеп чыккан чәчәк формасындагы төенне матур итеп тигезләгез.



3. Яулык очларын тасма итеп бөкләгез һәм муенга бәйләгез.




фотолар: Г. Хафизов.
тышлык фотосы: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар