Халык медицинасы

Астмадан алоэ бәлзәме

Бәлзәм ясау өчен ике атна су сибелмәгән алоэ яфрагы кирәк булачак. Ул киселгән яфракны су белән юарга яра­мый, фәкать коры тукыма белән тузанын гына сөртеп алы­гыз. Аннары яфракны турап пыяла банкага тутырыгыз да, өстенә тиешле күләмдә бал белән кагор шәрабы салыгыз. Барысын бергә яхшылап болгаткач, тугыз көн салкынча урында төнәтегез. Аннары яфракларны сыккалап, төнәтмәне сөзегез.
Әзер төнәтмәне беренче ике тәүлектә көнгә 3 тапкыр 1 әр аш кашыклап, аннан соң көнгә 3 тапкыр 1 әр чәй ка­шыклап эчегез.
Бәлзәм әзерләү өчен: 250 г алоэ, 0,5 л кагор, 350 г бал сорала.


Тамак авыртканда

Бер аш кашыгы алма серкәсен 1 стакан суга яисә алма согына салып, тамагыгызны чайкагыз.


Ютәлдән

Ярты стакан кайнар сөткә ярты стакан минераль су (бор­жом) яисә 1 стакан кайнар сөткә 1 чәй кашыгы бал кушып эчәргә кирәк.



Артриттан чыршы ваннасы

Яңа киселгән чыршы ботакларын кайнар сулы зур бакта томалап төнәтегез. Төнәтмә 37-38 градуска төшкәч, шуңа аяк-кулларны ты­гып, 30 минут тотыгыз. Аннары аяк-кулны йон тукымага чорнап, 1 сәгать ятып торыгыз. Әлеге процедураны 2 көн саен кабатлау зарур. Рев­матик полиартритны дәвалау курсы 5-7 проце­дура тәшкил итә.


Артриттан солы саламы

Солы саламына (200—300 г) 5 литр су салып 30 минут кайнатыгыз. Эретмә 36-37 градуска чаклы суынгач, аяк-кулларны тыгып, 20—30 минут утырыгыз. Процедура өчен 5-6 ванна зарур.


Сөялне ничек бетерергә?

Беренче ысул. Һәр көн йокы алдыннан аякны тән түзәрлек кайнар суга тыгып йомшартыгыз. Ан­нары сөял өстенә лимон кисәге куеп бәйләгез. Аеруча лимонның кибән башлысы уңай булачак. Әлеге процедураны 5-6 тапкыр кабатларга кирәк.
Икенче ысул. Суган кабыгын ике атна дәвамын­да аш серкәсенә салып тотыгыз. Һәм шул кабык­ны төнгә сөялгә бәйләгез. 3-4 процедурадан соң сөял бетәчәк.


Тынычландыргыч массаж

Массаж стресстан иң нәтиҗәле чара булып санала. Кан йөрешен яхшырту белән беррәттән, тәнгә эфир майларын да сеңдерә.
Миндаль яисә кунжут мае салынган шешәне кайнар суга утыртып җылытыгыз. Шуңа берничә тамчы эфир мае (ла­ванда, мелисса, ромашка) өстәгез. Әлеге май катнашма­сын аз-азлап, табаннан башлап бөтен тәнгә массажлап сөртегез. Мондый массажны иртән яки кичен душ алдын­нан ясау кулай. Бу процедурага нибары 10 минут вакыт җитә. Аның каравы, организмга күпме физик һәм рухи көч өстәлә.


Грипптан лимон файдалы

Гриппка каршы организмны төрлечә чыныктырып була. Мәсәлән, лимонлы май ашау да файдалы. Моның өчен 1 лимонны 1 минут кайнар суга салып тотыгыз. Аннары ка­быгы белән бергә иттарткычтан чыгарыгыз. Шуңа 100 г ат­ланмай һәм 1-2 аш кашыгы бал салып болгатыгыз. Лимон­лы майны суыткычта саклагыз һәм көндәлек кулланыгыз.


Теш сызласа...

Теш сызлавын гап-гади канәфер белән басарга мөмкин. Аны авырткан теш белән чәйнәп, уртка кысарга кирәк. 15 минуттан авырту басылыр.

фото: 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4023
    1
    45
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3971
    0
    35
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3350
    1
    30
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6026
    2
    29
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4696
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек