Мастер-классны Светлана МИФТАХОВА (Оренбург өлкәсе, Тоз-Түбә шәһәре) алып бара.
Алдан ук әйтеп куябыз: тозлы карбыз һәркемнең дә күңеленә хуш килмәскә мөмкин. Шуның өчен башта 1-2 банка гына тозлап карагыз.
Тозлау өчен карбызның «Холодок», «Икар» сортлары әйбәт.
Кирәк:
- 1 карбыз;
- шикәр комы;
- тоз;
- аш серкәсе.
Эш барышы:
- карбызның төшләрен алып, зур гына кисәкләргә бүлгәләп, стериль банкаларга тутырабыз.
- өстенә кайнар су коеп, 10 минут тотканнан соң, бушатып, суны түгәбез.
- тагын бер кат кайнар су коеп, бу юлы 4 минут тотабыз һәм кабат түгәбез.
- карбыз тутырылган 1 литрлы һәр банкага 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 20 грамм аш серкәсе салабыз һәм өстенә кайнар су коябыз.
- капкач белән ябып, әйләндереп каплап, томалап куябыз.
Тозлаган карбызны салкын урында саклыйбыз.
Комментарий юк