Хатын-кызның күңеле бик нечкә һәм бик сизгер аның: аздан да кәефе күтәрелә, юктан да дөньясы җимерелә.
Әле генә кояш кебек балкый ул, икенче мизгелдә инде баш өстенә болытлар җыела… Ир-ат бу күчешне кайвакыт аңламый, сизми дә кала. Аннан сәбәбен эзләп тилмерә... Ул сәбәпне берничек тапмый, шуңа күрә күп вакыт үзен гаепле саный. «Ни булды?» – дигән сорауга, хатын-кыз: «Син минем хакта уйламыйсың! Миңа игътибар да итмисең!» – дип җавап бирергә мөмкин.
Ни өчен хатын-кызга игътибар җитми соң?
Бу сорауга Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.
– Хөрмәтле хатын-кызлар, мин менә моны ачыктан-ачык, ир-ат буларак әйтәм: сез (күңелегездән) нәрсә уйлыйсыз, без бит аны белмибез. Сез аны безгә әйткәч кенә әзрәк-әзрәк аңлый башлыйбыз. Чөнки бит сезнең әйтү дә үзегезчә әле: башта ярты сәгать ачуланасыз – дөресен әйткәндә безнең башыбызны ашыйсыз. Иң ахырда гына: «Менә яңа театр ачылды. Анда әле бер дә булмадым», – дип әйтеп куясыз.
Без – ирләр – сезне яратабыз, һәм безнең: «Нишлим?» – дигән шушы сорауга сез (төгәл) җавап бирергә тиешсез.
Әйтик, игътибарың җитми дисез икән, артынан ук нишләргә икәнен дә әйтегез. «Әйдә, театрга барып кайтыйк әле, анда билетлар да бар икән», – диегез. Безгә шушы конкретлык кирәк. «Синең миңа игътибарың җитми. Игътибарың җитсен өчен миңа шул-шул кирәк...» диегез.
Без бит ирләр ничек уйлыйбыз: мин эшлим, мин бит акчамны аңа кайтарып бирәм – димәк, яратам. Мин бит кибеткә кереп ризыклар алып кайтам. Боларны аны яратканга эшлим – бу минем аңа игътибарым, дибез.
Без үзебезчә 24 сәгатебезне сезгә багышлыйбыз, ә сез һаман игътибар җитми дисез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк