Әгәр ир китсә...

Һәр хатын-кыз чын, эчкерсез һәм мәңгелек мәхәббәткә омтыла. Ничек кенә сөйләнеп йөрмәсен, чынлыкта һәр ир-ат та диярлек шуны тели. Кешеләр очраша, таныша, бер-берләренә гашыйк була. Бар да әйбәт кебек. Аннары кинәт шул икәүнең берсе араларны өзә. Сәбәп нәрсәдә соң? Ирләр ник чыгып китә?
Аралар өзелүнең төп сәбәбе – хыянәт. Бик сирәк ирләр генә яраткан хатын-кызның хыянәтен аңлый һәм кичерә ала. Чынлап яратса, гафу итә дип уйлау ялгыш фикер. Нәкъ менә киресенчә шул: ир никадәр көчлерәк яратса, хыянәт шулкадәр авыррак җан әрнүләре китерә, ул аны берничек тә гафу итә алмый.
Кызыксыну югалу. Еш кына хатын-кыз үз хыялындагы ирнеке булуга ирешкәч, тынычлап кала, үзенә таләпләре кими. Бу тышкы кыяфәткә генә карамый, белемеңне, офыкларыңны киңәйтү, хатын-кыз буларак һәрчак кызыклы булып күренүләр дә керә боларга.
Яраткан кеше хатын-кыз тормышында, әлбәттә, мөһим урында, әмма бөтен яшәешеңне аңа гына багышлап булмый бит инде. Хатын-кызга үзенең дә шәхес булуын онытырга ярамый. Аның үз мавыгулары, үз шөгыле, үз дөньясы. Ул укырга, күп нәрсәне үзләштерергә, һәрчак яңалыкка омтылырга тиеш. Шул чакта гына ир кеше аңа сокланып караячак һәм өр-яңадан гашыйк булачак.
Тоталь тикшереп торулар. Хатын-кызларның иң зур хатасы – ирне һәрчак тикшереп, күзәтеп торырга омтылу, бертуктаусыз аны тәнкыйтьләү. Иреңнең кесәләрен актару, телефонында чокчыну, электрон почтасын һәм запискаларын уку катгый тыела. Хатыны никадәр азрак бәйләнсә, ире шулкадәр ныграк ышана һәм барысын да үзе сөйли. Яраткан кешеңне гел хуплап, үсендереп торырга, игътибар белән тыңларга һәм аңа ярдәм итәргә кирәк.
Дуслык булмау. Белеп торыгыз: ир-ат хатын-кызга бернәрсә дә тиеш түгел, һәм хатын-кызлар да шундый ук хокукта. Алар бергә, чөнки икесенә дә шулай яхшы. Яраткан кешең өчен яхшы дус та була белергә кирәк. Шулай булганда ул беркайчан да китмәячәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.