Сезнең кайчан да булса: «Мин бу кешене чыннан да яратаммы, әллә аңа бик нык бәйләнгәнмен генәме?» – дип уйланганыгыз бармы? Бу ике хис тә бик көчле булырга мөмкин, әмма алар һәрвакыт чын мәхәббәтне аңлатмый.
Эмоциональ бәйлелек еш кына үткәндәге психологик проблемалар аркасында барлыкка килә. Мәсәлән, кеше балачакта үзен кирәксез итеп хис иткән, авыр чакларда яклау һәм ярдәм күрмәгән яки авыр мөнәсәбәтләр кичергән булырга мөмкин. Шуның аркасында һәр аерылышу аның өчен фаҗигагә әверелә. Яисә ул «мәхәббәт һәрвакыт авырту белән бәйле булырга тиеш» дип үзен ышандырган һәм хәзер бу хистән арына алмый.
Мәхәббәт исә, киресенчә, җиңеллек һәм канатлану хисе бирә. Ул авырту китерергә тиеш түгел. Шуңа күрә чын мәхәббәтне эмоциональ бәйлелектән ничек аерырга икәнен аңларга тырышып карыйк.
Эмоциональ бәйлелек нәтиҗәсендә кеше икеарадагы мөнәсәбәтләрне саклап калу өчен үзенең кем булуын, үзенчәлекләрен югалта башлый. Сайлаган яры аның өчен дөньяның үзәгенә әверелә, ә калган бар нәрсә икенче планга күчә. Ул үз ихтыяҗларын онытып, аның кәефенә, теләкләренә һәм планнарына гел яраклашырга тырыша.
Башта бу тирән мәхәббәт билгесе булып күренергә мөмкин: ул сайлаган кешесе янында тәүлек буе булырга, гел аралашырга һәм элемтәдә торырга тели. Әмма мөнәсәбәтләр сәламәт принципларга корылган булса, вакыт узу белән барысы да үз урынына кайтачак: кеше кабат үз тормышы белән яши алачак, иптәшендә «эреп югалмаячак».
Ул сезгә гел авырлык китерсә дә, үзен рәхимсез тотса да: салкын, тупас булса, сезнең ихтыяҗларыгызга игътибар итмәсә, кимсетсә, теләкләрегез һәм кызыксынуларыгыз белән исәпләшмәсә, хәтта физик көч кулланса да... сез барыбер аның белән каласыз, чөнки ялгызлыктан куркасыз.
Үзегездәге эчке психологик проблемаларны менә шушы бик үк дөрес булмаган мөнәсәбәтләр аша булса да тутырырга тырышасыз.
Башыгызда бер үк сораулар әйләнә дә әйләнә: ул хәзер кайда, кем белән вакыт үткәрә, нәрсә белән шөгыльләнә, нигә җавап бирми, кайчан шалтыратыр, кайчан очрашу мөмкинлеге булыр…
Сез аның социаль челтәрдә булу-булмавын тикшерәсез, хәбәрләреннән һәм язмаларыннан яшерен мәгънә эзлисез. Даими киеренкелек халәтегез аның кылган гамәлләренә аклану эзләү белән бергә бара.
Ул никадәр озаграк дәшмәсә, сезнең борчылуыгыз шулкадәр арта. Ул кинәт күренгәч, сезне эйфория дулкыны биләп ала – кәефегез күтәрелә. Тик сезнең эмоциональ иминлегегез башка кешеләргә һәм аларның гамәлләренә бәйле булырга тиеш түгел.

Яраткан кешегезнең сезгә хыянәт иткәнен яки башкалар белән хат алышканын күрәсез. Үзегезне аның элекке дуслары, уйлап чыгарылган көндәш хатын-кызлар һәм танылган шәхесләр белән еш чагыштырасыз.
Аның кемгә «лайк» куйганын, кем белән язышканын, кемне дусларына өстәгәнен игътибар белән күзәтәсез. Сезгә ул үзегездән дә матуррак һәм кызыклырак кешене табарга мөмкин кебек тоела.
Якын кешегез янда булмаганда, тормыш сезнең өчен төсләрен һәм мәгънәсен югалта. Сезгә гел вакыт җитми кебек тоела һәм һәр минутны бергә үткәрергә телисез. Ансыз сез яшәмисез, ә бары тик көн күрәсез кебек.
Әмма мөнәсәбәтләрдә үз мавыгуларыгыз белән шөгыльләнү, дуслар белән аралашу һәм вакыт-вакыт ялгызыгыз калу мөмкинлеге дә булырга тиеш.
Әгәр артык эмоциональ бәйләнгән булсагыз, бөтен уйларыгыз аңа юнәлгән булачак. Һәм телегездә: «Мин ансыз беркем түгел» дигән сүзләр «Аның белән миңа яхшы, әмма ялгыз гына булганда да мин үземне бәхетле хис итәм» дигән фикергә караганда ешрак яңгыраячак.
Бу – эмоциональ бәйлелекнең төп билгеләренең берсе.
Сез бу кеше белән мөнәсәбәтләрне дәвам итүнең мәгънәсе юклыгын аңлыйсыз, чөнки ул сезгә бары тик газап китерә һәм борчуларны көчәйтә... Әмма бернәрсәне дә үзгәртә алмыйсыз.
Барлык сөйләшүләр бәхәскә, конфликтларга китерә, ә очрашулардан соң күңелдә бушлык барлыкка килә, үзегезне гел моңсу хис итәсез. Сезгә гел юл куярга һәм үпкәләрне кичерергә туры килә. Үзегезне-үзегез алдаламагыз: сез бик сирәк кенә булган уңай мизгелләргә ике куллап ябышып ятасыз.
Сез бу кешенең кимчелекләрен, көчсез якларын һәм тискәре сыйфатларын күрмисез. Сез аны табына-табына яратасыз.
Мәхәббәттә исә яраткан кешеңне ул нинди бар – шундый итеп, аның көчле һәм көчсез яклары, холык үзенчәлекләре белән бергә кабул итәләр. Ул шундый, әмма бу сезгә аны иң яхшысы дип санарга комачауламый.
Хәтта ике арада ниндидер мөнәсәбәтләр булганда да тирән ялгызлык хисе кичерергә мөмкин, һәм бу шактый еш очрый торган күренеш. Әгәр очрашып йөри торган кешегез бар икән, әмма аның белән дә, аннан башка да эчке бушлык сизсәгез, бу турыда уйланырга кирәк.
Мәхәббәттә ялгызлыкка урын булырга тиеш түгел. Якын кешегез янда булмаган вакытта да үзегезне бәхетле, тыныч итеп хис итәсез икән, димәк, бу чын ярату, чын мәхәббәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк