Мәхәббәтне еш кына яз белән бәйлиләр. Елның бу фасылында, бар табигать, бар дөнья кабат уянганда күңелләрдә кабынган мәхәббәт, чыннан да, башка төрледер ул.
Кучкар
ЯЛГЫЗЛАР
Кучкарлар үзләренең таләпләренә туры килгән кешене очратырга мөмкин. Мәсьәлә шунда: ул аның өметләрен аклый алырмы? Әгәр ул кеше Кучкарга кирәкле нәрсәләрне бирә алса, мөнәсәбәтләр гармонияле булыр. Аңардан сизгерлек, наз, игътибар, шулай ук матди һәм хисси яктан тотрыклылык көтеләчәк.
ПАРЛЫЛАР
Әгәр Кучкарларның инде партнеры бар икән, бу айда алар ниндидер матди мәсьәләне хәл итә алачак. Бу исә мөнәсәбәтләргә җиңеллек өстәр һәм яңалык китерер. Шулай ук яраткан кешеңнең өметләрен аклый алмау шигеннән коткарыр.
Үгезбозау
ЯЛГЫЗЛАР
Үгезбозау үзенә партнер гына түгел, ә остаз да булачак кешене очратырга мөмкин. Ул аларның икесен дә яңа дәрәҗәгә күтәрер. Бу кеше аңарга тәвәккәлрәк һәм назлырак булырга ярдәм итәр, яңа мөмкинлекләр ачар һәм матди проблемаларын хәл итәр.
ПАРЛЫЛАР
Үз парын күптән тапкан Үгезбозау мөнәсәбәтләрдәге кимчелекләрне төзәтә алачак. Ул бу мөнәсәбәтләргә җылылык, романтика һәм партнер күптән теләгән нәрсәләрне өстәр. Тышкы кыяфәтне яки аралашу стилен үзгәрү дә ике арадагы җылылыкны арттырыр гына.
Игезәкләр
ЯЛГЫЗЛАР
Игезәкләр үзләрен шәхси үсешкә этәрүче кешене очратырга мөмкин. Әмма аның кайбер сыйфатлары Игезәкне ярсытырга да мөмкин. Сабыр булу кирәк: партнер аңа нәрсә ошамаганын аңлаячак һәм үзе дә үзгәрергә тырышачак. Моңа җавап итеп шундый ук мөнәсәбәт күрсәтергә кирәк.
ПАРЛЫЛАР
Күңеленә якын кешесен тапкан Игезәкләргә 24 апрельгә кадәр аның таләпләрен үтәргә һәм мөнәсәбәтләрне үстерү өчен тырышырга кирәк. Аннан соң партнер болай ук таләпчән булмаячак, чөнки сезгә игътибарны кабат матди яки көнкүреш мәсьәләләренә юнәлтергә туры киләчәк.
Кысла
ЯЛГЫЗЛАР
Кыслалар кырыс кебек күренгән, әмма шул ук вакытта сизгер һәм ышанычлы кешегә гашыйк булырга мөмкин. Мөнәсәбәтләр шунда ук башланмаска да мөмкин. Әгәр хисләр көчле булса, алар тормыш таләп иткән шартларга ризалашырлар. Бу мөнәсәбәтләр күпкырлы булырга мөмкин.
ПАРЛЫЛАР
Парлы Кыслаларга ике арадагы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен моңа матди да, рухи да өлеш кертергә туры киләчәк. Бу тырышлыклар үзен аклар, һәм мөнәсәбәтләр җиңел һәм аңлаешлы булып калыр.
Арыслан
ЯЛГЫЗЛАР
Арысланнар кызыклы аралашу, бәхәсләр, эчкерсезлек һәм уртак планнар кору өчен туры килгән кешене очратырга мөмкин. Әмма баштагы мәлдә аралашуга кайбер комачаулыклар (эш, туганнар) чыгарга мөмкин.
ПАРЛЫЛАР
Парымны таптым дип санаган Арысланнарга яраткан кешесе белән очрашу, бергә булу өчен кайчак киртәләр туып торырга мөмкин. Әмма сайлаган кешесе яратса, сизгер булса, бу киртәләрне узу өчен барысын да эшләячәк. Арысланнар да тормышның кара полосасыннан агына күчә алачак.
Сөмбелә
ЯЛГЫЗЛАР
Кызлар үткәндә калган берәү белән мөнәсәбәтләрен яңартырга мөмкин. Моның өчен башта романтик хисләргә караганда, аралашудан ниндидер файда эзләү сәбәп булып торса да, соңрак барысы да көйләнер: ике арада җылы мөнәсәбәтләр урнашыр.
ПАРЛЫЛАР
Пары булган Кызлар 24 апрельгә кадәр уртак проектлар белән мәшгуль булачак. Уртак көч кенә түгел, уртак матди чыгымнар да таләп иткән бу проектлар мөнәсәбәтләрне ныгытачак. Әмма ике арада ризасызлык күптән җыелып килә икән, бәхәсләр туу ихтималы да юк түгел.
Бизмән
ЯЛГЫЗЛАР
Үлчәүләр апрель аенда үзләренә үткәнне хәтерләткән берәүгә игътибар итәргә мөмкин. Әмма сак булырга кирәк – бу кеше сезнең өметләрне акламаска һәм киләчәктә борчулар чыганагы гына булырга мөмкин. Якыннан танышу, күңелең түренә үткәрү өчен яхшырак белгән, азмы-күпме таныш кешеләргә тукталыгыз: тирә-күршеләргә, балачактагы дусларга, эштәге хезмәттәшләргә...
ПАРЛЫЛАР
Парлы Үлчәүләрнең 24 апрельгә кадәр финанс һәм көнкүреш мәсьәләләре хәл ителәчәк. Бу чор уртак тырышлыкны, сабырлыкны сорый. Аннан соң сезне рәхәт мизгелләр һәм мөнәсәбәтләрнең уңай якка үзгәрүе көтә.
Чаян
ЯЛГЫЗЛАР
Чаяннар бу айда үзләренә күптән ошаган кешене очратырга мөмкин. Моның өчен алар зур үзгәрешләргә дә бара ала. Бу мөнәсәбәтләрне алар бик кадерләп саклаячак.
ПАРЛЫЛАР
Парлы Чаяннарның 24 апрельгә кадәр көнләшү белән очрашу ихтималы зур, икесе арасында бәхәсләр тууы да бар. Аннан соң хәлләр җайланачак – алар икесе дә бу мәсьәләләргә башкача карый башлаячак. Акча белән бәйле сорауларны мөнәсәбәтләргә кертмәскә тырышырга кирәк.
Укчы
ЯЛГЫЗЛАР
Укчылар яшьтән үк үзләренә ошаган сыйфатларга ия кешене очратырга мөмкин. Бу – тотрыклы мөнәсәбәтләргә нигез була ала. Әмма партнерның холкы үзгәрүчән булырга мөмкин – моның белән килешергә туры киләчәк.
ПАРЛЫЛАР
Парын тапкан Укчыларның 24 апрельгә кадәр үзара мөнәсәбәтләрен ныгыту мөмкинлеге туачак. Аннан соң да араларны җайлап тору өчен шактый тырышырга туры киләчәк. Бигрәк тә сайлаган парыгызның холкын, үз-үзен тотышын алдан әйтү авыррак булса.
Кәҗәмөгез
ЯЛГЫЗЛАР
Апрель аенда Кәҗәмөгезләр мөнәсәбәтләр кору өчен берничә кандидатны карарга, ләкин берсен дә сайламаска мөмкин. Бу вакытны үз-үзеңне аңлауга багышласаң хәерлерәк.
ПАРЛЫЛАР
Парлы Кәҗәмөгезләр бернигә карамыйча, булган мөнәсәбәтләрне үстерәчәк. Бу аларга бер-берсен яхшырак аңларга ярдәм итәчәк, араларын ныгытачак.
Сукояр
ЯЛГЫЗЛАР
Апрельдә Сукоярлар тормышка карашларын үзгәртергә ярдәм итәчәк кешене очратырга мөмкин. Бу очрашу-аралашу, ике арада туган мөнәсәбәтләр киләчәктә мәхәббәткә дә әйләнергә мөмкин, әмма аралар якынаю шунда ук булмаячак.
ПАРЛЫЛАР
Парын тапкан Сукояр белән аның якын кешесе арасында 24 апрельгә кадәр каршылыклар туарга мөмкин. Бигрәк тә акча мәсьәләләре буенча. Аннан соң мөнәсәбәтләр җайланачак.
Балык
ЯЛГЫЗЛАР
Балыклар апрельдә аларның иътибарын бик тырышып яулаучы кешене очратырга мөмкин. Бу кеше аларга романтика да, кайгырту да һәм ярдәм дә тәкъдим итәр. Очраклы элемтәләр аркасында мөнәсәбәтләр җимерелмәсен – шуда күрә ай ахырында сак булырга кирәк.
ПАРЛЫЛАР
Пары булган Балыклар 24 апрельгә кадәр мөнәсәбәтләрне ныгыту өстендә бик нык эшләячәк. Алар бу чорда шактый катлаулы сорауларны чишә алачак. Әмма 24 апрельдән соң килеп туган көтелмәгән хәлләр конфликтларга китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк