Ноябрьнең соңгы атнасында бәйрәм итәчәк
«Әниләр көне» уңаеннан игълан иткән яңа бәйгебез әнә шулай атала.
Положениесе: http://syuyumbike.ru/beigeler/?id=3320
Әни янында гына күңелләргә тынычлык иңә, җанга рәхәт була. Әни янында гына без бөтен борчу-мәшәкатьләрне онытып, иркә бер сабый булып яшәп алабыз... Ничә яшьтә булсак та, ул һаман безнең сердәшче, киңәшче, юатучы, яклаучы...
Борчуларыбызны үзенеке кебек итеп кабул итүче, сөенечләребезгә бездән артык куанучы кеше – ӘНИ бит ул!
Сездән әниегез янында булган мизгелләрне сурәтләгән фоторәсемнәр көтәбез!
Җиңүчегә бүләккә «Оренбург шәлчеләре» предприятиесе осталары бәйләгән палантин! Ул Сезнең әниегезгә бик килешәчәк!
Комментарий юк