Логотип
Бәйгеләр

«Һәр җәй – үзе бер гомер» бәйгесе тәмам!  Җиңүчеләрне котлыйбыз!  

Җәй безгә гел җитми кала...

Җәй безгә гел җитми кала... Нигәдер бигрәк кыска шул ул: җылы, кояшлы көннәренә тиенергә, рәхәтләнергә дә өлгермисең – уза да китә. Салават күпере балкышы кебек: бер карыйсың – бар, икенче карыйсың – юк...   

Бу бәйге – җәйне озынайтасы килгәнгә оештырылган иде. Аз гына булса да. Фоторәсемнәрдә генә булса да!  

Сайтыбызда барган «Һәр җәй – үзе бер гомер» дигән бәйгебезгә кушылган һәм фоторәсемнәрен безгә юллаган һәркемгә рәхмәт! Җәйләрегез матур узган! Җиләкләргә бай булган, чәчәкләргә!  

Инде җиңүчеләр исемнәрен әйтергә дә вакыт җитте.   

Аларның берсе – ИРИНА, икенчесе – ЛИЛИЯ. Ирина – 158 тавыш җыйды, Лилия – 142не.  

Алдан вәгъдә ителгәнчә, аларны  Башкортстанның атказанган артисты, популяр җырчы Әнвәр НУРГАЛИЕВ белән очрашу көтә. Кызлар җырчы белән «Wake UP» кофейнясында бер өстәл артында каһвә эчәчәкләр. Күз алдына китерәсезме?! Моңа кадәр экран аша яки сәхнәдән генә күргән Әнвәр Нургалиев белән якыннан танышачаклар. Ә без аларның бергә төшкән фотосурәтләрен көтәбез!  

 

Очрашуның кайчан буласын җиңүчеләргә редакция үзе хәбәр итәчәк.  

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар