Логотип
Бәйгеләр

Бәйге нәтиҗәләре билгеле! Кемнәр җиңде?

Кадерле дуслар!  

Сайтыбызда барган «9 ай» дип аталган фотосурәтләр бәйгесенә йомгак ясар чак та җитте.  

Иң элек конкурста катнашкан һәркемгә рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Безгә булган игътибар өчен, вакыт һәм мөмкинлек тапкан өчен!  

Ә фотосурәтләр барысы да бернәрсә турында сөйли: бала көткән хатын-кыз – дөньядагы иң матур хатын-кыз! Иң бәхетлесе! Иң сөйкемлесе! Иң назлысы... Бу халәтне һәр хатын-кызга бер генә түгел, берничә тапкыр кичерергә язсын!  

Инде конкурсның җиңүчеләрен ачыклауга күчәбез.  

Сайтта барган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, түбәндәге фотосурәт авторлары җиңүчеләр дип табылды:  

1 урын – Эльвира МУСИНА (262 тавыш); 

2 урын – Адилә ГУСАМОВА (144 тавыш); 

3 урын – Гөлчәчәк ШӘРИФУЛЛИНА (140 тавыш). 

Барыгызны да котлыйбыз!  

 

Җиңүчеләрне  табигый косметика ясаучы «Олеся Мустаева остаханәсе»ннән бүләкләр көтә. (https://master-om.com/kazan
 
1 нче урын– табигый косметика җыелмасы «Rose»: тән тиресе өчен крем, бит тиресен чистарту өчен гель, иреннәр өчен бальзам, шампунь, чәч өчен маска. 
2 нче урын –  табигый косметика җыелмасы «Rose»: тән тиресе өчен крем, бит тиресен чистарту өчен гель, шампунь, чәч өчен маска. 
3 нче урын – табигый косметика җыелмасы «Lavender»: интим гигиена өчен гель, шампунь. 
 

Бүләкләрне алу тәртибен белешү өчен, җиңүчеләрнең 222-09-77 телефоны буенча редакция белән элемтәгә керүегезне сорыйбыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар