Логотип
Бакча

Утырту суганын ничек сайларга?

Инде хәзердән үк алып куймаган булсагыз, тиздән утырту суганын алыр чак та җитә. Өмәкләнмәсен (кайда бабайланмасын да диләр), зур булып үссен өчен суганны ничек сайларга соң?

Инде хәзердән үк алып куймаган булсагыз, тиздән утырту суганын алыр чак та җитә. Өмәкләнмәсен (кайда бабайланмасын да диләр), зур булып үссен өчен суганны ничек сайларга соң?

8-14 миллиметрлы вак суган. Көздән утыртып калдыру өчен иң яхшысы. Туклыклы матдәләр туплап өлгермәгәнлектән, ул өмәкләнми. Әмма яз утыту өчен кулай вариант түгел. Беренчедән, кыш чыкканчы күбесе инде кипкән була, икенчедән, ул тиз генә үсеп китә алмый, өлгереше артка кала, Кечкенә бозау үстергән кебек инде... Гәрчә минем үземә шушындый вак суган ошый, чөнки ул яз көне утыртканда да бабайланмый, аннары, җиңел булганга, килога бик күп керә. Артык зур суган яратмасагыз, уртача гына үскәненә канәгать булсагыз, вак суган алырга була.

14-24 миллиметрлы уртача суган. Монысы бик яхшы суган була инде. Бармак башыннан чак кына ваграк, тыгыз, гәрәбә бөртекләре диярсең... Көздән утырту өчен дә, яз утырту өчен дә бер дигән,. Тиз үсеп китә, өмәкләнми. Әмма... базарда мондый суганның бәясе дә кыйммәтрәк.

21-24 миллиметрлы эрерәк суган. Көздән аны фәкать кыягы өчен генә утыртырга була. Яз көне утыртканда, баш җибәрә, Ә менә утыртыр алдыннан төбен крестка крест киссәң, алай итми, Баш җибәргән сабагын да кисеп алырга була, ул очракта да суган зур булып үсә. Миңа шәхсән мондый суган ошамый. Килога бик аз керә, утырта башласаң, алган суганың бер түтәллек кенә була.

24-30 миллиметрлы, тавык йомыркасы сарысы кадәр дип әйтерлек суганны кыяк өчен генә утыртырга мөмкин. Ул арзан тора, әмма башлы суган чыкмый аннан.

Узган елгы бер тәҗрибәм хакында да языйм әле. Кибеткә керсәм, арзанга гына утырту суганы саталар. Голландиядән кайтартылган «Штутгартен ризен»! Шундый эре, яхшы булып үсә торган сорт ул. Әмма боларның сата торган суганы яхшы ук үбашлаган инде. Урамда февраль, түтәлгә утырту өчен өч айга якын вакыт бар. Комсызлык биләде, ни булса шул булыр дип, ике кило алдым мин моны. Булмаса, чыгарып ташлармын, килосына кырык сум түләдем, мин әйтәм. Кайткач, суганнарымның яшел кыякларын кайчы белән кисеп аттым. Энә буе үскәнен дә, әле борын төрткәнен дә калдырмадым. Аннары коры чүпрәккә тарытып салып, кухня идәнендә атнадан артык озаклап киптердем. Суганның бер хәйләсе бар аның: селкетә башласаң, уяна ул, яз җитте дип уйлый, ахрысы. Шуңа да суганны вакыты җитми торып, бик селкеткәләргә ярамый да. Теге кипкән суганны чүпрәгенә генә төреп, өстәл астына караңгыга тыгып куйдым. Утыртуын утыртам, нәрсә үсәр инде болардан, дигән идем, шалкан кебек эре суганнар үсте шулардан. Өмәкләнмәделәр дә, черемәделәр дә. Ә суган чебене тимәсен дип, утырткач та бер, аннары үскәндә тагын бер тапкыр тозлы су сиптем. Бер чиләк суга бер уч тоз салганмындыр.

Теги: суган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар