Суган –бәрәңгедән кала иң күп куллана торган яшелчәбез. Бер генә ризыкны да ансыз пешермибез дип әйтерлек. Шуңа күрә мин аны үзем дә ел саен күп итеп үстерергә тырышам. Тик менә берничә ел инде уңышсызлыкка очрыйм – суган чебене аркасында уңышның күп өлеше түтәлдә килеш үк череп бетә. Бу язмада үземне уңышлы һәм уңышсыз тәҗрибәләрем белән уртаклашырга телим.
Бу сорауны күпләр бирә. Бәхетле кешеләр, дим аларны, суган чебене турында ишеткәннәре дә юк. Соргылт төстәге вак кына чебен ул. Җәй буена яши, түтәлдәге суган төбенә берничә тапкыр күкәй сала. Менә шушы күкәйләреннән үсеп чыккан личинкалары суганның тамырыннан тишеп кереп, аны ашый башлый.
Суган чебене барлыгын нинди билгеләр күрсәтә?
Суган чебене үзе суган ашамый, зыянны аның личинкалары гына сала. Алар тишкәли башлагач, суганның башта кыяк очлары саргая, тора-бара кыяклары шәлперәя башлый, ул үсүдән туктый. Көчсезләнгән суганга башка төрле чирләр, мәсәлән, пероспороз, ябырыла. Соңыннан бу суган түтәлендә килеш череп бетә. Ә личинкалар башка суганга күчә. Кайсы елларда, тизрәк чарасын күрмәсәң, ярты түтәл суган череп бетәргә мөмкин.
Бу эшләр барысы да кулны тота, вакытны ала. Без болай да бакчабызга атнага бер көнгә генә киләбез. Чүп утыйсымы ул көнне, су сибәсеме, суган чебене белән көрәшәсеме?
Узган ел тагын бер ысулны сынап карадым. Кибеттән ак төстәге изоспанның иң юкасын сатып алып, суган түтәле өстенә капладым. Изоспан яңгыр суларын һәм яктылыкны үткәрә. Ләкин бу ысул үземә дә, суганнарга да ошамады. Яктылыкны үткәрсә дә, суганнар барыбер ничектер үсә алмыйча, боегышып утырдылар. Аннары юка изоспан бер айга гына җитте, кояш нурыннан бөтенләй таралып, он хәленә килеп уалды.
Бу темага интернеттагы бик күп мәгълүматларны өйрәнеп, быел менә тагын бер яңа ысул турында белдем. Ләкин аны бу сезонда кулланып булмас, мөгаен.
Минем ише суган чебене белән алышка чыгучылар суган түтәлләрен сетка белән каплый икән. Файдасы бар, суган чебене сетка аша үтеп керә алмый, зыян китерми, диләр. Маркетплейста андый сеткалар сатыла, карадым. Тик шунысы бар: сетка белән каплар өчен, түтәл өстенә дугалар да утыртырга кирәк булачак. Бераз чыгымлы ысул, тик бер алып куйсаң, берничә елга җитәчәк. Аннары, җәй көне боз яуса да суганга зыян китерә алмаячак.
Укучылар арасында тәҗрибәле бакчачылар да бардыр. Суган чебе белән нинди чаралар ярдәмендә көрәшәләр икән? Киңәшләрегезне язсагыз, үз тәҗрибәгезне уртаклашсагыз иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк