Логотип
Бакча

Суганны орлыктан үстерү серләре

Хәтерлисезме, моннан берничә ел элек яз көне базарда утырту суганы табып булмады. Булса да, бәясе бик кыйммәт иде. Ул елны күпләр суган утыртмады. Ләкин тәҗрибәле бакчачылар бу хәлдән чыгу юлын тиз тапты – кышлык суганны орлыктан чәчеп үстерде. Бу ысулны үзем дә берничә ел кулланам. Белгәннәремне сезнең белән дә уртаклашырга телим.

Безнең җирлектә орлык чәчеп кенә бер җәйдә эре суган үстерү өчен рассада ысулы кулланмый булмый. Җәй кыска булганга, суган үсеп өлгерми. Ләкин һәрвакытта да түгел. Мәсәлән, үзем тиз өлгерешле сортлы суганнарның орлыгын апрель ахырында түтәлгә генә чәчеп тә, эре суган үстерәм. Дөрес, ул йодрык кадәр үк үсмәскә дә мөмкин, шулай да ашка турарлык була. 
Сере – орлык араларын зуррак калдырып чәчү. Куе итеп чәчсәгез, суганнар вак булачак. Тик бу ысул уртача һәм соң өлгерешле сортлар өчен яраксыз, чөнки алар барыбер вак булып кына үсеп өлгерә. Андыйларны кыш көне идән астында саклап, яз көне кабат түтәлгә утырталар. 

Суганны орлыктан үстерүнең файдалы яклары берничә. 
Беренчесе –  бу ысулның арзан булуы. Утырту суганының бәясе белән чагыштырганда, орлык бәясе күпкә арзанрак. 

Икенчесе – сортлар төрлелеге. Язын базарда сатылган суганнар мондый төрлелек белән аерылмый, килешәсездер. Ә кибетләрдә суган орлыгының нинди генә сортлары сатылмый. Кызылын телисезме, агынмы, баллы сортлысынмы, эре булып үсә торганынмы – үзең теләгәнен алырга була. 

Өченчесе – орлыктан үстергәндә суган авыруларга бирешми һәм бик шәп саклана. 

Дүртенчесе – орлыктан чәчәеп үстергәндә суган «бабайланмый». 

Суганны орлыктан чәчеп үстерүнең берничә сере бар.
 
Суган орлыгы тишелешен тиз югалта. Ике ел сакланган орлыкларның инде 50 проценты ук тишелмәсәкә мөмкин. Кибеттән орлык сатып алганда, кайсы елгы икәненә игътибар итегез. Ул узган көз генә әзерләнгән булырга тиеш. 

Рассада белән үстерү, чынлап та, мәшәкатьле. Суган чәчкән савытлар тәрәзә төбендә күп урын били. Суганны сай савытта үстереп булмый, аңа тирән савыт кирәк. Ләкин мин суган орылкларын савытка түгел, әкәм-төкәмгә чәчәм. Суган өчен иң отышлы ысул бу. Әкәм-төкәм өчен теләсә нинди тыгыз полиэтиленнан киңлеге 10-12 см булган озын тасма кисеп алам. Тасманың озынлыгы якынча 1 м булырга мөмкин. Тасманы идәнгә сузып салып, 1 см калынлыгында дымлы туфрак түшәп чыгам. Аны кул белән басып, тыгызлыйм. Тасма читеннән 1 см төшеп, орлыкларны тезәм. Араларын 1 см калдырам. Аннары өстеннән учым белән шапылдатып, орлыкны туфракка «ябыштырып» куям. Әкәм-төкәмне сак кына төреп, берәр савытка утыртам. Беренче көннәрдә аны целлофан капка тыгып торам. Орлыклар тишелә башлагач, капны салдырам. 
Суны савытка гына салам, өстән сипмим. Суган шулай сугарганны ярата. 
Кыяклар озыная башлагач, аларны кайчы белән 4-5 см гына калдырып кыркыйм. 
Суганга иң күп зыянны фузариоз чире сала. Ул булмасын өчен, ун көнгә-ике атнага бер тапкыр фитоспорин эремәсе сибәм. Бу эремәне суганнарны бакчага чыгарып утырткач та кулланам. 
Әкәм-төкәмдә рассадам бакчага чыгарып утыртканчы үсә шулай, мин аларны күчермим. 
Кояшсыз, соры көннәрдә рассаданы гадәти «уклау» ут белән яктыртам. Алай суган үсентеләре ныграк, көчлерәк булып үсә. 
Бакчага утыртканда, әкәм-төкәмне чишеп җибәрәм дә, һәр үсентене алып, тамырларын кыскартып кисәм. Болай утыртканда, алар тизрәк тамыр бикли кебек. Үсенте араларын 15 см чамасы калдырам. 
Үсентеләрне 10 см тирәнлегендәге буразналарга утыртам. Плоскорез белән башта буразна сызам, буразна төбенә мул итеп су сибәм. Су сеңгәч, суганнарымны тезеп чыгам һәм туфрак белән күмеп, тыгызлыйм. Берәр атна су сипми торам, югыйсә үсентеләрем егылып, сынып, төпкә китеп бетәргә мөмкин. 
Беренче атнада түтәл өстен ак төстәге тукылмаган материал белән каплап күләгәлим. Зәгыйфь үсентеләрне кяош көйдермәсен өчен шулай эшлим. 

Орлыктан чәчеп үстергәндә суганнарны ашыгып алырга кирәкми. Мин аларны сентябрь урталарында гына алам. Бу вакытка инде суган шактый эре булып үсеп өлгерә. Түтәлдән алгач, сарайда киптерәм дә идән астында саклыйм. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар