Тәрәзә төбендә рассада үстерү шактый четерекле гамәл. Инде матур гына тишелеп, үсеп килә дип куанырга өлгермисең, берәр төрле чир чыгып, бәләкәй үсентеләрне кыра да сала. Күп очракта моңа караяк чирен чыгаручы гөмбәләр сәбәпче була. Русча «черная ножка» диләр аны.
Тәрәзә төбендә рассада үстерү шактый четерекле гамәл. Инде матур гына тишелеп, үсеп килә дип куанырга өлгермисең, берәр төрле чир чыгып, бәләкәй үсентеләрне кыра да сала. Күп очракта моңа караяк чирен чыгаручы гөмбәләр сәбәпче була. Русча «черная ножка» диләр аны.
Яшелчә үстерүчеләр аның нәрсә икәнен белә инде. Үсентенең башта сабак төбе нечкәрә, бераздан сабагы каралып чыга да, үсемлек шәлперәеп төшә, аннары корый.
Караяк белән күп очракта тәрәзә төбендәге үсемлекләр авырый. Помидор, борыч, баклажан, кәбестә, кыярда гына түгел, петуния, циния, яран, сальвия ише чәчәкләрдә дә була ул.
Кайдан килеп чыгамы? Караякның килеп чыгуында бактерияләр, гөмбәләр һәм гөмбәгә охшаш организмнар гаепле. Алар туфракта яшәп үрчи. Болар үрчеп, үсемлекләрне харап итсен өчен, берничә шартның үтәлүе кирәк. Бу шартлар билгеле:
салкын туфрак;
температураның әле салкын, әле эссе булуы;
үсемлекләр арасы куе;
үсемлекләр үскән тәрәзә төбе җилләтелми;
суны артык сибү;
әчелеге югары тыгыз туфрак;
азотны күп куллану.
Ничек сакланырга? Рассада үстергәндә туфракның сыйфаты бик мөһим. Ул көпшәк, җиңел булырга тиеш. Туфракны зарарсызландыру өчен марганцовка эремәсе, «Байкал», «Триходерма», «Фитоспорин» препаратын кулланырга була. Соңгылары аеруча нәтиҗәле. Алар караякны гына түгел, фитофтороз гөмбәләрен дә юк итә.
Үсентеләрегезгә суны чамалап кына сибегез. Ул җылымса булсын. Суны иртән сибәргә кирәк. Су сипкәннән соң, туфракны бераз йомшартып, көпшәкләндереп алыгыз. Сүрән, болытлы көннәрдә рассадага су сипми торырга да була.
Ничек дәваларга? Үсемлекләрегездә чир билгеләре барлыкка килсә нишләргә? Иң беренче эш итеп авырган үсентеләрне алып ташлагыз. Ә калганнарының төбенә «Фитоспорин» эремәсе салып чыгыгыз. Аның кабына ничек әзерлисе язылган. Башта ул куе итеп ясала. Аннары шул куе эремәне тиешле күләмдә генә алып, су белән сыеклыйлар. «Фитоспорин» булмаса, кура җиләге төсендәге марганцовка эремәсе куллана аласыз. 1 процентлы гына бордос сыекчасы да ярый. 1 чәй кашыгы бакыр купоросын 1 стакан көлгә кушып, туфракка шуны да сибәргә була.
Чир бик азып китсә, исән калган үсемлекләрне башка туфракка, башка савытка күчереп утыртыгыз да, күләгәле җылы урынга куеп торыгыз. Беренче көннәрдә су сипмәгез. Туфрак кипкәч, йә «Фитоспорин», йә «Бактофит» эремәсе белән сугарыгыз. 200 мл суга 1 чәй кашыгы аш содасы кушылган су да сибәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк