Урамда бүген-иртәгә август. Августны көз бусагасы диләр. Менә сорау – помидорларга моны ничек аңлатасы? Аларның бит тизрәк кызартасы килә. Урамда бүген-иртәгә август.
Табигатьне ашыктырып булмый, дисәк тә, помидорларның өлгерү процессына без берникадәр тәэсир итә алабыз.
Төс керә башлаган помидорларны җыю. Соң өлгерә торган эре сортларның помидорлары күпчелек регионнарда хәтта теплицада да тулысынча кызарырга өлгерми. Җәй кыска шул бездә. Шуңа күрә төс керә башлаган помидорларны җыеп алсаң, калганнары тизрәк үсә. Ә җыйган помидорларны бер-ике генә рәт итеп катыргы тартмага тезәргә һәм якты урында кызартып бетерергә мөмкин.
Кычыткан төнәтмәсе бөркү дә помидорларны тизрәк өлгертә икән. Чиләккә кычыткан тутырып, өстенә су салырга һәм 2-3 көннән соң сөзеп, помидорларга сибеп чыгарга кирәк. 6-7 төпкә 10 литр төнәтмә сибелә. 2-3 көн көтә алмасагыз, шул ук күләмдәге кычытканны суга салып кайнатып чыгарырга һәм суынгач сөзеп, кулланырга була.
Йод да помидорларны тизрәк кызартырга булыша. Моның өчен 10 литр суга 20 тамчы йод салына. Әлеге эремәне куакның яфракларына һәм җимешләренә бөркеп сибәләр. Аны гап-гади себерке белән бөркеп чыгуы бигрәк тә уңай. Болай эш тизрәк бара. Ләкин көндез башкармагыз, яфракларын яндыруыгыз бар.
Артык чәчәкләрне өзү. Күпчелек бакчачылар куакта чәчәкләр никадәр күбрәк булса, помидорлары да шулкадәр үк күбрәк була дип уйлый. Бу ялгыш фикер. Барлык чәчәкләрдән җимеш үстерергә көче дә, вакыты да җитми аның. Кайбер чәчәкләрен өзеп алу аның өчен файдага гына.
Помидорларга су сибүне киметү дә аларның тизрәк кызуына китерә. Корылык вакытында ул сабак үстерү турында түгел, тизрәк нәсел калдыру (моны помидорларның кызаруы дип аңлагыз) турында уйлый башлый. Артык дым болай да алар өчен файдалы түгел. Су күп булса, помидорлар тәмсез була. Әлбәттә, куакларның бөтенләй сусыз корыганын көтәргә кирәкми.
Помидорларыгыз бер дә ашыгырга уйламаса, төп сабагын төптән үк берәр очлы әйбер белән үтәли тишегез дә теш чырасы тыгып куегыз. Бу аның өчен стресс. Стресс кичергәндә ул бар кучен җимешләренә бирә.
Шулай ук төс керә башлаган помидорларның үзләрен дә спиртка манылган чыра очы белән тишеп чыгарга була. Дөрес, мондый тишек помидорлар озак сакланмый саклануын, аларны салатларга яки кетчуп ясар өчен тизрәк тотып бетерергә була.
Помидор куакларын өстән пленка белән каплау да булыша. Август аенда инде төннәр суыта, мул итеп чык төшә. Ә пленка астында аларга күпкә җылырак. Салкында аларның өлгерүе тоткарлана бит.
Пленка белән каплау мөмкинлеге булмаса, һәр куакка шикәрдән яки оннан бушаган капчык кидереп куйсаң да була. Бу да аларны төнге салкыннан саклый.
Помидорларыгызны теплицада үстерсәгез, аларның төбенә өлгергән алма, банан кабыклары ыргытыгыз. Болардан бүленеп чыккан газ ркасында җимешләр тизрәк кызара.
Менә шундый гади генә киңәшләр. Сынап карагыз әле, берсе булышмаса, берсе булышмый калмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк