Сентябрь. Көндезләрен әле җылы булса да, беренче кыраулар да озак көттермәс инде. Беренче кырауларга бакчаны ничек әзерләргә?
Кыраулар җылы яраткан яшелчәләр, чәчәкләр өчен генә зыянлы димәгез. Салкынга чыдам куакларны да салкыннарга бирешмәслек итеп әзерләргә кирәк.
Бүгенге кебек салкын һәм дымлы һава торганда, үсемлекләр төбенә комплекслы ашламаны коры килеш кенә сибеп, туфрак белән җиңелчә генә күмдерергә була. Тиешенчә тукландырылган үсемлекләр кышны җиңелрәк чыга, киләсе сезонда да авыруларга бик бирешми. Шуның өчен, бу киңәшкә көлеп кенә карамагыз.
Көзгә ашлама сайлаганда, составында азот булмаган, ә фосфор һәм калий күбрәк булганын сайлагыз.
Көз көне башкарырга тиешле тагын бер мөһим эш – үсемлекләрне авырулардан дәвалау. Әгәр быел бакчагызда төрле чирләр булган булса, ул үсемлекләрне шул килеш кенә кышка кертмәгез. Җимешләрне кулланмый торган үсемлекләрне составында бакыр булган препаратлар белән эшкәртергә мөмкин. Мәсәлән, шундыйлардан «Профит-голд». Әле җимешләрен ашасагыз, бу очракта «Фитоспорин», «Триходерма» кебек биологик препарат кына кулланырга киңәш ителә.
Көзен бакчаларны корткыч бөҗәкләрдән арындыру эшен дә башкарырга кирәк. Декоратив үсемлекләр өчен коллоидлы күкерт куллансагыз, ашау өчен үстергән үсемлекләрне «Фитоверм», Ним агачы мае кебек зарарсыз препаратлар белән генә эшкәртергә туры килә.
Үсемлекләрнең иммунитетын күтәрү өчен, сыек препаратларга Гәрәбә кислотасы (Янтарная кислота) кушсаң яхшы. Күпме кушасы аның кабына язылган, шул инструкциягә нигезләнсәгез, ялгышмассыз. Гәрәбә кислотасы үсемлекләргә туклыклы элементларны тизрәк үзләштерергә дә ярдәм итә.
Көз көне кырауларга кадәр башкарырга тиешле тагын бер эш – тамырлары өстә генә булган үсемлекләрнең төпләрен мүлчәләү.
Көчле кыраулар башланганчы гладиолусларны, георгиннарны казып алып, суганчаларын һәм бәрәңге бүлбеләрен дә киптереп өлгерергә кирәк.
Кабаклар да кыраулардан курка. Әгәр алар әле өзәрлек булып өлгереп җитмәсә, өсләрен капларга онытмагыз.
Кызыл чөгендерне дә кырауга кадәр казырга кирәген беләсездер инде. Аз гына кырауга эләксә дә, кышын ул начар сакланачак. Ә менә кишер салкынга чыдам, аны түтәлендә килеш хәтта кышка да калдырырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк