Күршеләр белән аңлашылмаучылык еш кына вак-төяк нәрсәләрдән башлана. Шуларның берсе – алар утырткан агач ботакларының артык үсеп, инде сезнең җир кишәрлеге өстенә чыгуы.
Күршеләрегезнең агач-куаклары үз җирегезне файдалануга комачаулый башласа, нәрсә эшләргә мөмкин икәнен ачыклап карыйк.
Сез чыннан да агач ботакларын кисә аласыз, әмма монда мөһим бер шарт бар: сүз бары тик җир кишәрлеген аның максатчан билгеләнеше буенча файдалануга чыннан да комачаулый торган ботаклар яки тамырлар турында бара.
«Максатчан билгеләнеш» дигәндә нәрсә күздә тотыла? Бу мәгълүмат җиргә кагылышлы документларда күрсәтелә: милек хокукын раслаучы документларда, Дәүләт җир кадастры белешмәсендә, мирас алу турындагы таныклыкта яки җир кишәрлеген арендалау шартнамәсендә.
Агачлар утырту өчен дә билгеле бер нормативлар бар. Әгәр агачның биеклеге 3 метрдан артса, аның кәүсәсе белән күрше җир кишәрлеге чиге арасы кимендә 4 метр булырга тиеш.
Уртача биеклектәге, ягъни 3 метрга кадәрге агачлар өчен кимендә 2 метр ара калдыру тәкъдим ителә.
Мондый таләпләрнең үтәлмәве күрше җир кишәрлеге хуҗасының хокукларына кагылырга мөмкин. Әйтик, артык үскән ботаклар гөл түтәлләрен һәм яшелчә түтәлләрен күләгәдә калдырырга, җиргә күп итеп яфрак коелуга яки агачның ботаклары һәм үзе авып китү куркынычы тууына сәбәп булырга мөмкин.

Ботакларны үзегез кисәргә уйласагыз, бик сак эш итәргә кирәк. Әгәр сезнең гамәлләрдән соң күршенең агачы җитди зыян күрсә, корый башласа яки бөтенләй корыса, аның хуҗасы сезгә дәгъва белдереп, китерелгән зыянны каплауны таләп итә ала.
Шуңа күрә, күрше белән мөнәсәбәтләр киеренке булса, башта үз таләбегезне язма рәвештә рәсмиләштерү дөресрәк. Мөрәҗәгатьне заказлы хат белән җибәрергә һәм аның алынуын раслаучы документны саклап куярга мөмкин.
Хатта нинди хокук бозу турында сүз баруын ачык итеп күрсәтергә, мөрәҗәгать итү датасын язарга һәм күршегезгә мәсьәләне хәл итү һәм комачаулый торган ботакларны кисү өчен җитәрлек вакыт (мәсәлән, бер ай) бирергә кирәк.
Әгәр күрше сезнең мөрәҗәгатьне игътибарсыз калдыра һәм бернинди чара күрми икән, алга таба гамәлләрне закон кысаларында һәм агачка нигезсез зыян китермәслек итеп башкару яхшырак. Кирәк булганда, бәхәсне документлар белән теркәп куярга, белгечтән яки тиешле органнардан консультация алырга мөмкин. Бигрәк тә сүз зур агач яки матди зыян китерү ихтималы турында барганда, белгечләргә мөрәҗәгать итү мөһим.
Шулай итеп, күрше җир кишәрлегендәге агачның ботакларын яки тамырларын кисү-кисмәү, беренче чиратта, аларның сезгә үз җирегездән тулысынча файдаланырга чыннан да комачаулавына бәйле. Закон таләпләрен үтәгез, мәсьәләне тыныч юл белән хәл итәргә тырышыгыз. Шул вакытта хәтта бәхәсле очракның да җитди низагка барып җитмичә тәмамлану мөмкинлеге күбрәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк