Логотип
Бакча

Кишер баллы булсын өчен

Кишер, чөгендер ише тамыразыклар җирнең бар ашын ала торган яшелчәләр. Зур гына түгел, тәмле дә булсыннар өчен аларны тиешенчә тукландырырга кирәк. Ләкин моның өчен теләсә кайсы ашлама бармый. Гадәттә, кишерләр нәкъ менә июль аенда аеруча актив үсеп китә. Шуңа күрә бу чорда аны берничә тапкыр ашлыйлар.

Тамыразыклар формалашкан чорда кишер калийга мохтаҗлык кичерә. 

Әлегә аның актив үсә торган чоры, шуңа күрә азот һәм фосфор турында да онытырга ярамый. 

Июль аенда кишерне составында азот, калий һәм фосфор булган ашламалар белән ашлыйлар. 
Моның өчен «Диаммофоска» дигән ашлама аеруча кулай. Аның составында азот аз, ә калий белән фосфор күп. 

Әзер ашлама булмаса, аны үзеңә дә ясарга мөмкин. 

10 л суга 10 г мочевина, 15 г икеләтелгән суперфосфат һәм 30 г калий сульфаты салып ясалган ашлама кишерне барлык кирәкле элементлар белән тукландырачак. 

Тагын бер рецепт: 10 л суга 15 г  калий сульфаты белән 15 г икеләтелгән суперфосфат салына. 
Суда суперфосфат начар эри. Башта аны аз күләмдәге суда эретегез. 

Минераль ашламаларны гуматлар белән тулыландырырга да мөмкин. Гуматлар минераль ашламаларның тизрәк үзләштерелүенә китерә. Туфракны да яхшырта. 

Ашлама керткәннән соң туфракка яхшылап су сибәргә кирәк. 

Минераль ашламаларны табигый ашламаларга алыштырырга була. 

Мәсәлән, утын көле. Азоттан кала, анда күп кенә элементлар бар. 

Утын көленнән ашлама ясау өчен 2 стакан көлне 10 л суга салып, 5 сәгать төнәтәләр. Шушы ашламаны 10 көнгә бер үсемлекләргә сибәргә кирәк. 

Утын көленә 10 г бор кислотасы да кушарга була. Бор кислотасы салкын суда эреми, аны башка кайнар суда эретергә кирәк. 

Минераль ашламаларның нәтиҗәсе бер-ике көннән үк күренә башлый. Ә органик ашламаларның нәтиҗәсен берничә атна көтәсе. 

Июль ахырында кишер чебене икенче тапкыр оча башлый. Аны куркыту өчен кишер түтәлләренә тәмәке тузаны һәм коры көл бөркеп чыгарга киңәш ителә. 

Бу бөҗәк дегет исенә дә килми. Коры пычкы чүбенә дегетле су кушып, түтәлдәге рәт араларына таратып чыгарга була. 
 

Теги: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар