Логотип
Бакча

Дөрес вакытта дөрес ашлама

Бу язмада помидор, борыч һәм баклажаннарны тукландыру турында сөйләшербез. Үсемлекләрне ашларга кирәген барыбыз да белә. Тик менә кайсы ашламаны кайчан сибәсен һәркем белеп бетермәскә дә мөмкин.

Җәй башы – үсемлекләр актив үсә торган вакыт. Хәзер алар чәчәк атарга әзерләнә, аннары җимешләре яралачак, аннары алар тулышыр, соңыннан өлгереп тә җитәр. Менә шул төрле чорда үсемлекләр төрлечә тукландыруны сорый. 

Үсемлекләр өчен кайсы ашлама кайчан мөһимрәк?

Иң беренче һәм иң төп ашлама ул – азот (N). Азот үсемлекләрнең үсеше, яшел массасы өчен җаваплы. Июньнең беренче яртысында, бигрәк тә башында күпчелек үсемлекләр азотка мохтаҗлык кичерә. Азот җитешмәүнең төп билгесе – яфракларның төссезләнүе. Алар куе яшел төстә булмый, ә саргылт яшел төскә керә. Азот җитмәсә, яфраклар вагая. Азот бик әһәмиятле ашлама булса да, аны күп кертергә ярамый, югыйсә үсемлекләр котырып үсә башлый, яфрак-сабаклары куера, ә җимешләре аз ярала. 

Икенче төп ашлама – фосфор (P). Фосфор үсемлекләрнең чәчәк атуы, җимешләре яралуы өчен мөһим. Фосфор җитәрлек булса, алар тизрәк чәчәк ата, чәчәкләре мул була, җимешләре дә сыйфатлырак була, тизрәк тә өлгерә. 

Өченче төп ашлама –  калий (K). Җимеш өлгертә башлаган чордагы иң мөһим элемент булып тора. Ул җимешләрдә шикәрнең җитәрлек күләмдә туплануын тәэмин итә, үсемлекләрнең ныгыта, корылыкка, температура уйнаганга чыдамлыкларын арттыра. 
Бу төп өч элементтан тыш, үсемлекләргә магний, кальций, бор, тимер кебек микроэлементлар да кирәк әле. Аларның кытлыгы да үсемлекләрнең үсешен, чәчәк атуын һәм җимеш бирүен тоткарлый.  

Кайсы ашлама җитмәвен ничек белергә?

Азот җитешмәүнең билгеләрен өстәрәк әйтеп киттек инде. Ул: яфракларның саргылт төскә керүе һәм вагаюы, үсемлекләрнең үсүдән туктавы. 

Бор җитешмәсә, үсемлекнең өске яфраклары гына саргая һәм эчкә таба бөгәрләнә. Бу бигрәк тә помидор куакларында яхшырак чагыла. Нәтиҗәдә, куакның очы корый һәм көннәрдән бер көнне бөтенләй өзелеп төшә. Үсемлекнең чәчәкләре аз була, җимешләре дә санаулы гына ярала. 

Фосфор җитешмәсә, помидор яфраклары шәмәхә төскә керә яки кызгылт төсмер ала. Фосфор кытлыгы аеруча үсемлекләрне күчереп утырткан вакытта һәм алар җимеш бирә башлагач сизелә. 

Калий җитешмәсә, яфракларның читләре көя, алар эчкә таба бәгәрләнә. Җимешләре вак була, аз ярала, озак кызара. Моннан тыш, калий җитмәсә, үсемлекләр тизрәк чирли, һава шартларына бирешә. 

Кальций кытлыгы бигрәк тә ачык күренә – җимешләрнең өске ягында коры черек авыруы барлыкка килә. Бу бигрәк тә помидорларга хас. Үсемлекнең яфраклары вагая, бөдрәләнә. 

Магний җитешмәсә, яфракларда хлороз башлана: алар төссезләнә, бары уртадагы җепселләре генә яшелләнеп күренеп тора. Тора-бара мондый яфраклар көрән төскә керә, коела, үсемлектә фотосинтез процессы туктала. 

Органик ашламаларны кайчан сибәргә? 
Күп бакчачылар өчен бүген дә иң популяр ашлама – тирес ачыткысы. Аны 10 литр сугага 1 литр күләмендә сыеклап, үсемлекләрнең төпләренә сибеп чыгалар. Бу – менә дигән азот чыганагы. Туфракның структурасын да яхшырта. 

Тирес булмаганда, азотлы ашламаны үләннәрне ачытып та ясарга була. Аеруча кычыткан, тузганак һәм әби бете (мокрица) үләне азотка бай. 10 литр суга 1 килограмм вакланган үлән алына һәм 7–10 көн буена кояшта тотып ачытыла. Аны да 10 литр суга 1 литр күләмендә сыеклап сибәләр. 

Утын көле калий, кальций һәм башка микроэлементларга бай. Көл суы 10 литр суга 1 стакан көл кушып ясала. Коры көлне дә сибәргә мөмкин. Көл үсемлекләр җимеш бирә башлаган чорда бик файдалы. 

Минераль ашламалардан кайсыларын кулланырга? Кайчан кулланырга?

Җәйнең беренче яртысында, алар буйга үсә торган чорда үсемлекләргә азот кирәк. Азаотлы ашламалардан – аммиак селитрасы һәм мочевина. 10 литр суга 20–30 г ашлама алына. Азотны күп кулланырга ярамаганын аңлаттык инде, хәтерлисез. 

Фосфор кытлыгын суперфосфат дигән ашлама баса. Аны 10 литр суга 30–40 грамм кушалар. Тизрәк эресен өчен, башта кайнар суга салырга кирәк. Фосфорлы ашламаларны үсемлекләр чәчәк атканда һәм җимешләр ярала башлаганда сибәләр. 

Калий белән тукландыру өчен калий селитрасы яки калий сульфаты кулланыла. Калийны җимешләр өлгерә башлаганда сибәләр. 10 литр суга 20–25 грамм ашлама алына. Калий җимешләрне балландыру өчен кирәк. Шикәрне җитәрлек туплаган җимешләр озак бозылмый саклана. 

Болардан тыш, сатуда комплекслы минераль ашламалар да бар. Аларда азот, фосфор, калий нисбәте үсемлекләргә кирәк күләмдә генә була. Бу ашламаларны җәй дәвамында кулланырга мөмкин.  
 

Теги: бакчачы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар