Бөрлегән (ежевика) – бакчада үстерү өчен бик кызыклы культураларның берсе. Дөрес тәрбияләгәндә бер төп үзе генә дә мул уңыш бирә ала. Әмма бакчачыларны язын еш кына күңелсез сюрприз көтә: куак кышны исән чыккан кебек, тамырыннан яңа яшь ботаклар да үсеп чыга, яфрак та яра, тик җиләкләре генә юк.
Һәрхәлдә, менә инде ничә еллар элек утырткан булсак та, безнең әлегә кадәр бөрлегәннән авыз итә алганыбыз юк. Язын матур гына яшәреп китсә дә, җимешләре булмый. Моның сәбәбе нәрсәдә булырга мөмкин, әллә без аны карый белмибез микән, дип кызыксына башладым. Дөрестән дә, хәзерге сортлы бөрлегәннәр шактый ук нәзберек икән алар.
Еш кына гаеп кышкы салкында була. Төгәлрәге, кышкы салкыннарда узган елгы ботаклардагы уңыш бирәчәк чәчәк бөреләре зарарлана. Чөнки бөрлегәннең күпчелек сортлары ике еллык ботакларда гына җимеш бирә.
Тагын бер мөһим үзенчәлек бар: туры булып үсә торган һәм җиргә ятып үсә торган бөрлегәнне кышка бертөрле әзерләргә ярамый. Аларның ботаклары төрлечә үсә, сыгылмалылыгы да бердәй түгел. Шуңа күрә көзге кисү, ботакларны җиргә бөгү һәм кышка әзерләү ысуллары да аерыла.
Каты ботаклы бөрлегәнне сындырмыйча ничек бөгәргә? Чәнечкесез сортларны ничек капларга? Бу эшләргә кайчан керешергә? Әйдәгез, бергәләп ачыклыйк.
Кайсы ботакларны калдырасы?
Бөрлегәннең күпчелек сортлары икенче елгы ботакларда гына уңыш бирә. Бу гадәти кура җиләге кебек. Беренче елда куак төбеннән яшь ботаклар үсеп чыга. Алар буйга үсә, яфраклар чыгара һәм киләсе елда уңыш бирәчәк бөреләр формалаштыра. Икенче елда шул ботаклар чәчәкләр ата, җиләкләр өлгертә. Уңыш биреп бетергәч, алар акрынлап кибә һәм үлә.
Димәк, көзен бөрлегән куагында, гадәттә, ике төрле ботак була.
• Уңыш биреп бетергән ботаклар. Аларны көз көне төптән үк кисеп алырга кирәк. Киләсе елда бу ботакларда уңыш булмый.
• Бу җәйдә үскән яшь ботаклар. Боларны исә сакларга кирәк. Чөнки киләсе җәйдә уңыш нәкъ менә шуларда булачак.
Көзге кисүнең төп кагыйдәсе шуннан гыйбарәт. Әмма бер искәрмә бар: ремонтант сортлар беренче елда ук үскән ботакларында җимеш бирә ала. Әгәр андый сортны көзен бер генә уңыш алу өчен үстерәсез икән, сезон тәмамлангач, җир өстендәге бөтен ботакларын кисеп бетерергә мөмкин. Шуңа күрә көзге эшләргә керешкәнче, үзегездә үсә торган сортның үзенчәлекләрен ачыклау мөһим.
Бөрлегәннең үсү рәвешенә карап, аны шартлы рәвештә ике төп төркемгә бүләләр.
Турыга үсә торган бөрлегән.
• Ботаклары куәтле, юан һәм чагыштырмача каты була.
• Күбесенчә өскә таба үсә.
• Биеклеге 2 метрга һәм аннан да күбрәккә җитәргә мөмкин.
• Картайган саен ботакларын җиргә бөгү кыенлаша.
Үрмәләп үсә торган бөрлегән.
• Ботаклары озын, нечкә һәм сыгылмалы.
• Җиргә таба бөгелеп, ян-якка җәелеп үсә.
• Терәүгә бәйләп үстерүне таләп итә.
• Көзен терәүдән ычкындырып, җиргә яткызырга кирәк.
Турыга үсә торган сортларны еш кына куманиклар дип, ә үрмәләп үсә торганнарын росяниклар дип атыйлар.
Алар арасында чагыштырмача туры үсә торган сортлар да бар. Мәсәлән, кайбер чәнечкесез сортларның ботаклары башта өскә таба үсә, аннары үз авырлыгы белән дуга сыман бөгелә башлый.
Бакчачыларга иң күп мәшәкать тудыручы төрләрнең берсе – турыга үсә торган бөрлегән.
Җәй көне аның ботаклары бик нык, юан булып үсә. Көз җиткәч, аларны җиргә бөгү бик кыен. Карт, инде катып өлгергән ботакны кинәт кенә бөгәргә тырышсаң, ул төбеннән үк сынып чыгарга мөмкин.
Иң мөһим кагыйдә: ботакларны көзен түгел, җәйдән үк бөгә башлага кирәк.
30–50 сантиметр чамасы үскән яшь ботаклар әле сыгылмалы була. Шушы вакытта ук ботакларны әкренләп бер якка юнәлтергә һәм җиргә якынрак итеп бәйләп куярга кирәк.
Аларны шундук горизонталь хәлгә китерергә тырышмагыз. Иң мөһиме –дуга хасил итү. Үсә барган саен, ботакны рәт буйлап юнәлтеп, бәйләгечләрнең урынын үзгәртеп торырга мөмкин. Көзгә инде җиргә яткызырга җайлы, озын һәм сыгылмалы ботак формалаша. Аны көчләп бөгәргә кирәкми.
Мондый очракта аеруча сак булырга кирәк. Башта ботакларны терәүдән ычкындырыгыз һәм аларның никадәр сыгылмалы булуын тикшерегез. Эшне һава температурасы җылырак булган көннәрдә башкару яхшырак. Чөнки салкында агаччыланган ботаклар тагын да сынучанрак була. Ботакларны бер якка акрынлап авыштырыгыз, бау белән беркетеп барыгыз. Әгәр ботак авыр бөгелсә, аны берьюлы җиргә кадәр бөгәргә тырышмагыз. Моны берничә көнгә сузарга була.
Кайбер сортларның тулысынча ныгып өлгергән ботакларын сындырмыйча бөгү бөтенләй мөмкин булмаска да мөмкин. Мондый очракта ботакларны терәүдә калдырып, өстән каплау ысулын кулланырга була. Ә киләсе елда яшь ботакларны җиргә якынрак үсәрлек итеп формалаштыру яхшырак.
Беркайчан да ботакларны бөгү өчен куакның тамырларын казып, төбен йомшартмагыз. Бу үсемлеккә җитди зыян китерергә мөмкин.
Үрмәләп үсә торган сортлар белән эшләү гадәттә җиңелрәк. Аларның озын ботаклары сыгылмалы булганлыктан, терәүдән төшереп, җиргә урнаштыру ансат.
Ләкин монда икенче бер үзенчәлек бар: кайбер сортлар салкынга бирешүчәнрәк. Шуңа күрә аларны кышка яхшылап капламыйча булмый.
Туфрагы артык юеш булган бакчаларда ботакларны турыдан-туры җиргә салмаска кирәк. Астына коры ылыс, коры такта салып калдырыгыз.
Турыга үсә торган сортларның яшь ботак очын җәй көне чеметеп алу аларның ян-якка таба тармаклануын көчәйтә. Әмма кыш салкын булган төбәкләрдә артык күп ян ботаклар аркасында куакны каплау кыенлаша.
Үрмәләп үсә торган сортларның озын ботакларын исә гадәттә язга кадәр сакларга тырышалар. Чөнки кышын ботак очларының өшү куркынычы бар. Шуңа күрә көзен сәламәт яшь ботакларны кыскартмагыз.
Октябрь җитүгә үк күп кенә бакчачылар бөрлегәнне капларга ашыга. Беренче салкын төннәр булдымы – куакны төреп кую кирәк дип уйлыйлар. Әмма артык иртә каплау зыянлы булырга мөмкин. Көннәр әле җылы торганда, астында дым җыела. Ә үсемлек исә кышкы тынычлык чорына тулысынча күчеп өлгермәгән була.
Шуңа күрә эшне ике этапка бүлү яхшырак.
Куакның ботакларын яхшылап каплау гына җитми. Тамыр системасын да салкыннан сакларга кирәк. Бигрәк тә яшь куаклар, күптән түгел утыртылган үсентеләр һәм кышын кар аз ята торган урыннарда үскән бөрлегәннәр салкында өшергә мөмкин. Тотрыклы салкыннар башлангач, куак төбен черемә, пычкы чүбе, коелган яфрак яки башка органик материал белән мүлчәләп куялар. Гадәттә 5–8 сантиметр калынлыктагы катлам җитә.
Шуны да онытмагыз: куакны никадәр калынрак капласаң, ул шулкадәр яхшырак кышлый дигән сүз түгел. Төп максат – чәчәк бөреләрен һәм ботакларны көчле салкыннан, артык дымнан һәм температураның кискен үзгәрүеннән саклау.
Фото ясалма фәһем генерациясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк