Июнь – бакчада чүп үләннәргә һәм корткычларга каршы көрәшә торган ай. Суган һәм кишер чебене, кәбестә күбәләге, кырмыскасы дисеңме... Болар бер көн дә ял итми, көн дә төн дә «эштә». Агулы химикатларсыз алардан котылырмын да димә. Әмма... нәкъ менә агуларсыз үстергән яшелчә дип казганабыз түгелме соң инде бакчада?
Корткычларга каршы химиясез дә көрәшергә була. Аптекада сатылучы гап-гади нашатырьны гына алыйк. Аның бакчада алыштыргысыз ярдәмче булуын белә идегез микән?
Беренчедән, ул өйдәге кырмыскаларны бик яхшы куркыта. 100 мл нашатырь спиртын 1 литр суда сыеклап, идәннәрне, тәрәзә төпләрен, җиһазларны сөртсәгез, тегеләр бик тиз «табан ялтыратачак».
Икенчедән, ул бакчадагы вак бөҗәкләр – гөбләләрдән (тля) булыша. 2 аш кашыгы нашатырь спиртын 1 чиләк суда сыеклап, шуңа 1 аш кашыгы сыек сабын салып болгаталар да, үсемлекләр өстенә бөркиләр.
Өченчедән, суган һәм кишер чебене дә аның исен яратмый. Моның өчен 1 аш кашыгы нашатырь спиртын 1 чиләк суга салып, рәт араларына сибеп чыгалар, җир кипшергәч, туфракны йомшарталар.
Күпләр, яшелчәгә аю чикерткә – медведка зыян сала, дип зарлана. Аннан котылу өчен 1 чиләк суда 10 мл нашатырь спиртын сыеклап, һәр үсемлек төбенә 0,5 литр сибеп чыгалар. Аю чикерткә нашатырь исен яратмый. Гомумән, аю чикерткә генә түгел, чебен-черки дә өнәми аның исен. Бакчада эшләгәндә шушы вак канэчкечләр һөҗүменнән саклану өчен, тән тиресенә тигез күләмдә су белән сыекланган нашатырь спиртын сөртеп карагыз. Бу сыеклык, черкиләр тешләгәннән соң, тәннең кычытканын да баса.
Нашатырь саклык чарасы гына түгел – үсемлекләр өчен ашлама да. Аеруча аны кыяр, яран, лилияләр, клематислар ярата. 10 литр суга 8 аш кашыгы нашатырь спирты салып болгаталар да, куакка 1 литр исәбеннән сибәләр. Шушы ук ысул бүлмә гөлләре өчен дә яхшы. Әле, өстәвенә, гөл балчыгында яши торган вак чебеннән дә котылырсыз.
Яисә менә барыбызга да яхшы таныш йодны алыйк. Ул ашлама да, чирләргә каршы тору чарасы да.
Көннәр салкын һәм дымлы торса, кыярда ончыл чык авыруы барлыкка килә башлый. Кыярсыз калмас өчен, әле авыру башланганын көтмичә, 3 литр суга 1 тамчы йод тамызып, үсемлекләрнең өстеннән бөркеп чыксагыз, чирне кузгатучы гөмбәләр юк булачак. Шушы ук сыеклыкны помидорларны фитофторадан саклау өчен дә кулланалар. Бу чиргә каршы тору өчен тагын бер чара: 1 чиләк суга 1 литр сыек сөт һәм 10 тамчы йод салып, шушы сыеклык белән үсемлекләрне коендырырга. Ә инде фитофтора «эләктереп алса», 1 чиләк сыек сөткә кушылган 40 тамчы йод ярдәмгә килә.
Бакча җиләге дә йод белән сыйлаганны бик ярата. Чәчәк аткан чорында 1 чиләк суга 10 тамчы йод тамызып, өстеннән бөркеп чыгалар.
Роза, яран, глоксиния, миләүшәләр шулай ук йод белән ашлаганга бик сизгер. Туфрагына йод керткәннән соң, аларның чәчәкләре эре була, төсләре җетеләнә, коелмыйча озаграк тора. Чәчәкләргә сибү өчен, 2 литр суда сыекланган 2-3 тамчы йод җитә. Аны үсемлекнең төбенә үк түгел, бераз читтәнрәк сибәргә кирәк.
Бор кислотасын да игътибарсыз калдырмыйк. Үсемлекләргә ул да кирәк. Туфракта бор җитешмәсә, бакча җиләгенең яфраклары бөгәрләнеп килә, читеннән корый башлый. Ул әле җиләкләрнең тәмен дә яхшырта: 1 чиләк суга 1 г бор кислотасы белән 1 г калийлы марганец (марганцовка) алына. Бу 30-40 төп җиләккә җитә. Игътибар: бор салкын суда бик начар эри, башта аз гына күләмдә алынган кайнар суда эретергә кирәк.
Борның җитешмәве помидорларда аеруча нык сизелә. Аларның үсү ноктасы каралып, кибә. Тамырыннан бик күп янтармаклар чыгара башлый, шул ук вакытта яфраклары тиз сынучан була. Помидорларның өске ягында көрән кутыр барлыкка килә. Профилактика сыйфатында орлыкларны бор эремәсендә тотсаң яхшы. Авырый башлаган томатларны исә бор эремәсе белән тукландыралар (1 чиләк суга 10 г бор кислотасы). Болай ашлаганнан соң, помидорлар баллырак та була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк