Бакча җиләгенең өлгергәнен кем генә көтми икән. Иң күңелле, иң тәмле вакытлар бит ул. Өметләр аклансын, җиләкләр эре, баллы һәм сусыл булсын өчен, берничә гади генә шартны үтәргә кирәк. Җиләкләрне балландыру өчен бездән сезгә өч киңәш.
Җиләк баллы булсын өчен дым кирәк. Җиләк корылыкны яратмый. Дым җитмәсә, җиләкләре вак һәм коры була. Көннәр бүгенге кебек эссе һәм коры торганда, җиләккә су сибү мөһим. Суны даими сибә алмасагыз, түтәлне салам яки кипкән печән, чабылган газон үләне, пычкы чүбе белән мүлчәләп куегыз. Бу – дымны саклый, чүп үләннәре артык күп үсми, туфрактагы микроорганизмнарга да әйбәт.
Җиләк баллы булсын өчен кояш кирәк. Җиләк кояшлы һәм якты урыннарны ярата. Кояш тәэсирендә җиләк яфракларында шикәр синтезлана һәм шушы шикәр җиләкләргә бара.
Җиләк баллы булсын өчен калий һәм бор кирәк. Хәзер күпләрнең җиләкләре чәчәк атып, булачак җиләкләрне формалаштыра торган чак. Бу вакытта җиләкләргә калий һәм бор кирәк. Калийны җиләккә минераль ашлама аша да, суда төнәткән утын көле аша да бирергә була. Калий җитәрлек булмаса, җиләкләр балсыз була. Калийлы ашламалар: калий сульфаты, калий гуматы, монокалий фосфат.
Бор кытлыгы булса да чәчәк бөреләре аз ярала, алар коела, җиләкләр вак һәм коры була. Борны дөреслектә җиләкләр чәчәк ата башлаганчы ук сибәргә кирәк иде. Ул вакытта бор кулланмаган булсагыз, аны хәзер, җиләкләр чәчәк аткан вакытта сибәбез. Бор салкын суда эреми, шуңа күрә аны башта кайнар су белән эретергә кирәк. 10 литр суга 1 г бор кислотасы алына. Бер төпкә 1 стакан күләмендә сибелә. Борлы ашламаны яфраклар өстенә бөркеп тә сибәргә була. Бу очракта 10 литр суга 1-2 грамм бор кислотасы алына. Борны марганцовка эремәсе белән бергә кушып та сибәләр. Бу очракта 10 литр суга 1 грамм бор, 1 грамм марганцовка салып эретәләр. Сатудагы борлы ашламалар: бороплюс, боросуперфосфат, борофоска.
Бу мөһим: ашламаларны беркайчан да көндез кояш күзендә һәм коры туфракка сипмиләр. Болай үсемлекләрне яндырырга мөмкин. Бары эссе сүрелгәч, һәм туфракка бер кат су сипкәннән соң гына ашлама кертергә ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк