Алмагачны белеп үстер

Кайбер бакчачылар алма орлыгыннан бары тик кыргый алмагач кына үсә дип уйлый. Тормышта исә еш кына киресенчә була. Мәсәлән, ун-унике ел узгач, орлыктан үскән алмагач телеңне йотарлык тәмле, эре алмалар бирергә мөмкин. Бактың исә, яхшы төр саналган кайбер алмагачлар без “кыргый” дип атаган алмагачтан тернәкләнгәннәр икән ләбаса! Менә шундый табигый селекция!
Күпләр алмагач ел аралаш ял итә дип фаразлый. Бу дөреслеккә туры килә, билгеле. Әмма алмагачны тиешенчә тукландырып, фәнчә тәрбияләгәндә уңышны ел да җыеп була. Моның өчен алмагачны аеруча июль аенда күбрәк тукландырырга кирәк. Ни өчен июль аенда? Чәчәк атучы җимеш агачларында бөренең июль уртасында салынуы билгеле. Ә соңгы тәҗрибәләр җимешкә бөреләнү көзгә чаклы дәвам итүен дәлилләде.
Кайберәүләр җимешле үсемлекнең тамырын кисү зарарлы диләр. Киресенчә! Болай эшләү хәтта файдалы да. Шул рәвешле агачның җимеш бирүен тизләтергә мөмкин. Тимирязев исемендәге академия профессоры Ф. Н. Пильциков башкарган мондый гамәл югары нәтиҗә биргән. Ул ике-алты яшьлек агачның бер елны бер як тамырын, икенче елны икенче як тамырын 30-40 сантиметр тирәнлектә (кәүсәдән 30-100 сантиметр арырак) үткен көрәк белән кисеп алган. Нәтиҗәдә, алмагач иртәрәк һәм күбрәк уңыш биргән. Агач тамырын кискәч, аның төбенә органик минераль ашламалар кертергә кирәк. Бу чара тамырны тиз үстереп җибәрергә ярдәм итә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.