Логотип
Бакча

Әгәр тирес булмаса?

Ашлаган җир – аш бирә. Бу кагыйдәне һәр бакчачы белә. Шуңа күрә дә без көздән яки яз көне бакчаны казыганда туфракка ашлама кертәбез.

Иң популяр ашлама ул – әлбәттә, таркала башлаган тирес. 
Тирес – азотка бай иң яхшы органик ашлама. Ул туфракны азот белән генә баетып калмый, структурасын да яхшырта. Кайбер яшелчәләр туфракта тирес булса гына яхшы үсә. Бәрәңге, кәбестә, кыяр, кабак, ташкабак – әнә шундыйлардан. Борыч, помидор да тиресле туфракны ярата. 

Тирес булмаса нишләргә?

Тиресне алыштыра алырдай органик ашламаны һәр бакчачы үзе дә булдыра ала. 
Ул – компост. Компост чүп үләннәре, чабылган печән, кухня калдыклары, көзен җыеп алынган яшелчә, гөл сабаклары, коелган яфраклардан әзерләнә. Яхшы компост тирестән бер дә ким түгел. Ә иң мөһиме: ул бушлай, кирәк чакта кул астында гына һәм аны үзеңә үк әзерләргә мөмкин. 

Компостны ничек әзерләргә?

Яз көне бакчагызны казыган вакытка өлгереп җитә торган компост әзерләү сере гади генә. Аның өчен берничә компонент кына кирәк. 
Сентябрь аенда күп кенә бакчачылар яшелчә һәм гөл сабакларын, коелган яфракларны кая куярга белми. Күпләр аны чүплеккә чыгарып ташлый. 
Берүк боларны әрәм итмәгез. Аларны зуррак әрҗәгә, әрҗә булмаса, бер күчкә өеп барыгыз. 
Бу күч яхшы ашламага әверелсен өчен, әлеге калдыкларны җылы вакытта тизрәк тарката башларга кирәк. Безгә бу эштә азот булыша. Ул үсемлек калдыкларының чери башлавын тизләтә. 
Моның өчен 10 литр суда 1 аш кашыгы мочевинаны эретеп, күчне яхшылап чылатырлык итеп сибәбез. Әгәр 10 гына литр җитмәсә, тагын бер чиләк ясап алабыз. 

Бер атнадан бу күчкә тагын бер төрле ашлама сибәбез. Ул бик җайлы гына әзерләнә: 3 литр җылы суга 20 г коры чүпрә һәм 5-6 аш кашыгы шикәр комы салып, җылы урында 10 сәгать буена күпертәбез. Чүпрәле суның күләмен 10 литрга җиткереп, шуңа 2 аш кашыгы «Байкал 1» препараты өстибез. Әлеге ашламаны күч өстенә сибәбез. Әйткәнебезчә, әгәр бер генә чиләк җитмәсә, тагын бер чиләк ашлама әзерлибез. 

Үсемлек калдыкларын тарката торган бактерияләр кояш нурын яратмый. Шуңа күрә күчнең өстен йә шифер, йә такта, йә рубероид белән каплап куябыз. 

Компост язга кадәр өлгерсен өчен, бактерияләргә кислород та кирәк. Әле ныгытып суытканчы, сәнәк белән бер-ике тапкыр күчне селкеткәләп, тишкәләп алырга кирәк. 

Әгәр күч кибеп китсә, су сибеп юешлибез. 
Әзер компост таралып тора, төсе караңгы көрән яки җир төсендә дип әйтерлек, үсемлек калдыклары череп таркалган, аларның аерым фрагментлары күренми, үзеннән туфрак исе килеп тора. 

Компостка салырга ярамаган әйберләр:
агач, куак ботаклары
фитофтора белән авырган помидор һәм бәрәңге сабаклары
бәдрәф астыннан чыккан тәрәт
эт һәм мәче тизәкләре
пычкы чүбе
чи ит, чи балык
терлекләрнең зур сөякләре
полиэтилен кап, капрон, пластик ише таркалмый торган материаллар
каты чикләвек кабыклары (әстерхан, урман чикләвеге)
агулы препаратлар
кер порошогы салынган су
вакыты чыккан даруларны да компостка салырга ярамый

Теги: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар