Арыдык, туңдык... Беркая да кузгалмыйча, ятасы килә башлады... Хәлсезлек иде бу...
Рәисә йөгәнен ялгыш кына да ычкындырмый, бата-чума буранга каршы алга атлавын дәвам итә, үзе һаман саен аты белән сөйләшә, аны үгетли, ялвара... Берничек тә аннан калышмаска тырышып, көч-хәлгә тагын буран эченә кереп киттек...