Логотип
Күңелеңә җыйма

"Черви короле"нә рәхмәт...

Күптән булган бер хәл искә төште... 90 нчы еллар...

Күптән булган бер хәл искә төште... 90 нчы еллар... Кызларымның берсе мәктәптә укый иде инде, икенчесе керергә әзерләнә. Пианинода уйнарга хирыслыклары бар, әтиләре дә, мин дә каршы түгел. Уйлаштык, килештек тә, пианино алырга акча җыя башладык. Кибеткә барып, карап-карап кайтабыз кызгылт көрән төстәге ялтырап торган пианиноларны. Тезелешеп торалар... Ә бәяләре... Безнең әкренләп җыйган акчалар әлегә җитәрлек түгел... Тырыша торгач, акча җыела барды, тик менә тагын бер бәла – ул вакытта бәяләр, хәтерләсәгез, көн саен үзгәреп, үсү ягына таба корылган иде... Бер барып карыйбыз – бер бәя, икенче барганда – икенче бәя... Менә-менә яңа пианино алабыз дигәндә генә, бәясе үзгәрә дә куя, үзгәрә дә куя... 

Җәйнең ахыргы көннәре, мәктәпкә барыр вакытлары да җитә. Эшкә киткәндә кызларга уенчыкларын җыеп куярга кушып калдырдым. Үзләре генә өйдә калып, урамга да үзләре генә чыгып керәләр иде (андый чаклар да бар иде). Менә шулай урамга чыгып, күрше әбинең кунакка килгән оныгы белән танышып кергәннәр кызлар, өйгә дә чакырганнар. Кергәч, уенчыкларны җыештырып куегыз дигәнемне искә төшергәннәр – шкафтагы уенчыкларын бергәләп урнаштырганнар. Ә шкафның өске тартмасында пианинога дип җыелган акча саклана иде. 

Ул көнне акча алган көн иде, кич белән бергә җыелгач, пианино акчасы янына акча өстик дип, акчага үрелсәк, тартма буш... Аптырап калдык. Моңарчы сакланып яткан акча юкка чыккан. Кызлардан сорыйбыз, белмиләр... Сораштыра торгач, кунак кызы булганлыгы ачыкланды...  Нишләргә? Безнең акча югалды, дип, тота-каба, кешегә кереп булмый бит әле. Барысын да анализлап, барлап чыккач, уңайсыз булса да, күрше әбигә кермичә булмады... Кунак кызы безнең кызлардан ике-өч яшькә зуррак булып чыкты. Әтисе белән әнисе аерылышкан, Маша әнисе белән башка шәһәрдә яши икән. Әйе, аларны моңарчы күргәнем булмаган иде шул. Күрше әбинең минем шундый ният белән керүемә артык исе китмәвенә  шундук игътибар иттем. Алай да әбисе җайлап кына оныгыннан сораштырып карады. Маша да югалып калмады – әбисен дә, мине дә үтемле итеп инандырып, акланырга тырышты. Әбисе: «Алган булсаң, бир, кызым», – дип әйтем караса да, үз сүзеннән кайтмады.  «Күршеләр бит миңа ачкычларын калдырып тора, хәзер ни йөзем белән алар күзенә күреним», – дип, әбисе бик борчылып калды. Ни дип әйтергә дә белмичә чыгып киттем. 

Кәеф төште, кызларга да әтиләреннән эләкте бугай... Шулай шомланып төн чыктык. Икенче көнне иртән эшкә киттек, кызлар өйдә калды. Эшкә килгәч тә сөйләдем инде өйдәге хәлләрне. Нурия апа: «Безнең күршедә карта ача торган бер кырым карчыгы бар, шуның янына барып кара әле, дөрес әйтә, диләр», – дигәч, шунда киттем. 

Адрес буенча бик тиз таптым әбине. Беренче катта гына яши булып чыкты ул. Шакыгач та, озак кына шалтыр-шолтыр килеп, ишеген теләр-теләмәс кенә ачты. Ярым ачык ишек артында бөкрәйгән, яулык астыннан чәчләре тырпаеп чыккан, үткер карашлы, карчыга борынлы шактый олы яшьтәге карчык басып тора... Йөрәгем болай да үрле-кырлы сикерә иде, әбине күргәч өнсез калдым. Дөресен әйтим, ул куркыныч иде. Башта кемлегемне, нинди ният белән килүемне сорады. Аннан соң гына өенә кертте.  Курыксам да, кердем. Тәрәзә каршында агач-куаклар үскән, болай да караңгы бүлмәсендә тәрәзә пәрдәләре корылган, анда ниндидер шомлык бөркелә... Бүлмә уртасында – зур гына өстәл, өстәл тирәли урындыклар тезелгән. Утырырга кушты. Утырдым. Башта үзе турында сөйләп алды – бала-чагасы юк икән, берүзе генә яши. 9 яшеннән ача икән карталарны, әбисе өйрәткән булган. Аннары мине тыңлады – кем җибәргәнен белеште, кабат нинди гозер белән килүемне сораштырды. Һәм... Һәм өстәлендә яткан шактый таушалган карталарына үрелде... Тырнаклары җиткән озын, җыерчыклы бармаклары белән аларны бик оста итеп тиз-тиз генә аралаштырды, бутады... Аннан карталарны өстәлгә таратты, әллә ничә рәт итеп тезде-тезде дә шуларны ача башлады. Карлыгыбрак торган тавышы белән сүзләрен дә тезә барды. «Борчылыр урын юк, «черви короле» ярдәмгә  килер. Син монда яңадан килерсең әле», – диде дә, карталарын ничек тиз тараткан булса, шулай җәлт кенә җыеп та куйды. 

Ятып калганчы, атып кал, дигән ният белән генә килгән идем. Бик ышанып та бетмәдем. Рәхмәтемне әйтеп, әзерләп куйган акчамны биреп, артык әллә ни куанмыйча кайтып киттем. 

«Черви короле» диде бит, дип уйланып кайтам. Милициягә барасы булыр микән инде, дим. Бер дә алай итеп йөрисе килмәгән иде бит югыйсә...

Подъездга кереп, үзебезнең катка күтәрелсәм, тәрәзә янында күрше әбинең улы басып тора. Мине көтә булып чыкты. Күрше әбиебез улын чакырткан. «Мин Машаның әтисе булам. Ул сезнең күпме акчагызны алган?» – дип сорый. Сөйләп бирдем. 

Маша ул акчаларның бер өлешен туздырып та өлгергән икән. Безнең янда гына урнашкан кооператив кибетеннән, ә бу оешмаларның ул вакытта бик популяр чагы, менә шуннан үзенә спорт костюмы да алган, жвачкалар, косметика, тагын әллә нинди вак-төякләр... 

«Зинһар өчен, зурга җибәрмәгез, борчылмагыз да, акчаны үзем кайтарып бирәм», – ди әтисе. 

Һәм дөрестән дә, икенче көнне үк «Черви короле» акчаны кертеп бирде дә. 

Менә шулай, шөкер, югалган акчаларыбыз тиз арада табылды да... 

 

Икенче көнне үк күчтәнәчләр алып, карта ачкан кырым карчыгы янына кабат киттем. Рәхмәт әйтергә... Бу юлы инде куркуым да качкан иде. Нәкъ шулай ук шакып, нәкъ шулай ук озак кына кыштырдаганнан соң ишек ярым ачылып, шул ук кыяфәттәге карчык күренде. Исәнләшергә авызымны гына ачтым, мине танып: «Магарыч китердеңме?» – дип, карлыккан тавыш белән ярып та салды. Димәк, көткән булган. 

 

Ә пианиноның яңасын без барыбер ала алмадык, кешедән – тотылганын гына алдык, чөнки бәяләр артыннан куып җитеп булмады... 

Ә Машаның, соңрак ниндидер шикле эшләре өчен, балалар колониясендә утырып чыкканын ишеттек... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэзердэ берэр оста кеше бар микэн? Карта ача торган?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Безнең әби өйдән чыгып китеп югалгач, шундый карта ачучыга барды әнкәй. Исән, ике хатын-кыз аркылы хәбәр килер, көтегез дигән. Чыннан да күрше авылдан бер хатын безнең авылның икенче хатынына шалтыратым, ансы безгә хәбәр салды. Әбине алып кайттык

      Хәзер укыйлар