Күбебезгә яхшы таныш вазгыять: татар егете рус кызына өйләнсә, татар кызы рус егетенә кияүгә чыкса, дөньяда яңа ике... рус гаиләсе пәйда була. Әйе, саф рус гаиләләре, чөнки бу гаиләләрдә русча гына сөйләшәләр, балалар ана телен дә, гореф-гадәтләрне дә белми үсә. Балаларның исемнәре дә русныкы: Сергей Шакуров, Владимир Фәйзуллин, Борис Камалов һ.б. Күп тә үтми, гаилә башлыгы Сәлим Тәлгать улы Гайнуллинга хатыны Сережа дип, рус таныш-белешләре Сергей Анатольевич дип дәшә башлыйлар.