Логотип
Проза

Сикәлтәләр

(«Төнге поезд» исемле повестьтан өзек)    

Сәлим сәгатенә карады. Кичке факультетта аның лекциясе сигездә башланырга тиеш. Димәк, ике сәгать, юк, бер сәгать тә илле биш минут вакыты бар. Бик аз. Әмма картларны күрми китәргә һич тә    ярамый. Үлем тынлыгы урнашкан өйләрендә алар аны, мөгаен, иртәдән бирле көтеп утыралардыр. Сәлим, гастрономга кереп, чәй-шикәр, ярма ише нәрсәләр алып чыкты да йөгерә-чаба әтиләренә китте. Менә аның балалык еллары узган өч катлы таш йорт. Сәлимнең өйләнеп бу йорттан киткәненә алты ел. Баштарак ук әтиләренә сирәк килә иде. Килсә дә аңа монда бер нәрсә дә үзгәрмәгән, бар да нәкъ элеккечә, бергә яшәгәндәге кебек иде. Моннан ике ел элек булган фаҗигадан соң Сәлимнең күзе ачылгандай булды. Элек күзенә чалынмаган бик күп нәрсәләрне ул хәзер күрә. Ишек алдына    кереп икенче катка    күтәрелде. Өч квартирага керә торган өч ишек. Тышлаган    дерматины искереп ерткаланган, астыннан пычракта аунаган карт эт йоны кебек керләнеп,    укмашып    беткән    йоннары чыгып торган    ишек аларныкы.    Сәлимнәр    бәләкәй    чакны, куллары    звонокка    җитмәгәнгә, ишекне аяклары белән тибеп шакыйлар иде. Балалар көн саен тибеп торсын әле, шайтан тиресе дә чыдамас.
Сәлим ишекне үз ачкычы белән ачып, озынча тар коридорга керде дә, өйдәгеләр куркып калмасын өчен, көр тавыш белән:
— Бу мин әле,— дип чишенә башлады.

Борынга авыр ис килеп бәрелде. Хәлсез куллар юган-җыйган, суык тиюдән курыкканга форточкалары сирәк ачыла торган өйләрдә генә була мондый ис. Дару исеме, күп еллар шкаф, чемоданнарда яткан иске кием-салым исеме, нафталин исеме, алла белсен, әмма мондый өйгә керүгә хуҗаларны күргәнче үк инде аларның олы яшьтәге кешеләр икәнен күзаллыйсың. Төсләре тоныкланып беткән иске обойлар, каралган түшәмнәр, буявы купкаланган идән, иске җиһаз, сугыш елларында һәм сугыштан соңгы беренче елларда эшләнгән, тонык соры төстәге аллюмин табак-савытлар, әти-әни-сенең хан заманындагы мода белән тегелгән, кия-кия таушалып беткән киемнәре Сәлимнең күзенә шушы ике елда гына күренә, аны газаплый башлады.
— Әллә кайчан ремонт ясап ташларга иде бит. Бүлмәләре чистарып китсә, бәлки күңелләре бераз күтәрелер иде,—дип Сәлим эчтән генә үзен битәрләп алды.

Ул бүлмәгә килеп кергәндә әтисе зур күзлеген киеп, газета укып утыра иде. Сәлим кергәч күзлеген салды, арык битендә елмаю галәмәте күренде. Сәлим килеп әтисен арка-:ыннан кочты.
— Нихәл, әти, кәефең ничек?
— Картларча, улым. Үзеңдә нинди яңалыклар бар?
— Әлләни яңалык юк. Әни авырмыймы?
— Бер көе.
Сәлим аш бүлмәсенә узды. Чәй әзерләп йөргән әнисен килеп үпте. Ул элек әти-әнисен үбәргә, кочарга уңайсызлана иде. Гадәттә сеңелесе, ире һәм улы белән Казанның Ленин районында яшәүче Гөләндәм шаулап килеп керә дә иң элек исен, аннан әтисен кочаклап үбә. Аның артыннан әбисе белән бабасына Гөләндәмнең улы, Шәйхетдин абзыйларның бердәнбер оныклары Рөстәм килеп сарыла иде. Сәлимнең басы юк, Элиза белән яшәсә булмаячак та. Карт әтиләренә хәзер ул да, кыз да, онык та.
— Әни, менә шуларны алып куй әле,— диде Сәлим, кибеттән алган әйберләрен портфельдән чыгарып.
— Юкка мәшәкатьләнгәнсең, улым. Чәй-шикәр дә, ярмалар да җитәрлек бит. Әле кайчан гына китереп киткән идең. Элиза исәнме? Нигә килеп чыкмый?

Бу гади генә сораулар Сәлимне сискәндереп җибәрде. Элиза белән булган хәлләрне әниләренә сөйләү түгел, аларга сиздерергә дә ярамый. Ул үзе дә сизмәстән коры гына:
— Исән,— диде дә өстәл кырындагы урындыкка барып утырды. Сәгатенә караса — җиде тулган.
— Әни, сигездә минем дәресләрем башлана. Чәйләр эчеп торсам, соңга калам бит
— Эй ходаем, бигрәк аз икән вакытың. Без бит сине көне буе көттек. Менә сиңа дип бәләкәй генә ит бәлеше пешереп куйган идем. Берәр чынаяк чәй эчеп, шул бәлештән авыз итеп кит инде, улым,— диде дә кабаланып өстәл әзерли башлады.

Ашыккангадыр. Сәлимнең ашыйсы да, эчәсе дә килми, шулай да ул, әнисенең күңеле булсын дип бер кисәк бәлешне ашык-пошык ашап бетерде дә бер чынаяк чәй эчеп китеп тә барды. Гайшә апа, тавышсыз-нисез генә чынаякларны югач, күңелсез генә әйтеп куйды:

— Сәлим авырмыймы икән, ябыгып киткән?

Өйдә тагын үтергеч тынлык. Бүлмәдәге телефон элеккерәк елларны еш шалтырый иде. Ял көннәрендә көндез ятып ял итеп алу өчен телефонны кием-салым белән капларга туры килә иде, югыйсә әле берсе, әле икенчесе шалтыратып, күз йомарга да бирмиләр иде. Иң якын дуслары дөнья куйгач, картларның күңелләре бик нык төшкәнне аңлап, Гөләндәм әтиләренә көненә икешәр-өчәр мәртәбә шалтырата башлады. Ул гына түгел, биш яшьлек оныклары Рөстәм дә шалтырата.

— Әбекәем, и...сән...ме! — дип сузып җан фәрманга кычкыра.
— Исән, исән, бәбекәем,— ди әбисе шатланып. Кызының баласы булгангамы, әллә инде барлык оныклар да шулай якынмы, Рөстәм тавышын ишеткәч, Гайшә апаның җаны эреп киткәндәй була.
— Сагындык бит, бәбекәем үзеңне, ник килмисең?
— Выходнойда барабыз!— ди Рөстәм кычкырып.

Чыннан да, ял саен, улын җитәкләп, Гөләндәм килеп керә. Җәй икән, кулында җиләк-җимеш, яшелчә тутырган, көз-кыш булса, иттер, балыктыр ише азык төялгән сумка була. Аны әнисенә тоттыра да, җиңнәрен сызганып, эшкә керешә: шкаф киштәләрен чистарта, ишек-тәрәзәләрне, идәннәрне юып чыгара. Шул араны әнисе аш пешерә. Бәләкәй Рөстәм белән бабасы, көн әйбәт булса, Ленин бакчасына чыгып китәләр. Яңгырлы я салкын булса, гәпләшеп рәсемле китапларны карыйлар, кәгазьдән я кораб, я самолет ясыйлар. Бабасы бүлмәгә ләгән белән су алып керә дә корабны бергәләшеп суга төшерәләр. Күңелле дә була соң! Бу уеннан бабасы Рөстәмнән ким шатланмый. Аш пешеп җиткәндә Рөстәмнең әтисе дә килеп керә. Бергә-бергә, сөйләшә-сөйләшә аш ашыйлар. Кичен Гөләндәмнәр өйләренә кайтып китәләр. Картларның кү-. ңелләре күтәрелеп, иңнәреннән берничә еллары төшеп киткәндәй була иде. Менә инде Гөләндәм дә, Рөстәм дә, аның туачак энесеме, сеңелесеме — берсе дә дөньяда юк.

Җан өшеткеч тынлыктан гаҗиз булып. Шәйхетдин абзый кайчагында телефон янына килеп утыра.
— Кемгә шалтыратырга? Шәриф дөньядан китте. Гакыйл китте... Латыйф китте... Салих китте...
Ул тагын, тагын якыннарны, дусларны искә төшерә. Кордашларыннан берәү дә калмаган. Хәер, аның Казанда сеңелләренең уллары, кызлары яши бит. Яшьрәк чакларында Гайшә апа ял саен я бәлеш, я пәрәмәч пешерә торган иде. Ул вакытта кардәш-ыру да аларны бик якын итә, ял көннәрендә дә, атна уртасында да килеп чыгалар, Гайшә апаларының бәлешләрен мактап-мактап ашый торган иделәр. Ә менә хәзер картлар егәрсезләнгәч, алар килми дә, шалтыратмый да. Шәйхетдин абзый саргаеп беткән блокноттан Нәзилнең телефонын табып, аңа шалтырата.
— Дунаев тыңлый,— ди трубкадан Нәзил эре генә.
— Бу мин әле, абыең.
— Ә, Шәйхетдин абыймы? Сәламәтлегең ничек, Гайшә апа авырмыймы?
— Бер көе, картларча. Ник килеп чыкмыйсың?
— Вакыт юк бит, абый, вакыт... Үзегез Гайшә апа белән парлашып килеп чыгыгыз.

Боларның буш сүз икәнлеген Шәйхетдин абзый аңлый. Яшьләре олыгайды, алар инде хәзер Гайшә апалары белән парлашып та, ялгыз-ялгыз да еракка бара алмыйлар. Нәзил моны үзе дә белә. Аның менә дигән үз машинасы бар. Абыйларының килүен ихлас күңелдән теләсә, машинасы белән килеп, әллә кайчан алып киткән булыр иде. Әмма Шәйхетдин абзый үпкә белдерми: үз балаң түгел, үпкәләргә ни хакың бар. Аның уйларын ишеткән кебек, Нәзил:
— Мин сезне барып та алган булыр идем, командировкага җыенам,— ди.

Абыйсы дәшми. Бу сүзләрне дә аның ишеткәне бар. Шалтыраткан саен Нәзил: «Камандировкага җыенам», ди.
— Хәерле юл,— ди Шәйхетдин абзый. Сүзен әйтеп бетерергә өлгерми, кыска гудоклар Нәзилнең трубканы аппаратка куйганын белдерәләр.

Күксел тамырлы зур кулын телефон аппаратына куеп, Шәйхетдин абзый озак кына уйга калып утыра. Элек дуслар белән телефоннан булсын, очрашканда булсын сөйләшеп сүз бетми торган иде. Хәзер аңа газета-журналлар белән радио калды. Яше бик нык олыгайса да, ул аларның бер генә санын да калдырмыйча укып бара. Ә менә укылганнар турында фикер алышырга кеше юк, кордаш юк. Кайчак ул урамда, яшьтәше булмаса да, танышрак кешене очратып, гәпләшеп алырга чамалый, әмма тегесе тиз генә:
— Шәйхетдин абзый, сәламәтлек ничек, әйбәтме?—дип сорый да, карт авызын ачып җавап биргәнче, китеп тә бара. Кинода гына ул яшьләр картларның авызына карап, аларның ни сөйләгәнен тын да алмыйча тыңлап торалар... Кинода гына шул...
Моннан унбиш-егерме еллар элек эш белән кая булса да барып кайту яки йөрергә чыгып керү күңелле бер эш иде, аның күңелен күтәреп җибәрә торган иде. Капкадан чыгуы була, таныш-белеш очрый башлый.
— Шәйхетдин абзый, исәнме! —ди берсе.

Бераз баргач икенчесе очрый, кул биреп күрешә, хәл-әхвәлен сораша. Кайтканда да таныш-белеш очрый. Аны күрүгә ерактан ук ачык чырай белән исәнләшәләр:
— Шәйхетдин абзый, исәнме, кәефләрең әйбәтме?..

Еллар уза торды, ә танышлар, искитмәле хәл, кими барды. Менә хәзер аңа сиксән дүртенче яшь, Казанда шушы квартирада яшәвенә утыз биш ел тула. Ә ул атналар буе урамда бер генә таныш кешесен дә очратмый. Әйтерсең аның барлык таныш-белешләре утырган поезд киткән, әйтерсең ул чит шәһәрдә япа-ялгыз торып калган. Дөрес, ишек алдында очраган кешеләрнең байтагы аның белән исәнләшеп китә. Ләкин Шәйхетдин абзый аларның күбесен танымый. Ул картая, ә тирә-юньдәге кешеләр яшәрә барган сыман. Кайчакта уңайсыз хәлдә дә калгалый. Күп еллар элек өченче каттагы квартирага ун-унике яшьлек улы белән бер хатын күчеп килгән иде. Еллар узды, хатынның бу Коля атлы улы үсте, өйләнде, балалары туды... Шушы арада Коля ишегалдына тагын бер бәби тотып чыккан.
— Котлыйм сине, Коля,— диде Шәйхетдин абзый. Улыңмы, кызыңмы туды?
— Мин карт бит инде,-— диде Коля көлемсерәп,— миңа илле тула инде. Бу минем оныгым, кызымның кызы...

Шәйхетдин абзый шак катты. «Картакйшы үзеңнән яшькә карап бел», диләр, дөрес икән. Синең алдында таякка атланып ат-ат уйнап йөргән малай да оныклар үстерә башлагач... Хәзер аңа Коля дип дәшү дә килешмидер инде. Бу ишегалдында яшәүчеләрдән Шәйхетдин абзый өченче квартирадагы Касыймны гына яхшы белә. Алар әлеге йортка бер вакыттарак күчеп килгәннәр иде. Күптән түгел Касыйм аны очратып, хәл-әхвәлен сорашты да, көрсенеп:

— Картаябыз бит, Шәйхетдин абзый,— дип куйды.
— Нәрсә картаю турында сафсата сатасын әле син, молокосос,— диде тегесе ачуланып. Касыйм абзый аптырады. Баштарак ул, әллә мине мыскыл итә инде бу, дигән сыманрак картка сөзеп-сөзеп карап алды. Тик бераздан гына исенә килеп көлеп җибәрде. Сиксән дүртенче яше белән баручыга җитмеш яшьлек Касыйм бәлки чыннан да молокосос булып күренәдер.

Көн әле ничек тә уза. Ашыйсы, эчәсе, аны-моны эшлисе, кибеткә чыгып керәсе бар. Газета-журналлар, радио зур юаныч. Иң авыры — төнне үткәрү. Утны сүндереп ятуы була, хатирәләр ябырылып киләләр дә, төнге караңгылыкта калган картны тимер кочакларына алалар. 1946 нчы елда икесе дә инде шактый олы яшьтә иделәр: берсенә кырык дүртенче, икенчесенә илле беренче яшь иде. Бәлки бу яшьтә бала табу хәвефле эштер, олы яшьтәге ата-анадан нинди бала тумас. Ләкин алар икесе дә бала җанлы иделәр, икесе дә балаларны өзелеп ярата иделәр. Аннан соң, үсеп җиткәч кенә сугыш кырында ятып калган газиз улларының кайгысын бераз басмасмы, дигән өмет тә бар иде аларда. Менә шул елны аларның кызлары, бәләкәй Сәлимнең сеңелесе Гөләндәм туды. Көтеп, теләп алынган балаларның мәшәкатьләре әлләни авыр тоелмый икән. Үскәннәре, ничектер, сизелмәгән дә кебек булды. Икесе дә әйбәт кенә укып мәктәпне, аннан соң институтны, аспирантураны тәмамладылар һәм, башлы-күзле булгач, туган йорттан чыгып та киттеләр.

Шәйхетдин абзыйларның өе тагын тынып калды. Ләкин ул озакка бармады. Кызлары Гөләндәм үзенең диссертация эшләренә башы-аягы белән кереп чумгач, әниләре белән сөйләште дә өч яшьлек улы Рөстәмне аларга китереп куйды. Инде тәмам олыгаеп, барлык кордашлары да бу дөньядан китеп баргач, балалар тавышы тынган өйдә бер үзләре утырып калган картларның тормышына бәләкәй Рөстәм көтмәгәндә зур шатлык китерде. Иртән чәйне эчеп алгач, бабасы Рөстәмне ашыкмыйча гына бакчага алып китә. Алар юлда сөйләшеп баралар. Кич җиткәч, бабасы аны бакчадан янә шулай ук ашыкмыйча гына, сөйләшә-сөйләшә өйгә алып кайта. Уйдә аларны әбиләре тәмле аш пешереп көтеп тора. Өчәүләшеп аш ашыйлар. Рөстәм бакчада булган хәлләр турында, Иннаваннаныц аларга нинди китап укуы, ике малайның сугышуы турында сөйли. Әби белән бабай Рөстәмне кызыксынып тыңлыйлар.

— Инна Ивановна яшьтер әле?— дип сорый әбисе.
— Юк, ул инде карт, аңа егерме биш яшь,—ди Рөстәм.

— Картайган икән шул,— ди әбисе көлеп. Рөстәм шат. Аның һәрвакыт эш белән мәшгуль булган әтисе белән әнисенең өзлексез сөйләп торган малайны тыңларга вакытлары да, түземнәре дә җитми, ә әби белән бабай Рөстәмне рәхәтләнеп тыңлыйлар.

Диссертациясен яклагач, Гөләндәм улын алып китте, ләкин элемтәләр өзелмәде: алар әледән-әле әбиләренә киләләр, кайчак Рөстәмнең әтисе әби белән бабайны таксида алып китә дә кичен янә китереп куя.

Тормыш әнә шулай күңелле генә бара иде.
Картларның тормышын җимергән фаҗигә моннан ике ел элек булды.
Июльнең чалт аяз көне иде. Рөстәмне ияртеп, әниләренә Гөләндәм килеп керде. Ул бала көтә, әле генә декрет ялына чыккан иде.
— Хәмит янына барып кайтырга булдым әле. Студентлар белән практикага киткәненә бер ай булды, сагындым үзен. Рөстәм дә бераз авыл Һавасын сулар, Казанда эссе, тузан, тын алырлык түгел.
Әнисенең коты чыкты:
— Зинһар, бу хәлеңдә йөрмә. Балаң тугач, бергәләшәп барып ял итәрсез,—диде.
— Әй, әни, бала тугач нинди йөрү ди ул. Ике-өч елсыз урыныңнан да кузгала алмыйсың. Барсаң, шул декрет ялында гына бара аласың инде. Әни, син борчылма, минем вакыт җитәрлек бит әле Кирәк була калса, Мамадышта менә дигән больница бар, анда менә дигән врачлар эшли.
— Юллар хәтәр бит, кызым, әллә ни булуы ихтимал.
— Син минем өчен бер дә борчылма,—диде Гөләндәм, әнисен кочып.

Гөләндәм белән Рөстәмне әбиләре ишегалдына озата чыктылар, Картларның күцеле, нидер сизенгән кебек, тыныч түгел иде.
— Кызым, әллә бармыйсынмы?— диде әнисе, борчулы күзләре белән Гөләндәмгә карап.

Их, барма, дип елап үтенгән булса.. Кем белгән бит... кем белгән...

Атна уртасы булгандыр, автобуста кеше күп түгел иде. Гөләндәм белән улы алдагы урынга утырдылар. Автобус ишеге ябылып җитмәгәнгә монда җиләсрәк, аннан бу урыннан, зур экрандагы кебек, юлның ике ягындагы очсыз-кырыйсыз иген кырлары да, ерактагы елга буенда җәйрәп яткан яшел тугайлар да, хәтта ерактагы уйсулыкларда утырган авыллар да күренә.

Шактый баргач, шофер шоссе кырыендагы кечерәк кибет янында машинасын туктатты да, тиз генә кабинасыннан төшеп, кибеткә кереп китте. Анда сатучы хатыннан башка өч-дүрт кеше бар иде. Шоферның монда беренче генә керүе түгел, күрәсең, ул бусагадан атлауга сулга борылды, һәм, киштәдә торган шешәгә күз төшергәч, бер сүз дә әйтмичә, сатучыга акчасын сузды. Сатучы да дәшми-тынмый гына прилавка астыннан алган шешәсен аңа сузды. Шешәне алуга шофер ат тешләре кебек эре сары тешләре белән шешә башындагы пластмасса капкачны ертып атты да, башын арткарак җибәреп, шешә авызыннан голт-голт эчә дә башлады. Кибеттәгеләр, бу күпме эчә алыр икән дигәндәй, аңа карап торалар. Аракының яртыдан артыграгын эчкәч, шофер шешәне чалбар кесәсенә тыкты, карлыккан тавыш белән «рәхмәт» дип кибеттән чыгып китте.

Күпмедер вакыт ул машинасын элекке көендә алып барды. Бераздан шофер үзендә көч-гайрәт артканын сиздеме, әллә инде бу юлда ГАИ инспекторлары очрау ихтималы чамалы дипме, тизлекне арттыра башлады. Менә спидометрның теле 70 кә, аннан 80 гә менде, ниһаять 90 ны узды, ә шофер тизлекне һаман арттыра. Алда, әле шактый еракта, йөк машинасы бара. Ул бик акрын, ә автобус бик кызу барганга аралар хәтәр тизлек белән якыная башлады. Менә сикәлтәле авыл юлларында күп йөреп, тәмам таушалган, шалтыр-шолгыр килеп баручы машинаның кузовы да, кабинасы да яхшы күренә. «Тизлекне киметергә кирәк» дип уйлап алды шофер. Әмма шул вакытта аның игътибары каршыга килүче күк төстәге җиңел машинага юнәлде. Милиция түгелме? Шофер аңа текәлеп ничә секунд карап баргандыр, шул минутта аның автобусы, ни өчендер кинәт туктап калган йөк машинасына зур көч белән барып бәрелде дә, туптан атылган ядрә тизлеге белән, сулга борылып тәгәрәп, юл буендагы канауга мәтәлеп төште. Җан көченә кычкырган хатын-кыз тавышы, өзгәләнеп елаган бала тавышы, ыңгырашкан тавышлар бөтен тирә-якны яңгыратты. Кешеләр җыелганчы, ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче шактый вакыт узды. Иң элек ишек төбендә үк яткан ике хатынны чыгарып үлән өстенә салдылар. Бу үлгән ике хатынның берсе Гөләндәм иде. Аның шар ачык коңгырт күзләре «Ни булды?» дигән кебек гаҗәпләнеп, зәңгәр күккә карап торалар. Гөләндәм янында Казанда дәваланып өенә кайтып баручы хатын ята. Аны өендә дүрт баласы көтә. Ул юл буе: «Балаларымның бәхете бар икән, операция уңышлы үтте» дип шатланып сөйләнеп килгән иде. Җиңел яраланганнарны (алар арасында автобус шоферы да бар иде) тиз генә якындагы больницага озаттылар. Иң авыр хәлдә канга баткан бәләкәй Рөстәм ята. Умыртка сөяге белән кулы сынган. Аның инде еларлык хәле дә калмаган. Зур саклык белән баланы больницага алып киттеләр. Ул бер тәүлеккә якын сулады, әмма врачлар күпме тырышсалар да, коткарып кала алмадылар.

Бу фаҗига турындагы хәбәрне ишеткәч, картларның икесе дә түшәккә егылды. Гайшә апаның инде күп еллардан бирле йөрәге авырта, юк кына нәрсәдән дә авыруы көчәеп китә иде. Бу хәбәр исә аны бөтенләй аяктан екты. Шәйхетдин абзый түшәктә озак ятмаса да тәмам телсез калды: көннәр буе сөйләшми, кулына газета алса, аны ник алганын онытып, озак кына бер ноктага карап утыра, укый башласа, сүз нәрсә турында барганын тиз гейә акламый. Телефон яки ишек звоногы шалтыраса, икесе дә сискәнеп китәләр: Гөләндәм шалтырата сыман, гадәттәгечә елмаеп, улы белән Гөләндәм килеп керер кебек. Йоклар-йокламас ятканда алар чыннан да килеп кергән төсле була, Гайшә апа кычкырып эндәшә һәм үз тавышыннан үзе куркып, «акылдан язам ахры» дип көрсенә. Борынгылар дөрес әйткән: бала үлгәч ананың йөрәгенә кырык шырпы кадала икән. Көннәр уза тора, шырпылар ана йөрәгеннән берәм-берәм чыгалар. Әмма кырыгынчы шырпы чыкмый, ул ананың йөрәгеңдә мәңгегә кала һәм ананың үзе белән гүргә керә, ди.

Хәсрәттән иң яхшы дәва — вакыт, диләр. Ике сугышта катнашкан, бик күп кордашларын, дусларын, туганнарын җирләгән Шәйхетдин абзый вакыт үтү белән йөрәк яраларының да, тән ярасы кебек, язылуын белә иде. Әмма кызлары, оныклары һәлак булганнан сон көннәр үтә торды, ә күңел тынычлыгы килмәде. Киресенчә, вакыт узган саен борчылу, эч пошу арта барды. Кызы белән оныгының һәлак булуында ул үзен дә гаепле сизә. Йөрәкне талый торган бу уй әледән-әле анын күңеленә килә, борчый, газаплый. Нинди гаебе бар соц Шәйхетдин абзыйның, нигә ул үзен гаепле саный? Бу сорауга ул җавап таба алмый. Бер төнне шулай, йоклар-йокламас» ятканда, йөрәгенә нәрсәдер кадалган кебек булды: күптән онытылган бер вакыйга кылт итеп исенә төште.

Моннан күп еллар элек булды бу. Ул вакытта әле Сәлим дә, Гөләндәм дә мәктәп яшендәге балалар иде. Шимбә көнме, әллә якшәмбе идеме, ул хәтлесен Шәйхетдин абзый хәтерләми. Алар көндезге ашны ашап утыралар иде. Шул вакытта ишек звоногы шалтырады. Гөләндәм тиз генә чыгып ишекне ачса, бусагада, камыш кебек чайкалып, күршеләре, өйдә чагында гел исерек булган шофер Ришат басып тора. «Шәйхетдин абзый кирәк иде», диде ул, телен чак әйләндереп.
Гөләндәм исерекләрне өнәми, ул күршесенә ачулы караш ташлады да, бер сүз дә әйтмичә, кереп китте.
— Әти, теге эчкече күрше сине чакыра,— диде.
Шәйхетдин абзый тиз генә чыгып китте. Ул әйләнеп кергәч, Гапәндәм:
— Әти, нишләп йөри ул синең яныңа? — диде.
— Эчкеченең аракыга акча сораудан башка нинди йомышы булсын,— диде Гайшә апа, ачуланып.
— Әти, нигә шул сәрхүшкә акча бирәсең, ул болай да аягында чак басып тора ич,— диде Гөләндәм, гаҗәпләнеп.
— Ничек инде ике-өч тәңкә акча сорап кергән күршеңә: «Син эчәсең, шуңа күрә мин сиңа акча бирмим», дип әйтергә? «Синен ни эшең бар, мин үземнең ял вакытымда эчәм», дисә?
— Дисә дияр инде, ә син бирмә,— диде Гайшә апа.
— Зинһар, юкны сөйләп утырмагыз әле. Ике-өч сум акча өчен күрше белән авыз тәмен җибәреп тормам инде. Нишләп мин исереккә вәгазь укып торыйм?
— Кызык кеше син, әти,—диде Гөләндәм,—һәркем синен кебек фикер йөртсә, дөньяда эчкечеләрнең мәңге бетәсе юк Я, иртәгә ул нинди баш белән машинасын йөртер? Авария буласын көт тә тор инде. Әгәр син биргән акчага эчеп, машинасы белән мине таптатып үтерсә, үкенерсең бит, әти,— диде Гөләндәм көлеп.
— Авызыңнан җил алсын, кызым, нинди юк сүз сөйләп торасың син,—диде Гайшә апа, ачуланып.
Миенең ерак бер почмагында онытылып яткан бу дәһшәтле исәтү сүзләре Шәйхетдин абзыйның йөрәген көйдереп алган ебек булды: «Әти, син биргән акчага эчеп, машинасы белән ине таптатып үтерсә...», «...син биргән акчага...» Өзелеп раткан кызының, алдан белгән кебек, күп еллар элек борылып әйткән сүзләре аның йөрәген бүген талый башлады, ларның өендә тавыш чыкса, бары бер генә нәрсәдән — ара-ы аркасында гына чыга иде. Гайшә апа эчкечеләрне, эчке әҗлесләрен, кунакка килгәч борыннары кызарганчы эчеп, илде-киттене сөйләп, акырып-бакырып җырлап утырган куакларны сөйми. Ул кар кебек ак ашъяулыклар җәеп, ма-ур савыт-саба куеп табын әзерләргә, кунакларны тәмле бә-ешләр, яхшы ширбәтләр белән сыйларга ярата, кунакның ,а үзен әдәпле тотуын тели. Шәйхетдин абзый исә:
— Ул бит мәчеткә килмәгән, авызын да ачмыйча утырыра, нинди кызыгы бар андый мәҗлесләрнең,— ди. Шәйхетдин бзыйның шактый сала торган Сөләйман атлы бер ерак кардәше бар иде. Исергәч шул Сөләйман, кайбер эчкечеләр кебек, өенә кайтып ятарга ашыкмый, киресенчә, эчкәч аның кешеләр белән очрашып, гапләшеп утырасы, үзен акыллы, өпле фикер йөртә белә торган кеше итеп танытасы килә. Ләйхетдин абзыйларга да ул шактый салгач кына килә иде Гайшә апа да, Гөләндәм дә бу исерекнең килгәнен, бигрәк тә гуҗаның аны ачык йөз белән каршы алып, сыйлавын яратмыйлар. Ул киткәч өйдә һәрвакыт тавыш чыга:
— Нигә шул исерекне йөртәсең?—ди Гайшә апа.
— Мин бит аны чакырып китермәдем, үзе килгән.
— Эчеп килгән кешене авыз ерып каршы алмыйлар. Син, энем, исерек, айныгач, килерсең, — дип борып җибәрергә иде.
— Соң, ул бит кардәш кеше, кардәшне ничек куып чыгарасың.
— Туган итсә, абыйсына эчеп килергә оялыр иде. Эчкече дус та түгел, туган да түгел, имгәк ул.

Менә бу сүзләрдән соң Шәйхетдин абзыйның ачуы килә. Хатынына, балаларына шактый кырыс булган кеше кардәш дигән сүздән тәмам бозауга әйләнә: аның өчен чыбык очы кардәш тә изге кеше. Эчкечеме ул, түгелме, акыллымы, тилеме, кардәш булгач барыбер: аны ачык йөз белән каршы алуны, ир кеше булса, аракы белән сыйлап җибәрүне ул лазим саный. Хәер, кардәшләрне генә сыйлый идеме ул? Аның өенә бары аракы эчәр өчен генә йөрүче «дуслары» күбрәк иде түгелме? Алар бит аның аракы белән Сыйлаячагын белгәнгә күрә генә киләләр иде.
Шундый очрашулардан соң бер көнне Гөләндәм әтисенә елардай булып ялынды:
— Әти, нигә йөртәсең син ул эчкечеләрне? Әнине кызган, аның йөрәге авыру бит. Син эшкә киткәч врач чакыртырга туры килде, йөрәгенә тагын приступ булды...
Шушы вакыйга исенә төшкәч, Шәйхетдин абзыйның тыны кысылгандай булды, ул урыныннан торып утырды. Бүлмәдә дөм караңгы. Йокысыз озак ятканга буыннары гына түгел, бөтен тәне сызлый, ләкин торып йөрергә ярамый, Гайшәнең уянуы ихтимал. Ул хәзер дару эчсә генә йоклый, дару капмаса күз дә йоммый, сәгатьләр буе түшәмгә карап ята. Шәйхетдин. абзый авырлык белән генә икенче ягына әйләнеп ятты, әмма күзенә йокы кермәде. Пенсиягә чыккач ул бер араны фәлсәфи мәсьәләләр белән кызыксына башлаган иде. Бу кызыксынуны аңарда «Табигатьтә сәбәплелек һәм зарурлык» дигән мәкалә уятты. Мәсьәләне бөтен тирәнлеге белән аңла-маса да, бер нәрсәгә төшенде кебек ул: без аңлаган мәгънәдә очраклы, бер нәрсәгә дә бәйләнмәгән хәлләр булмый икән. Бу очраклы хәлләр зарурлыкның чагылышы, бу зарурлыкның шушы очраклы хәлләрдә ачылуы икән. Бу Шәйхетдин абзый өчен һич көтелмәгән хакыйкать иде. Берәр бәхетсезлек килеп чыкса, без аны аяк астыннан чыккан бәла, дип үз-үзебезне юатырга тырышабыз. Хәлбуки бәхетсезлек аяк астыннан килеп чыкмый, ул безнең гамьсезлегебездән, кайдадыр ниндидер хата җибәрүебездән килеп чыга икән. Менә хәзер аның уйлары теләсә-теләмәсәдә дә гел бер нәрсә тирәсендә әйләнә — ул булып узган бәхетсезлекнең тирәндә яткан сәбәпләрен эзли.

Үзе аракыга хирыс түгел иде бит ул. Кунак-мазар килмәсә, ул аракы алмый иде. Ә инде кунакларны һәрвакыт аракы белән сыйлый иде. Нигә аракы белән, нигә? Моның сәбәбен ул элек бәлки белмәгәндер, белсә дә бәлки үзалдында гаебен танырга теләмәгәндер.

Зур галимнәр, атаклы язучылар, батыр очучылар, алдынгы эшче-колхозчылар турында газета-журналларда әледән-әле мәкалә, очерклар басылып тора. Аларны укыгач, Шәйхетдин абыйның да мактау сүзләрен ишетәсе килә. Ләкин мәгариф министрлыгында еллар буе кырмыскалар кебек арлы-бирле эшләп йөрүче гади хезмәткәрләрнең эше кайсы журналистны илһамландырганы бар? Дөрес, ара-тирә отчет докладларында тырышып эшләгән хезмәткәрләрнең озын исемлегендә анын фамилиясе дә телгә алына. Җыелышта ишеткәне ишетә аның фамилиясен, ишетмәгәне юк.

Табындашлар исә кешенең дәрәҗәсен күтәрә беләләр, күкләргә күтәреп мактый беләләр.

— Безнең Шәйхетдин абый маладис кеше, туган җанлы кеше, ул туганнары өчен җанын фида кылырга да риза. Без абый белән горурланабыз. Мин аның сау-сәламәт яшәп, озын гомерле булуын, эшендә зур уңышлар телим,— ди Сөләймән, абыйсы сузган чәркәне алып.
— Шәйхетдин абый заманыбызның герое ул. Аның сугыштагы батырлыкларын яза китсәң, кәгазь җитмәс, — ди Дәүләтша. Заманыбызның герое сугышка киткәндә Дәүләтшага күп булса унике-унөч яшь булгандыр. Шәйхетдин абыйсының кайсы фронтта, нинди частьларда хезмәт иткәнен белми дә, кызыксынганы да юк, әмма кунакка килгән саен табында бу сүзләрне кабатлый.
— Шәйхетдин абый барыбызга да үрнәк булырлык кеше. Аның тирән акылы, киң белеме, эрудициясе барыбызны да сокландыра. Шәйхетдин абый зур талант ул, Мәскәүләрдә министр булып эшләрлек кеше ул, — ди Зәкәрия, сигезенчеме, тугызынчымы чәркәне бушатып.

Өч-дүрт көннең берендә бурычка акча сорап керә торган күршесе шофер Ришат та аны әледән-әле мактый:
— Шәп күрше син, Шәйхетдин абый, кешенең хәленә керә белә торган, киң күңелле кеше.

Кешегә ышанучан Шәйхетдин ага бу сүзләрне чын күңелдән әйтелгән дип уйлый, аларның аракы эчерткән һәркемгә әйтелүен дә, исерекне кем күп эчертсә, аның өчен шул даһи икәнен дә белми.

Моннан күп еллар элек очраклы табындашлар белән үткәрелгән мәҗлесләр бүген аңарда үкенү хисләре генә уята. Нигә кирәк булды әле аңа аларның мактау сүзләре, нигә? Күңелдә нинди эз калдырды, нинди рухи азык бирде ул кичәләр, ул очрашулар?

Бүген андый мәҗлесләрнең инде модага ук кереп киткәнен белсә, бәлки ул үзен алай ук битәрләмәс тә иде. Андый мәҗлесләр хәзер элекке кебек очраклы оешмый, аларны бик оста оештыручылары бар. Бер көнне, мәсәлән, өйдә телефон шалтырый: «Фәлән көнне, фәлән сәгатькә безгә рәхим итегез», ди ханым. «Берәр юбилеймы әллә» дип сорыйсың. «Юк, әллә ни зур юбилейлар юк», ди ханым. Димәк, «бәләкәй генә» юбилей. Чыннан да, туган көнен котлап, юбилярның хәзергә кадәр беркемгә билгеле булмаган уңыш-җиңешләрен мактап, беренче тостны хуҗаларның якын кешеләреннән берәрсе күтәрә. Тикшереп карасаң, туган көне генә түгел, ае да, хәтта елы да туры килми юбилярның, әмма табын янында андый нәрсәләрне фаш итеп утыру әдәпсезлек булыр иде. Беренче тост әйтелүгә кунаклар берәм-берәм торып хуҗаны мактарга керешәләр. Син үзеңә чират җиткәч әйтелергә тиешле котлау сүзләрен ашыгып уйлый башлыйсың. Нәрсә әйтергә, нәрсә дип мактарга? Әйбәт эшләве турында әйтер идең, син генә түгел, табында утырган кешеләрнең берсе дә аның кайчан һәм кайда эшләгәнен белми, чөнки кырып-себереп җыйганда да аның хезмәт стажы ун-унбиш елга да тулмый. Әйбәт гаилә коргансыз дип мактар идең, хуҗалар арасында күптән инде ни җенси, ни рухи якынлык булмавын, аларның һәр икесенең үз тормышлары, үз Ләйла вә Мәҗнүннәре булганын кунакларның күбесе белә. Әйбәт балалар үстергәнсез дияр идең, хуҗаларның төрле якка сибелгән балалары, «шаянлыклары»н искә алмаганда, җәмгыятьне әлегә берни белән дә кинәндергәннәре юк. Сөйләмәс идең, месткомның отчет-сайлау җыелышындагы председатель күзләре кебек, хуҗаларның таләпчән күзләре сиңа төбәлгән: ашадың-зчтең бит... Менә шунда инде табындашларыңның күзләре белән очрашмас өчен читкәрәк карап, син дә хуҗаларны мактыйсың. Мондый мини-җыелышларның тәмам остарып җиткән ораторлары да бар хәзер. Алар аягүрә басып, хуҗаны гына түгел, табында утырган барлык кунакларны мактап чыгалар. Димәк, алда яңадан яңа мәҗлесләр, яңадан яңа кичәләр булачак.

Шәйхетдин абзыйның гаиләсендә ике хатын эчкечелеккә каршы үзләре белгәнчә, кулларыннан килгәнчә еллар буе көрәштеләр. Ләкин икесе дә җиңелде: кызы һәлак булды, хатынының да көннәре санаулы.

Эчеп, авария ясап, аның кызы белән бердәнбер оныгын үтергән шофер, аның элеккеге күршесе Ришат булып чыкгы. Шәйхетдин абзый моны судта гына белде.
Ялгызлыкның нинди фаҗига икәнен ул хәзер генә аңлый башлады. Алар Гайшә белән ялгыз булмаганнар икән: балалар, оныклар исән чакта без үлмибез, без яшибез икән, алар безнең киләчәгебез, безнең тормышыбызны дәвам иттерүчеләр икән.

Бик кыйбатка төшмәдеме аны мактап күтәрелгән чәркәләр?!

Р. ӘХМӘТҖАНОВ рәсеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    кахар суккан аракы

    • аватар Без имени

      0

      0

      кешегэ озын гомер бэхет шатлык телэп аракы эчеп куй инде такой парадокс

      Хәзер укыйлар