Кышкы каникул җиткәч, тәвәккәлләп, ерак сәяхәткә — Таиландка юл тоттык. Яңа елны көньяк-көнчыгыш Азиянең койрыгы сыман һинд океаны эченнән экваторга таба сузылган ярымутрауда — көнозын баш очында балкып торган кояш нурлары астында иркәләнеп, җылы диңгез суында туйганчы йөзеп каршыларга дигән хыялыбыз, ниһаять, тормышка ашты.