Язмыш
Мадам Анетт...
Урман эчендә Изге Женева дип исемләнгән шәһәрчек бар икән дөньяда. Банклары белән дан тоткан Швейцариядәге мәшһүр Женева түгел. Франциядә, Париждан егерме чакрымнар чамасы көньякта бакча һәм гөлләргә күмелеп утырган шәһәрчек ул. Миңа анда бер мәртәбә булырга туры килгән иде инде. Өч-дүрт еллар чамасы элек, ул чактагы Россия парламенты вәкилләре буларак, урыс патшасының чыбык очларын, министрларын, генералларын күрергә килгән идек.
Шәһәр читендәге яшел аланда иске замок-сарайларны хәтерләткән ике катлы бина бар. Затлы нәсел-нәсәпле ялгыз калган рус эмигрантлары картайган көннәрен шунда кичерәләр икән. Безнеңчә әйтсәк, картлар йорты инде. Әмма монда әйләнә-тирә җәннәт бакчасын хәтерләтә — чәчәкләр, гөлләр... Агачларында кошлар сайрый. Идәннәре ап-ак мәрмәр, диварлары сары имән, бәллүр шәмдәлләре алтын яңаклы. Торган җирләре дә өч-дүрт кешегә бер бүлмә түгел, һәр кешегә өч-дүрт бүлмәле икән.
Картлык кайда да картлык инде. Күкрәгенә Георгий тәресе таккан ирләрнең дә муен-маңгайларын иртәме-соңмы барыбер тоташ җыерчык баса икән. Әмма танышканда, бигрәк тә “генерал” яисә “князь” кебегрәк титулларын санаганда, салынып төшкән муеннары горурлыктан кинәт тураеп-тураеп китә.
Безнең белән дә таныштырдылар. Берочтан минем татар язучысы булуымны искәртеп уздылар. Граф һәм графинялар өчен нәрсә инде ул, “кара, бу татарларда да язучылар бар микәнни?” дип уйлаганнардыр бәлки.
Депутат юлдашларым затлы гаилә вәкилләрен табып, аерым-аерым сораштыра, кызыксына башладылар. Ә миңа ни, ялгыз каз күк тик йөрим үзалдыма. Алтын-көмештән ясалган истәлекле әйберләрен тотып-тотып карыйм.
Ул да түгел, пинжәк чабуыма кагылды берәү. Борылсам, ни күрим, ике тәгәрмәчле кәнәфи-коляскада карт бер әби утыра. Сиксән-туксаннар тирәсендә булыр. Кызыксыну тулы карашы миңа төбәлгән.
— Бер татар бар, диделәр. Сез түгелме ул?
— Мин... — дидем тартынып. Башкача ни әйтим, телсез калдым.
Култыксалары зиннәтле ташлар белән бизәлгән кәнәфи-креслодан очып чыгардай булып талпынды ул шунда. Күрешергә ниятләве идеме, уң кулын суза төште, күзләрендә шәфәкъ нуры балкып алгандай булды. Иреннәре калтырана, бер ачыла, бер йомыла. Нидер әйтергә тели иде бугай ул, әмма тотлыгып калдымы, дулкынлануданмы, аерым авазлар ишетелсә дә, авызын тутырып һичбер сүз әйтә алмады.
Тик торабыз карашып. Карчык талпына, газаплана — нидер әйтергә, нәрсәләрдер аңлатырга тели. Барып чыкмый, файдасыз... Ә мин аның ни өчен үзем белән кызыксынуын һич аңлый алмыйм. Ни
әйтергә теләде икән ул, нигә шул кадәр дулкынлана, бәргәләнә? Ни өчен башка берәүгә түгел, нәкъ менә миңа сүз катырга кирәк тапкан?
Бер-беребезгә озак, шактый озак карашып тордык. Аңлаша гына алмадык. Телле, өнле булсам да, мин ни кылыйм соң?.. Сорауларыма җавап булмагач, дәшеп, сүз ала алмагач, мин ни эшлим? Нинди чарам бар...
Аерылыштык. Хушлашып китеп барганда мин карчыкның кайчандыр зәңгәр булып та, инде тәмам уңган күзләренә карап тордым. Сак кына аның тоташ кан тамырларыннан гыйбарәт йомшак кулына кагылып уздым. Шулай да безне картлар йортының капка төбенә кадәр озата чыккан француздан сорамый булдыра алмадым.
— Кәнәфи-креслода утырган ханым кем иде ул?
— Графиня Шереметева, — диде француз. Һәр сүз һәм һәр иҗеккә мәртәбәле бер басым ясап.
Менә ничек, дип хәйран калдым үзалдыма. Димәк, Шереметева. Графиня Шереметева белән янәшә басып торганмын ләбаса.
— Ә ул үзен татар дип саныймы әллә? — дип әйтеп ташламыйммы шунда.
Ни хакында соравымны француз аңламады. Сүзгә сүз барлап чыктым җөмләмне. Акцентым булса да, сорау дөрес куелган иде. Баксаң, ул дөньяда татар дигән милләт барлыгын белми икән. Итагатьлек күрсәтеп җавап бирде.
— Россия империясен ныгытуга зур өлеш керткән рус графлары Шереметевлар гаиләсеннән, — диде.
Шулаен шулайдыр ул. Әмма мин графиняның яныма килгәч тә үз авызыннан ишеткән сүзләрен дә онытмадым бит әле. Башка берәү янына түгел, минем янга килде ул. Татар булуымны ачыклаудан башлады сүзен. Димәк, шул хакта, шул нигездә сөйләшергә, аңлашырга теләгән иде ул минем белән. Дулкынлану һәм картлык кына ирек бирмәде.
* * *
Графиня Шереметева белән ул чактагы очрашуыбыз хакында, дөресен әйтергә кирәк, мин инде оныткан идем. Урман эчендә Изге Женевага бу юлы үзем генә килдем. Максатым — Рудольф Нуриевның каберен зиярәт кылу, баш очына чәчәк салу иде.
Кичке алты якынлашып килә. Машинаны капка төбендә калдырып, берьялгызым рус эмигрантлары каберлегенә уздым. Кисәтеп калдылар, каберлек җидедә ябыла икән. Димәк, бер сәгать вакытым бар. Үзәк аллея буйлап түргә таба атлап киттем. Шул рәвешле туп-туры баргач, сул тарафта Нуриев кабере булыр, дип алдан ук өйрәтеп җибәргәннәр иде үземне.
Ашыксаң да кабаланып булмый, олыгаеп, сабырланып каласың бит ул зиратка килеп кергәч. Ирексездән як-ягыма тезелеп калган кабер ташларын, фоторәсемнәрне күзәтеп, барлап барам. Акгвардияче Дроздов һәм дроздовчылар каберлеге җәлеп итте игътибарымны. Егермегә якын офицер янәшә күмелгән... Язучы Иван Бунин тәресе каршында да тукталып, баш ими уза алмадым. Яратып укыган, укып туймаган остазларымның берсе әнә кайда мәңгелек йорт тапкан икән. Ә инде графиня Шереметеваның фоторәсеменә килеп төртелгәч, тетрәнеп, калтыранып куйдым. Таныдым. Әлбәттә, таныдым. Кабер ташындагы фоторәсемнән күзләрен тутырып карап утыра. Әллә ул да мине таныды инде. Карашларыбыз кисешеп торды кебек бермәл. Теге вакытта әйтергә теләп тә әйтә алмаган сүзләрен хәтергә төшерергә теләгәндәй уйга калып утыра иде кебек ул.
Бу юлы да нәкъ әүвәлгечә килеп чыкты. Графиня күзләрен тутырып карап калды, ә мин каерылып карый-карый китәргә мәҗбүр булдым. Юлым дәвам иттем.
Каберлек эченнән, кара һәм соры таш, эреле-ваклы тәреләр арасыннан атлап килә идем. Кинәт чәчәкле якты аланга килеп чыккандай хис иттем үземне. Чү, ни бу?.. Туктап калдым.
Шомырт сыман чем кара мәрмәр таш читенә тыйнак кына кысага утыртылган фоторәсем сөяп куелган. Анда җанына ирек даулап, кош сыман югарыга, каядыр еракка омтылган биюче рәсеме. Ул очышта... Фани дөнья турында уенда да юк. Янына килеп чыккан якташында ник бер гаме булса икән. Күңелгә келт итеп Тукайның “Очты дөнья читлегеннән, тарсынып күңелем кошы...” дигән сүзләре килеп төште. Әлеге кабер өстенә шундый сүзләр уелган булса, никадәрле урынлы һәм тәэсирле булыр иде дә бит. Ә монда урыс һәм француз телләрендә “Рудольф Нуриев. 1938—1993” дигән мәгълүмат уелган.
Чәчәкле якты алан, дидем. Бер дә юкка гына түгел. Кабер ташы өстенә кызыл, яшел, зәңгәр, алтын сары һәм ак төсләрдән тукылган зур бер келәм ябылган. Аның ап-ак чуклары җиргә кадәр салынып төшкән. Рудольфка җылы булсын өчен кемдер махсус алып килгәндер дә кадерләп, пөхтәләп аны шунда ябып киткәндер кебек иде.
Чынмы бу, түгелме дип, ипле генә атлап кабер читенә якынлаштым. Дөньяның күпме илләрендә булып, нинди генә каберлекләрдә булырга туры килмәгәндер үземә, әмма һичкайда мондый хәлгә тап булганым юк. Җил бар, яңгыр бар бит. Келәм керләнә, төссезләнә калса, аны ни эшләтерләр икән? Гомумән, кабер ташы өстенә келәм бөркәп кую хакында минем һичкемнән ишеткәнем юк иде.
Сак кына иелә төшеп, кабер өстендәге затлы келәмгә кулым суздым. Йомшак, җылы келәмгә дип сузылган кулым салкын ташка килеп тиде. Баксаң, ул келәм вак-вак кына зиннәтле ташлардан мозаика итеп чиккәндәй эшләнгән икән. Сискәнеп киттем. Кире сикереп үк тордым. Чак кычкырып аваз салмадым хәтта. Шул кадәр көтелмәгән булды ки, ничек тыелып калганлыгыма үзем булып үзем әле дә хәйран калам.
Кабернең аргы тарафыннан һич уйламаган-көтмәгәндә, гүя җир астыннан пәйда булган кебек, бер ханым калкынып куймасынмы шунда.
Бер адым артка чигеп куйдым. Үз күзләремә үзем ышанмый басып торам. Төштә түгел, өнемдә ич. Шәүлә яисә өрәк дияр идең, түгел. Зәңгәр күзләре бераз тоныклана төшкән төшүен, әмма сылу буйлы, коңгырт-сары чәчле гади бер җир кешесе. Хатын-кыз.
Бу очрашу аның өчен дә көтмәгәндә булдымы, әллә ул да курка, сискәнә калдымы, ханым шулай ук торып баскан иде. Гүя икебез дә телсез, тик карашып торабыз бер-беребезгә. Бераз кичегә төшеп булса да дәшәргә мәҗбүр булдым.
— Сез кем буласыз? — дидем французча.
Ул дәшмәде. Әйтерсең, телсез-өнсез иде ул. Гүя мин юк аның өчен. Ишетмәде һәм ишетергә дә теләми.
Соравымны урысча кабатларга мәҗбүр булдым. Җавап шул ук — битараф тынлык. Битараф күзләр. Битараф караш.
Тукта әле, мин әйтәм, татарча дә эндәшеп карыйм булмаса. Бәлки ул Рудольфның бер-бер карендәш-ыруы булып чыга торгандыр.
— Сез кем буласыз, ханым? Җаныгыз булса, зинһар өчен, дәшегез, җавап бирегез бер сүз. Юкса, бераз шомландыра ук башладыгыз дип әйтимме...
Ышансагыз — ышаныгыз, ышанмасагыз — юк, ханымның ни гомер хәрәкәтсез торган күз керфекләре челт-мелт йомылып җанланып алды шунда. Димәк, ул кеше икән, өрәк түгел! Ирен читләре, елмайгандай, бераз хәрәкәткә килеп алды... Көттерә төшеп булса да дәште ул. Французча дәшсә дә һәр сүзен аерым ачык аңладым һәм хәтердә калдырдым.
— Сез Рудольфның якташымы?.. Аның туган телендә сөйләшәсез түгелме? — дип сорады ханым.
— Әйе, мин аның туган ягыннан, Казаннан килдем, — дидем.
Ханым тагын да җанлана төште, төнбоек чәчәгедәй ачыла бара иде ул. Үзенең кызыксынуын белдерде һәм берочтан мине дә төзәтеп куйды:
— Рудольф үзенең татар булуын һичкайчан яшермәде. Ләкин туган ягы дип ул Казанны түгел, Уфаны искә төшерә торган иде.
Килешми булдыра алмадым. Туры сүзгә җавап юк бит ул, хак сөйли иде ханым, һәм ул үзе башлап сораштырырга ук кереште.
— Рудольф белән күрешкәнегез бар идеме? Аны Сез яхшы белә идегезме?
- Ишетеп яхшы белә идем, әмма күрешеп яисә аралашып түгел. Казанда, опера театры каршысында очраклы рәвештә бер күреп калган идем. Шул... Башкача күрешергә насыйп булмады.
Алай икән диеп, Рудольфны якыннан белмәвемә беркадәр кәефе кырылып, баш какты ханым. Рудольф Нуриевның Казанда булган елын, аен һәм көннәрен искәртте.
— Ул аның якташлары, туганнары белән хушлашырга кайтуы булды, — диде, бераз үзалдына уйланып торганнан соң. — Гомере күп калмаганын ул белә иде инде... Әмма һичкемгә сиздермәде. Элгәре елларда да сагына иде ул туган якларын... һәм туганнарын. Күрешеп, аралашып яши алмавын бик авыр кичерә торган иде... Казанга һәм Уфага кайтып чыгышлар ясыйсы килә иде аның. Нишлисең бит, советлар илендә аны гафу итәргә, танырга теләмәделәр.
Кабер артыннан пәйда булса да, әлеге ханымның ниндидер шәүлә яисә каберлектә генә очрый торган өрәк түгеллегенә тәмам ышанган кебек идем инде. Ә барыбер аның кем булуы, монда ничек килеп чыгуы хакында берни белмим бит әле. Табигый ки, кызыксынуымның чиге-чамасы юк, сораштырасым килә. Ә каберлек әңгәмә өчен иң кулай урын түгел икән. Өстәвенә, кабер ташының аргы тарафында торган ханым, беркадәр кызыксыну белдерсә дә,барыбер теләр-теләмәсрәк сөйләшкән кебек тоелды. Сорауларым белән теңкәсенә тигәнмендер бәлки.
— Шулай да әйтегез инде, мадам, Сез кем буласыз?
— Гади бер хатын-кыз...
— Ә шулай да?..
— Гомерем буе Рудольфның бөек таланты каршында баш иеп яшәдем. Минем кебекләр бик күп, меңәрләгән, миллионлаган иде.
— Сез французмы ?
— Юк, мин Германиядән.
— Германиядәнме? — дип, гаҗәпсенүемне белдердем.
— Франкфурт шәһәреннән.
— Миңа да булырга туры килгән иде Франкфуртта. Матур шәһәр, — дидем. — Ә мин Сезне француз дип уйлаган идем. Французча да яхшы беләсез икән.
— Озак еллар буена Франциядә эшләдем.
— Ә хәзер?
— Парижда яшим.
Сүз иярә сүз чыгып, шул рәвешле тәмам аңлаша ук башлаганбыз. Үземне әллә кайчан кызыксындырып, бимазалап торган сорауга да чират җиткән иде булса кирәк, һәрхәлдә миңа шулай тоелды.
— Сез Рудольф Нуриевны яхшы белә идегезме?
Ханым, беркадәр тартына төшеп, мәгънәле генә башын кагып куйды.
— Әйе.
Шул тартынудан аның бит очларына алсулык йөгерде кебек хәтта. Зәңгәр күзләренә җан керде, алар балкып куйды... Кара инде, ни гомер янәшә торып уема килмәгән — бу ханым үзе дә биюче булган ләбаса. Озын төз аяклар, сылу гәүдә, нәзек озын муен. Коеп куйган балерина түгелме соң?! Яше иллеләргә якынлашып килә торгандыр бәлки, әмма аның кайчандыр биюче булуына һич шигем калмады. Уемдагы телемә сорау булып килде.
— Сез дә биюче идегезме, мадам?
— Юк, мин болай гына, — дип тыйнаклык күрсәтте ул. — Рудольф чын биюче иде. Бөек биюче.
— Ә Сез?.. Сез дә Рудольф белән бергә биедегезме?
— Мин Рудольф белән бер театрда эшләдем. Бергә гастрольләрдә булдык. Озак еллар бергә эшләдек. Әмма мин үземне Рудольф белән янәшә куеп, биюче идем, дип әйтә алмыйм.
Мадамның авызыннан: “Мин дә балерина идем. Нуриев белән озак еллар бергә биедем”, — дигән җавап ала алмадым. Ә чынлыкта нәкъ шулай булган икән югыйсә.
“Рудольф Сезне ярата идеме? Рудольф белән ничә еллар аралашып яшәдегез? Сез дә аны ярата идегезме? — кебек сораулар тел очымда эленеп торды. Сорыйсым килде. Әмма мадамның үз-үзен тотышы, тыйнаклыгы шундый булгандыр, күрәсең, ул сорауларны күпме омтылып та бирә алмадым мин аңарга. Хәер, үземчә ачыкладым да булса кирәк.
Нуриевның баш очына куелган тере чәчәк бәйләмнәре, гөлләргә ишарәләп сорап куйдым:
— Боларны кем китерә, кем хәстәрләп тора шулай?
— Мин, — диде ул, башын күтәрергә кыймый гына. - Рудига мин көн дә чәчәкләр китерәм.
Әйе, “Руди” дип искә алды ул аны беренче мәртәбә. Болай эндәшкәндә аның күңелендә Нуриевка эчкерсез хөрмәт, тирән мәхәббәт тулып, ташып торганлыгы аерым ачык төсмерләнде.
— Ә ул үзе дә Сезгә хөрмәт белән карый идеме? — дип сорап куйдым, ниһаять.
— Рудины сәхнәдә булсын, өендә булсын, урамда булсын һәрчак кочак-кочак чәчәк бәйләмнәренә күмделәр. Кая гына барып чыкса да, аны таныйлар иде. Таланты алдында баш иючеләр сәгатьләр буе чәчәк тотып урам чатларында, театр ишеге төбендә аны каравыллап торалар, яхшы мәгънәсендә эзәрлеклиләр иде. Дөньяның һәр шәһәрендә, һәр почмагындабу шулай иде... Һәм шул чәчәкләрнең бик күбесен ул миңа да бүләк итеп килде.
— Менә ничек? Димәк, Сез гади сәхнәдәш кенә булмагансыз минем якташым өчен. Чәчәкне аны кемгә бүләк итеп булмый, ә бары яраткан генә бүләк итәләр...
— Инде менә һәркөн мин аның үзенә чәчәкләр китерәм хәзер, — диде ул моңсу гына.
Аның күзләре Рудольфның баш очына куелган чәчәкләргә, гөлләргә текәлде. Нидер хәтерләде булса кирәк, уйга бирелеп торды бермәл. Мин дә шул караш артыннан иярдем.
— Рәхмәт Сезгә, — дидем. — Искиткеч матур чәчәкләр, тыйнак гөлләр. Берсе әнә безнең татар өйләренә бик тә хас гөл. Бәлки, Рудольфның әнисе дә ул гөлне тәрәзә төбендә үстерә торган булгандыр. Яран гөле.
— Ә ул үзе дә ярата торган иде ул гөлне. “Яран” дидегезме, ә ул дөньяның һәр төбәгендә бар. Аны нәкъ шулай, “Әниләр гөле” дип тә йөртәләр.
— Миңа калса, монда һәр нәрсә безнең туган якларны хәтерләтә кебек. Яран гөле генә түгел. Менә бу аның өстенә ябылган келәм дә бик тә җанга якын төсләрдән тукылган кебек. Чын үзебезчә, татарча дип әйтимме...
— Бу бит төрекмән келәме, дип төзәтте ул мине. — Сезгә мәгълүм микән, Руди бит келәмнәр коллекциясе җыя иде. Дөньяның кайсы гына илендә тукылган келәм юк иде икән аның өендә. Кайда гына булмасын, гастрольләрдән ул келәм алып кайта иде. Берсеннән икенчесе затлырак. Ә инде шәрык келәмнәре аны һушыннан яздыра торган иде. Фарсы келәмнәре... Һиндстан келәмнәре...
— Ә ни өчен кабере өстендә төрекмән келәме? — дип бүлдердем үзен.
— Ул аның иң кыйммәтле, кадерле келәмнәреннән иде. Татарларның үз келәме булмаганга офтана иде ул.
— Булуын булган ул келәм туку бездә дә. Тик онытылган... Бездә бик күп нәрсә онытылган.
— Төрекмән келәмен кабер ташы өстенә мозаика белән чигеп ясау Рудиның үз васыяте иде. Аны мәшһүр итальян рәссамы башкарып чыкты.
Ипле генә сөйләшеп торган җиреннән кинәт кабаланып куйды мадам һәм кулындагы сәгатенә күз төшереп алды. Җиде тулып килә икән. Димәк, зиратның капкасы ябылырга санаулы гына минутлар калып бара. Бу хакта мин дә кисәтелгән идем бит. Ханымның хәрәкәтләреннән мин аның кабалануын, кабер янында бер генә минутка булса да ялгыз калырга теләвен сиземләдем.
— Гафу итегез, — дидем. — Мин башкача Сезне тоткарламам. Исемегезне әйтә алмассызмы?
— Сезгә нигә, — диде ул. — Мин билгеле кеше түгел, кирәкмәс.
— Алай дисәгез дә бит. Сез, күреп торам, Рудольф Нуриевны якыннан белгән кешеләрнең берсе. Исемегезне генә белеп тору да зыян итмәс иде.
— Кирәге чыкмас, — дип кабатлады ул. Артык сүз куертасы килми иде бу хакта.
— Мөмкин булса, әйтегез шулай да. Мин гади бер татар язучысы, үземнең якташларыма Сезнең хакта сөйлисем килә. Хөрмәт белән...
— Кирәкмәс.
— Шулай да, үзем генә булса да хәтерләп калырга телим Сезнең исемне...
— Анетт фон Тумен булам, — диде ул.
Ә мин әрсезләнүемне дәвам итәм:
— Адресыгызны да әйтә алмассызмы ?
— Аның Сезгә кирәге булмаячак, — диде ул кистереп.
— Рудольф Нуриев хакында белергә теләүчеләр, язарга теләүчеләр аз түгел хәзер. Бәлки андый уй миндә дә туарга мөмкин бер заман.
— Руди турында язучылар... — дип, уйга калып торды ул бераз. — Алар һәммәсе ялган сөйли, гайбәт сөйли. Ышанмагыз аларга, зинһар, ышанмагыз, — дип, тынгысызланырга кереште ул. Хәтта калтырана ук башлады түгелме икән әле. Күреп торам, сенсация ясарга теләүчеләр җелегенә үткәннәр аның.
— Ә Сезне табарга кирәк булса?..
— Мине табу бик җиңел, — диде ул, моңсу гына караш ташлап. — Мин һәр көн Руди янында утырам. Шушында. Кабере янында.
Колагым ишеткәнгә ышанмый кабатлап сорадым:
— Ничек? һәр көн дисезме?
— Әйе. Һәр көн. Зиратның капкасы ачылгач та киләм. Ябылганда гына китәм.
Иртәдән кичкә кадәреме? — дип гаҗәпсендем. Гаҗәпсенмәслекме соң? Үз акылында булган шундый сылу, мөлаем ханымның һәркөн иртәдән кичкә кадәр зиратта утыруына кем ышаныр?
— Ә ничек уздырасыз монда гомерегезне? Кабер янында...
— Руди янында, — дип төзәтте ул. Мин аны кочаклап утырам.
— Салкын кабер ташынмы?
— Кемгә салкын. Ә кемгә җылы, диде ул, мине шелтәләгән сыман. — Минем өчен моннан да җылы урын юк хәзер дөньяда. Мин аңарга сыенып утырам, җылысын тоеп.
Җиде тулганны белгертеп, чиркәүдә чаң сугарга керештеләр. Мадам кабер өстендәге таш келәмгә яңагын куеп, сыенып торды бераз. Аннан келәм-ташны иплегенә үпте... һәм кабаланып торып басты. Ипле генә хәрәкәтләр белән киемнәрен төзәтеп куйды, ашыгырга кирәклекне искәртеп чыгу юлына юнәлде.
— Соңга калганны, кичеккәнне яратмыйлар монда, — диде, мине дә үз артыннан ашыктырып.
Аның җил-җил атлап китеп баруын күрсәгез иде сез — лекциягә соңга калмыйм, дип ашыгучы студент кыз диярсең. Артыннан калышмыйм, дип атлый торгач, сулышка калканлыкны сизми калдым.
Капка артында ук мәйданчыкта нибарысы ике машина калган. Берсе мин утырып килгән машина, икенчесе — аныкы. Килгән шәптән, заман яшьләредәй көязлек белән кнопкага басып, “Пежо”сының ишеген ачты ул. һәм кереп тә утырды. Машинасын кабызды. Аккош канат җилпегәндәй хәрәкәт ясап үземә кул изәде.
Хушлашуы, китеп баруы түгелме соң?.. Татарның акылы төштән соң дигәндәй, әле тел очымда торган сорауларга да җавап алып бетермәгән идем бит.
— Мадам... Мадам, гафу итегез, бер генә минутка ашыкмый торыгыз. Минем Сезгә сорауларым бар иде бит әле.
Машинасын җылыту белән мәшгуль иде. Ишетмәде кебек үземне. Якынгарак килеп, тавышымны күтәрә төшеп, дәштем.
— Адрес яисә телефоныгызны калдырмассызмы, мадам?..
— Ә нигә, — диде ул, сөйкемле сөяге булган хатын-кызларга гына хас көязлек белән. — Сез мине ничек табарга икәнлекне беләсез. Очрашканга кадәр.
һәм акселираторга басты ул. Машина кинәт кузгалып китте. Тәгәрмәчләренең ачы чыелдаган авазлары гына эленеп калды колак төбендә.
— И-их, мадам Анетт... дип көрсенергә генә калды.
Иртәгәсен иртүк, бәлки, көткәндер ул мине. Ә без Париждан Мәскәүгә очучы самолетта идек инде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк