Язмадан күренгәнчә, кыз егете белән икесе арасындагы яшь аермасына ишарәләп, мөнәсәбәтләренең барып чыкмавының төп сәбәбе итеп күрсәтә. Чынбарлыкта да шулаймы соң бу, ягъни сүз мезальянс турында барамы? Гадәттә, төрле буын арасындагы мөнәсәбәтләрне генә (15-20 яшь аермасын күздә тотабыз) мезальянс дип карарга мөмкин. Чөнки мондый тигез булмаган мөнәсәбәтләр бер-берсеннән дөньяга карашы, менталитеты, кыйммәтләре белән аерылып торган ике буын кешесе арасында туа, һәм күп очракта аларга бер-берен аңларга, уртак фикергә килергә комачаулаучы сәбәп булып тора.