Ир белән хатын мәктәптә укыганда ук бик яратышып йөриләр, озатышалар, өйләнешәләр. Балалар үстерәләр. Бөтен тирә-як аларны үрнәк итеп куя. Менә, ичмасам, яхшы гаилә, бер-берсе өчен өзелеп торалар. Һәм иң гаҗәбе – бу чынлап та шулай. Болар бер-берсе өчен өтәләнеп торалар, яратулары һәрберсенең хәрәкәтеннән, сулышыннан сизелеп тора. Юк инде…