Зәкия туташ мәктәпне тәмамлагач, Казанга барып, башта ФЗөда, аннан, 1938 елны театр сәнгате училищесында укып, артистлык белеме ала. Укуын тәмамлагач, аны академия театрына билгелиләр, тик сөенеп сәхнәгә чыгу насыйп булмый — шәфкать туташлары әзерли торган курсларны тәмамлап, 1942 елда үзе теләп фронтка китә һәм башта алгы сызыкта, ягъни полк санчастенда, аннан, 1944 елның башыннан медсанбатта хирургия взводында шәфкать туташы вазифасын башкара.