Логотип
Проза

Дүрт кисәк ипи Һәм бала итәкле күлмәк

«Мамык исемле авылдан ерак түгел генә колхозмы, совхозмы бар икән. Шунда күп иттереп чикури (цикорий) чәчкәннәр. Шул чикури дигәннәрен матиклау өчен күрше-тирә авылдан көнлекчеләр яллыйлар, көненә өч тапкыр ашаталар икән», дигән хәбәр Мәдинәләр авылына да килеп җитте. Авылда аерым хуҗалык булып яшәүче гаиләләр бар, әмма мондый гаиләләрнең җирләре юк. Колхозга кермәгән өчен атларын да алдылар. җир бирелсә дә, күтәрә алмаслык налог салына. Ахыр чиктә, тәмам хәерчелеккә, бөлгенлеккә төшеп, күпчелеге тамак туйдырырлык урын эзләп, авылны ташлап чыгып китә. Буйга җиткән берничә кыз, әз булса да акча эшләп булмасмы дип, чикурига барырга җыенганнар икән. 

Утызынчы елларның башы иде бу. Корылык аркасында авыллар өстенә ябырылган ачлык сигез яшьлек Мәдинәне чарасыз итте. Энесе белән авыру әнисенең дә үзәкләренә үтте ул. Әтиләре үлгәч, авырлык белән булса да, дөнья көтеп яшиләр иде дә, тора-бара хәтта кычыткан оны да бетте.

Әнисе Мәдинәгә дә:
– Балам, шул кызларга ияреп әллә син дә барасыңмы соң? Матиклау авыр булмастыр дип уйлыйм. Ичмасам, бераз тамагың да туяр иде, – дигәч, кызларга тагылып ул да китәргә булды.

Таң белән юлга чыктылар. Егерме чакрым ач тамакка бик озын тоелды. Кояш чыгып кыздыра башлагач, хәле бетеп егылыр дәрәҗәгә җитсә дә, бирешмәде Мәдинә, олылардан калышмаска тырышып барды да барды. Ниһаять, чикури җиренә барып җиттеләр.

Урман буенда очсыз-кырыйсыз басу булып җәелгән икән ул. Эшкә килгән «кунаклар» өчен озын барак салганнар. Стеналары читән, түбәсе яфраклы агачлар белән ябылган. Читән стенаның бер ягында баракның буеннан-буена тоташ сәке сузылган.

Тикшерү-барлау башланды. Кешеләр чиратка басты. Чират Мәдинәгә килеп җиткәч, тикшерүче ир ачуланып: «Нишләп йөри монда бу бала, кемнеке ул?» – дип кычкырды.
– И, Аллам! Мине алмаска итәләр ахры, – дип, кыз калтырана ук башлады.
Шулчак күршеләре Зәмирә:
– Ятим бала ул, безгә ияреп эшкә дип килгән иде, – диде.

Исемлек язып утыручы урыс хатыны белән теге ир Мәдинәгә карый-карый байтак бәхәсләштеләр. Бераздан урыс хатыны: «Ладно!» – дип кулын селтәгәч, Зәмирә апасы шатланып:
– Аллага шөкер, риза булдылар! – дип, фамилиясен яздыргач, Мәдинә, тынычланып, кош тоткандай кинәнеп басып торды.
Руслар, татарлар, чувашлар, күбесе хатын-кыз җыелган. Йончыган кыяфәтле, картая төшкән ирләр дә күренгәли.

Исәпкә алу, ниһаять, тәмамланды. Кеше саен китмән өләштеләр. Барак артыннан ук башланган басуга чыгып, чикури үсентесен күрсәтеп, ничегрәк китмәннәргә икәнен аңлатып, эшкә куштылар. Басу тулы кеше. Кеше саен берәр буразна. Барысы да эшкә кереште.

Коргаксыган җиргә чык та чык итеп ашыга-ашыга суккан китмән тавышлары гына ишетелә. Олылар ашыга-ашыга алга бара, ә Мәдинә алар артыннан җитәлмый гына бит! Югыйсә, ул да ашыга! Тәмам хәле бетеп, күзаллары караңгылана ук башлады. Ә кояш кыздырыпмы-кыздыра, тозлы тир күзләрне әчеттерә. «Әгәр егылсам, куып җибәрәчәкләр!» дигән уй баланың миен өзлексез бораулый. Күңеле тулды. Шулчакны күзе алга төшсә, ни күрсен: Зәмирә апакае аңа тәгаенләнгән буразнага кереп, чикури китмәнли түгелме! Үзеннән артта калдырмаска тырыша, рәхмәт яугыры!

Төш вакыты да авышты. Әллә ничә буразна чыктылар. Мәдинәнең колаклары уттай яна, колагына тимер чыкылдаган тавыштан башка берни дә ишетелми. Тора-бара бу тавышлар шәбәеп, бөтен дөньяны биләп алгандай булды. Тәмам хәлсезләнгән Мәдинә аңгы-миңге килеп, инде егылам дигәндә генә кайдандыр ерактан, бик ерактан килгән сыман, чаң суккан тавыш ишетелде. Бу – төшке ашка чакыру икән ләбаса! Кешеләр китмәннәрен күтәреп, барак ышыгындагы өстәлләр янына ашыкты.

Өстәл өстендә шактый зур җамаяклар, агач кашыклар тезелгән, һәммә кеше утырып беткәч, башлык:
Әлеге басуны эшкәртеп бетергәч, күпмедер вакыттан соң яңадан матикларга туры киләчәк, ул вакытта без сезне тагын чакырырбыз. Ашау мәсьәләсенә килгәндә, эш болай тора: иртә-кич – ботка, аның янына 200 грамм ипи булыр. Төш вакытында – аш, аның янына 250 грамм ипи белән ботка. Чәй өч вакытта да булыр. Инде тагын нәрсә эшләгәнегезне һәм ни өчен икәнен дә әйтеп китим. Бу цикорий бик кыйммәтле һәм илебез промышленносте өчен бик кирәкле үсемлек, – диде дә ашыгып күздән югалды.

Мәдинә ашамас борын терелеп китте, тик ботка белән ипине үз күзе белән күрми џәм тотып карамыйча, аларның дөньяда барлыгына ышанасы килми иде. Аның бит ипи, ботка шикелле ризыкларны ике ел ирененә дә тидереп караганы юк. Онытты ул аларның тәмен, исен, барлыгын... Ниндирәк икән алар хәзер?

И-и-и, ашауның рәхәтлекләре! Ходаем, гомер буе менә шулай рәхәтләнеп ашарга насыйп булса иде!

Ипине дә, ашны да комсызланып ашый башлады Мәдинә. Болай булса, җамаякның бик тиз бушап каласын күз алдына китерде дә, аш белән ипинең тәмен белеп, ашыкмыйча, бу рәхәтлекне, күктән төшкәндәй шатлыклы, кадерле минутларны сузарга теләп, әкрен генә ашарга кереште. Инде ботка да булачагы исенә төшкәч, үзен гаҗәеп бәхетле итеп сизде. Ботка килгәч, ипиемнең яртысын күлмәк кесәсенә салыйм әле, матиклаганда аз-аз капкалармын, дип уйлады. Ботканы да ашады. җамаяк-кашыкны ялап ук куйды – юып та торасы юк! 

Ә инде чәй дигәне... булса ярый, булмаса да ярый. Ходай бирсен салкын су тук тамакка! 

Китмәнен алып, басуга таба атлый башлаганда, Мәдинәнең кулы кесәсендәге ипи кыерчыгына тиеп китте... һәм ул кинәт, ач әнисе белән энесен күз алдына китерде. Иртәгәдән башлап, төшке ашка бирелгән ипиләремне җыеп барам, дигән карарга килде. Әз булса да аларның да тамаклары туяр! Шуларны уйлап куйгач, күңеле күтәрелеп, җаны рәхәтләнеп китте.

Шул рәвешчә көннәр үтә торды. Тамак тук булгач, эшнең авырлыгы әлләни сизелмәде кебек. Зәмирә апасы аңа булышуын дәвам итте. Мәдинәнең кечкенә генә төененә дүрт көнлек ипи җыелды. Ул төенне Зәмирә апасы киндерә белән биштәрләп, аркасына кидерде, гел үзеңнең яныңда булсын, диде. Ә инде һәр төнне йокларга яткач, ипи төенчеген кочаклап өйгә кайткач, шушы ипи кисәкләрен әнисе алдына тезеп куясын, әнисенең ипи каба-каба чәй эчәсен, энесенә дә бирәсен, Мәдинәнең башыннан сыйпап, рәхмәтләр укыячагын күз алдына китерә-китерә хыяллана, шул татлы хыяллардан рәхәтлек табып йоклап китә.

Бишенче көн дә килеп җитте. Чаң сугуга уянып, гадәттәгечә, Мәдинә иң әүвәл куенын капшады џәм кинәт, башына нәрсәдер китереп суккандай, сикереп торып утырды. 
– Алганнар, урлаганнар ипекәйләрне! Авызымнан өзеп, ачтан интеккән әнием белән энемә дип җыйган ипиләрне урлаганнар! – дип бәргәләнә-бәргәләнә үксеп елый башлады.

Кем алган... Ипи төргән иске яулыкта валчыгы да калмаган. үзәге өзелеп озак елады Мәдинә, сәке астына кереп, шунда ташламадылар микән дип эзләде, баш астына салган себерке яфракларын актарды – юк, беркайда да юк! Аның өзгәләнеп, әрнеп елаганын күреп, кайберәүләр «и-и-и, мескен бала», диештеләр дә китеп бардылар. Беркемнең дә аның тирән хәсрәтенә исе китмәде, һәркемнең үз уе, үз хәсрәте, берсе дә монда рәхәт тормыштан килмәгән. Тик Зәмирә апасы гына, мәрхәмәт иясе, Мәдинәне куенына кочаклап, елый башлады.
– Әй, Раббым, ичмасам, урының да минем янымда булмады бит, балакаем! – дип такмаклый-такмаклый, ипекәйләрне урлаган кешене иң әче каргышлар белән каргады...

* * *
Иртәнге ашны ашагач, эшләнеп бетмәгән чикури җирләрен матикладылар да шуның белән эш бетте. Вәгъдә ителгән акчаны да бирмәделәр, ашау өчен тотып калдык, диделәр. Гаугалашуның да файдасы булмады. Алданган кешеләр ах-вах килеп юлга кузгалды. Атлый торгач байтак юл алдылар. Тугыз Имән дигән чокыр башына җиткәч, авыл күренә башлады. Ниһаять, әлсерәшеп кайтып җиттеләр.

Мәдинә ишегалдына керде. Капка шыгырдаган тавышка әнисе каршы чыкмады. Ишек ябык. Баскычка күтәрелгәч, Мәдинә әзрәк хәл алды да ишекне ачып җибәрде. Чолан ишеге ачык. әнисенең: 
– Кем бар анда? – дигән хәлсез тавышы ишетелде.
Әни, мин кайттым, – диде дә Мәдинә башын бусагага куеп, тавышсыз гына үкси башлады. – Әни, мин сезгә дип төш вакытында бирелә торган дүрт көнлек ипиемне җыеп барган идем. Кичә төнлә мин йоклаганда, урлаганнар, – дип үксү аралаш көчкә әйтә алды. Бу минутларда аның һәр күзәнәге әрнүле чарасызлык белән сугарылган иде.

Әнисе яткан урыныннан әкрен генә торып утырды да:
– Ярар, балам. Нишлисең бит, намуссыз кешеләр бетмәгән шул әле. Баланың авызыннан өзеп җыйган ризыгына тимәскә иде дә бит. Алладан курыкмаганны, бәндәдән курку юк инде... Тынычлан, балам, нишләмәк кирәк, насыйп булмаган, күрәсең, – диде.
Энесе әкрен генә түр яктан чыгып, өйалды идәненә сузылды. Мәдинә әнисе белән энесенең шешенгән икәнен күреп алды. 
– Кызым, әнә теге киштәдәге төргәкне алып бир әле, – диде әнисе хәлсез тавыш белән. Бу төргәктә аның рәешкә кия торган бала итәкле бердәнбер сатин күлмәге белән яулыгы ята иде.
– Менә шушы күлмәк белән яулыкны Гомәр хатыны Миңҗамалга илт әле. әни сатарга җибәрде, 15 кадак арыш оны сорады диярсең, – диде. 
Гомәр дигәннәре колхоз шофёры, авылдагы зур, тук кеше иде.

Коедан чыгарып туйганчы су эчте дә төргәкне тотып Мәдинә Гомәр хатынына китте. Китте дигәч тә, әлбәттә, шәп-шәп атлап түгел. әнисенең актыккы күлмәген сатып онлы булып, әзгә генә булса да ачлыктан котылып тору өмете генә атлата иде аякларын.

Үзе салган сукмактан барырга булды ул. Сукмак зират аркылы үтә. Олы юлдан барса, әйләнгечрәк, ераграк та. Дөресрәге, аннан йөрергә өйрәнмәгән ул. Әлеге тар сукмакның салынуы турындагы истәлекләр беркайчан да Мәдинәнең күңеленнән чыкмады.

...Әтисенең вафатына өч еллар чамасыдыр. Шуннан бирле аларга күп итеп налог сала башладылар. Түли аласызмы, юкмы, дип сорап тормыйлар. Башта сыерны алып киттеләр, аннан бозавын. Кәҗәләре калган иде, кычкырта-кычкырта куып тотып, аны да, тавыкларны да алып киттеләр. Берничә көннән килеп идәнгә җәйгән җәймәләргә кадәр өстерәп алып чыгып киттеләр. Чират әнисенең ястыгына җитте. Самоварга да тотынганнар иде, сыңар колаклы икәнен күреп, аны калдырдылар. Өйләрендә башка күзгә күренерлек әйбер калмагач, каерып казанны алып киттеләр. Шуннан соң көнаралаш кәнсәләргә чакыра башладылар. Әнисе авыру булганлыктан, аның урынына Мәдинә бара.

Менә шул вакытта салынды да инде аның сукмагы. Бу сукмак алар очыннан башлап кәнсәләргә хәтле сузыла. Ул койма аркылы сикереп төшә дә кәнсәләргә керә. Әлбәттә, беркем дә «әйдә, түргә уз», дип каршы алмый аны. Бу куркыныч йортның хуҗасы авыл Советы председателе Сибгатулла абзый Мәдинәне күрүгә:
– Акча китердеңме, мулла калдыгы, давай! – дип кычкырып йодрыгы белән өстәлгә китереп суга, тагын нәрсәләрдер әйтеп аяк тибә. Балакай көч-хәл белән: «Юк!» – дип җавап бирә. Шул сүзне ишетүгә, Сибгатулла тәмам кызарып-бүртенеп:
Барыгызны да төрмәдә черетәм, эттән туган халык дошманнары! – дип, Мәдинәнең өстенә җикеренеп килә. Мондый янаулардан баланың тәмам өне алынып, кулы белән ишеккә ябышкан килеш катып кала, берни ишетми башлый. Күпмедер вакыттан соң, Сибгатулла Мәдинә янына килеп, аның колагына акыра: «Дөбрән маңка тәре, бар, анаң хәзер үк акча китерсен!» – дип, төрткәләп чыгарып җибәрә.

Балакай кая басканын аңышмыйча өйләренә атлый. Шуның акыру-янауларын, мыскыллау-куркытуларын ишетмәс өчен әллә кайларга китеп югаласы килә, тик кая югалсын соң?!
Кинәт кенә аларны кәнсәләргә чакырмый башладылар. Әнисе бичара тәмам пошаманга төште. Налог түләмәгән өчен йортларыннан кууны борчылып көтә башладылар. Әмма кемнеңдер мәрхәмәте аркасындамы, әллә шулай тиеш булгангамы, аларны өйләреннән кумадылар, гүя оныттылар...

...Уйга чумып, әлеге сукмак буйлап бара торгач, зиратның аргы очына ук җитте Мәдинә. Коймадагы тишектән чыккач, урам буйлап тагын шактый барасы. Гомәрләр урамның аргы очында ук торалар. 

Өр-яңа урыс капка, биек койма-кура. Кыюсыз гына ишегалдына керде. Ишегалды тулы каз-үрдәк шаулашып Мәдинәне сырып алдылар. Аларны аралый-аралый кыз баскычка менде. өйалды ишеге сызык кына ачык. Идән уртасына салынган урында кемдер ята. Кыяр-кыймас кына тамак кырса да дәшүче юк. Йөткергәли башлагач, идәндәге кеше тупас кына: «Кем анда вакытсыз бимазалап йөри?» – дип сорады.
Бу мин идем, Миңҗамал апа. әни матур күлмәге белән яулыгын җибәргән иде. Шуларга он бирмәс микән дигән иде.

Миңҗамал иренеп кенә урыныннан торып утырды, күлмәкне идәнгә җәеп, әйләндерә-әйләндерә карады да телен шартлатып: «Анаң күпме он сорады инде болар өчен?» – диде.
– Унбиш кадак арыш оны дигән иде.
Җук. Ун кадактан артык бирмим, – дип, Миңҗамал күлмәкне сыптырып ук җибәрде. – Күлмәгеңне ал. Чыкканда ишекне каты итеп яп, тавыклар керә күрмәсен, – дип, авызын ямьсез итеп ачып иснәде дә кире урынына ятты.

Нишләсен, аякларын көчкә өстерәп килгән юлы белән китте. Көч-хәл белән өйгә кайтып керде. Өйалды ишеге дә, чолан ишеге дә ачык. әнисе џаман шулай утыра, энесе дә шул сузылган урынында. Әнисе берсүзсез барысын да аңлады.
– Әй, балакаем, ник кире алып кайттың инде, – дип ыңгырашты башын чайкап.
– Миңҗамал апа унбиш кадак бирмим, диде.
– Бөтенләй кирәкми, дидемени соң?
– Юк, алай димәде. Ун кадакка гына алам, диде. 
Ана җанлангандай булды.
Бар инде, бәбкәем, шул ун кадакка биреп кайт, – дип баласына инәлгәндәй карап тора башлады.

Алып кайтты бала ун кадак онны.
Аш пешерергә казаннары юк инде, ана мич капкачының уртасын чиләк төбе сыярлык итеп уйган иде.
Ниһаять, үлән белән аралаштырып ясалган умач тәмле исләрен таратып пеште.

Ач адәмнәр бүген тамакларына кабалганнарына сөенеп, Ходайга рәхмәтле булдылар…

«Сөембикә», № 5, 2010.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урыс дәүләте гел сугышкан күршеләр белән дә, эчтә торган халыклар белән дә. Бүгенгә да шул.

    Хәзер укыйлар