Хаҗи-хаҗияләрнең ничек итеп хаҗ гамәлен үтәүләре, нинди йолаларны башкарулары, гомумән, әлеге сәфәр-сәяхәттән алган тәэсир-кичерешләре турындагы язмалар матбугатта еш чыгып тора. Шуңа күрә мин болар хакында тәфсилләп язып тормыйм, Мәккәдә — унсигез, Мәдинәдә унике көн яшәү дәверендә үзем күргәннәрне фәлсәфи кысаларга салып, уйландыра, гыйбрәт алырга этәрә торган кайбер фикерләремне генә бәян итмәкче булам әлеге язмамда.