Логотип
Мин ачкан дөнья

Чүлдәге әкият дөньясы

Дөньяның  күп кыйтгаларындагы байтак илләрендә сәяхәт кылырга туры килсә дә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә моңарчы юлым төшкәне булмады. Мөселман дөньясын тагын бер тапкыр күреп кайту теләге җиңеп чыкты – тәвәккәлләдем.

Дөньяның  күп кыйтгаларындагы байтак илләрендә сәяхәт кылырга туры килсә дә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә (янәшәсендәге Согуд Гарәбстанына ике тапкыр һәм  Мисыр илләренә баруымны исәпкә алмаганда) моңарчы юлым төшкәне булмады. Мөселман дөньясын тагын бер тапкыр күреп кайту теләге җиңеп чыкты – тәвәккәлләдем. Диңгез юлы буйлап зур лайнерда сәяхәт кылып, Персия ярымутравындагы берничә илдә булу  үзе бер могҗиза кебек тоелды. Дубай,  Абу-Даби, Катар, Оман – бу җирләргә аерым-аерым бара башласаң, вакыт һәм финанс ягыннан шактый кыйммәткә төшәр иде. Шәхсән үзем кайдадыр бер урында булып, диңгез суында коенып, комлыгында тән кыздырып ятарга сабырлыгым җитә торган кеше түгел – дөнья күреп, гыйбрәт алып йөрү барысыннан да кызыграк миңа. Шуңа күрә күңелемә хуш килә торган юлламаны да ярты ел алдан тәгаенләп куйдым. Сәяхәтебезнең  Украина белән ике арадагы  хәлләр аркасында, илебезнең беркадәр тынычлыгы бозылып торган вакытка туры килүе бераз пошаманга төшерде төшерүен. Шулай да... Хәтта 8 марттан соң без кайтып төшәргә тиешле Ширәмәт аэропортыннан бер якка да самолетлар очмаячагын белмәгән хәлдә китүебез дә яхшы булды.
Costa Firenze
Вруб:Әкияттәгедәй могҗизалы сәфәр көткәнлегенә без баргач кына төшендек. Иң элек Costa Firenze лайнеры үзе шаккаттырды. Озынлыгы – 300, киңлеге 38 метрдан артыграк булган, 16 катлы йорт биеклегендәге бу «пароход»ка сыйган туристларның саны гына да 5 меңнән артык, һәм аларга хезмәт күрсәтүчеләрнең дә шул чама икәнлеген исәпкә алсаң, чыннан да, уш-акылларың китәрлек шул! Тәрәзәле, балконлы каюталардан иксез-чиксез диңгез киңлекләре җәйрәп ятканын күрәсең. Бер диңгез белән икенчесе тоташкан урындагы суның төсе үзгә булып, аларның бер-берсенә кушылмаганлыгын үз күзләрең белән күргәч, Аллаһы Тәгаләнең нинди хикмәтле илаһ икәнлегенә тагын бер кат инанасың... Ә лайнерның эчке тормышы – нәкъ бер шәһәрчек: ресторан, кафе, кибетләр, театр, казино, сәнгать-фотогалереялfр , бию, күңел ачу, спорт мәйданчыклары, диңгез суы салынган бассейн, джакузи, сауна, массаж, матурлык салоннары, балалар өчен клублар, аквапарк һәм тагын әллә ниләр – саный китсәңме?..
Биш йолдызлы отельдәге шикелле ике кешелек иркен каюталарга урнашкач, икенче көнебезне Дубайның чәчәкләр паркыннан башладык. Гектарлаган мәйданнарны биләп торучы (72 гектар икәнлеген соңрак белдем!) бу паркта иң гаҗәпләндергәне без белмәгән ят исемле  чәчәкләр түгел – анда иң күбе бездәге петуния  һәм башка гади чәчәкләр, үрмәле гөлләр генә – менә шуларны төрледән-төрле фигуралар ясап, шулар өстендә бизәп үстерүләре сокландырды. Әйе, җәй җитсә, бездә дә хәзер андый чәчәк-яшеллек белән бизәп ясалган әллә нинди фигураларны күрергә мөмкин. Ә биредә бит ул – тулы бер парк, һәм ул ел саен кыш һәм яз айларында (җәйге 50 градус эсселеккә чыдамыйлар) бөтен дөнья илләреннән килгән ландшафт дизайнерлары тарафыннан яңа композицияләр белән баетылып, бирегә агылучы туристларны матурлык дөньясында хозурландыра. Юлдашларымның берсе – Мамадыштан Рузалия ханым иде. Аның беренче генә килүе түгел, ул алып килде бирегә. Күргән бер чәчәк фигурасына таң калып, фотога төшереп, туристларның  агына да, карасына да, инде бер-берсенә генә тотынып йөри торган карт-карчыкларга яки бер төркем балаларын ияртеп килгән эреле-ваклы гаилә кешеләренә сокланып йөри торгач, көн узганын да сизмәгәнбез. Менә бер урында «Карак чәй» (Исеме кызыкмы? Басым беренче «а» хәрефенә төшә) дигән язуны күргәч кенә, көндезге аш вакытын уздырып җибәрүебезне искә төшереп, әлеге чәйне татып карарга уйладык. Гадәти булмаган әлеге эчемлек бик туклыклы булып чыкты: составында нинди үләннәр һәм тәмләткечләр барлыгын төгәл генә белмәдек, әлбәттә, әмма ул ашыйсы-эчәсе килүне бик тиз басты.  (Алгарак китеп әйтим, Оманга баргач? Гидыбыз Александра безне бу чәй белән сыйлап, рецептын да яздырачак иде). Без сәяхәттән кайткач, көндезге ашка өлгермәсәк тә, кичке ресторанга хәтле булган аралыкта кафе-барда тамак ялгап алгач, лайнердагы кичке күңел ачу урыннарына юнәләбез.   
Ашау-эчү димәктән, аның чуты-чамасы юк биредә, кайчан өлгерәсең, шул вакытта үзеңә кирәкле тәгам белән туклана аласың. Алкогольле эчемлектән башка бөтен ризык та юлламабыз бәясенә кергән. Нинди ризыктан авыз итәсең килә: итальян кухнясымы (чөнки лайнер Италиянеке), Азия яки Кытай ризыкларымы – һәркайсының традицион ашамлыклары һәм эчемлекләре  белән туклану өчен лайнерда 15 ресторан, 6 кафе-бар эшләп тора. Үзеңә ошаган ризыкларның ничек әзерләнүен беләсең килсә, шеф-пешекчеләр хәтта мастер-класс уздыра. Чит илләргә баргач, элек швед өстәлләреннән нәрсә кирәк, шуны үзең җыеп ала идең. Хәзер дә шулай, ләкин пластик тәрәзәләр аша күзең төшкән әйберне үзең сорыйсың, нәрсә кирәк, күпме кирәк – салып бирәләр. Бу – коронавирус чорына махсус кертелгән таләп. Бөтен халык маскадан йөри. «Масс» дип кисәтеп кенә торалар. Һәр көнне махсус аппарат аша температураңны үлчисең. Беркая, беркемгә хәбәр итәсе юк – аппаратка үзеңнең номерлы картаңны куйгач, картаның «хәтер»е тиешле урынга илтеп җиткерә. Температурасын үлчәмәгән кешеләргә икенче көнне үк каютага «сәлам хаты» килә. Әнә шулай һәрбер кешенең сәламәтлеге турында кайгырталар монда. Ә ул карта дигәннәре үз эченә синең турыдагы бөтен мәгълүматны сыйдырган: ул – каюта ишегенең ачкычы да, ут кабыза торган включатель дә, ул – фотолы паспорт та, банк картасы да, синең кайда нишләп йөргәнеңне тикшереп торучы глонасс та. Беркөнне кичен лайнердан соң гына чыгып киткән идем, мине эзләп, каютадагы юлдашларыма шалтыратканнар – корабль кузгалырга ярты сәгать кала кайтып кердем юкса...
Дубай
 Дубай – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре составына кергән җиде әмирлекнең берсе. Шәһәрдәге «күкләргә тиеп торган» йортларны күзәтеп барсаң, бер-берсенә ошаганнарын очратып булмый, 50–60 катлы гына түгел бит алар, 100 дән артык катлы. Дөньядагы иң биек саналган Бурдж-Халифа  (Халифа –Дубайның хәзерге җитәкчесе) Дубайдагы иң биек бина – 828 метр биеклектә, 163 катлы. Анда бик затлы отель дә, торак фатирлар да, ресторан, офислар һәм башка төрле күңел ачу урыннары да урнашкан. Туристларны  122, 148 катлардагы күзәтү мәйданчыгына кадәр алып менәләр. Бу – кошлар гына түгел, самолетлар биеклегенә тиң, һәм аннан бөтен ярымутрау уч төбендәге сыман күренә. Ә менә әлеге манара-йорт янындагы музыкаль фонтанны күрмичә кайткан туристлар хәзер безнең илдә дә бик күпләр. Бу да – дөньядагы иң матур һәм иң биек фонтан дип санала. Хәер, Гарәп Әмирлекләрендә йөргәндә җир шарындагы «иң-иң»нәрдән саналган могҗизаи урыннар болар гына түгел. Әле былтыр көз генә дөньядагы иң биек Күзәтү тәгәрмәче сафка баскан. 250 метр биеклектәге бу күңел ачу тәгәрмәчен ясау өчен 2400 километр тимер бау, 11200 тонна металл кулланылганын әйтүгә, аның нинди мәһабәт тәгәрмәч икәнлеген аңлау кыен булмастыр! Тагын бер могҗиза: Дубайда метро җир астыннан түгел, күбрәк җир өстеннән, ягъни күтәртелгән күперләрдән уза, һәм ул автопилотка көйләнгән. Трамвай линияләрен дә шулай уздырганнар. Боларның барысы тирәсендә сәяхәт кылу – үзе бер дөнья иде!
Ә бит ярты гасыр элек бу җирләрдә – Дубайда гына түгел, җиде әмирлеккә караган барлык урыннарда да – пальма агачы ботакларыннан ясалган куышларда бик хәерчелектә яшәгән гарәпләр гомер кичергән. Алар дүртәр айга көймәләр белән чыгып, балык тоткан, диңгез төпләренә чумып, энҗе бөртекләре, финик җимеше җыйган. Җирле халык комга тозлы диңгез суы сибеп катырылган юллардан йөргән. Автомобильләр бары тик җитәкчеләрдә һәм хәрбиләрдә генә булган. 170 ел буена ил белән хакимлек иткән инглизләрне җирле халыкның яшәү рәвеше бөтенләй дә кызыксындырмаган. Ниһаять, алардан котылгач кына биредә яңа тормышка юл ачыла башлаган. 1959 елда гарәп җирләрендә нефть ятмалары булуы ачыкланып, беренче тапкыр Европага өч-дүрт зур фуралар белән нефть сатып, казнага күп кенә акчалар кергәч, илнең беренче җитәкчесе шәех Зәйд Әл-Нахайян аерым яшәгән әмирлекләргә мөрәҗәгать итеп: «Әгәр сез бергә берләшергә теләсәгез, мин сезнең белән бу байлыкны бүлешәм һәм ничек телисез, шулай дәүләтегезне үстерергә мөмкинлек тудырам», – дигән. Шул дәвердән бирле Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бер бөтен илгә әверелеп (Оман белән Бахрейн гына кушылмаган), бүгенге көндә дөньяның иң гүзәл дәүләте булып яши. Янә шәех Зәйд Әл-Нахайян: «Дөяләрегезне бәйләп куегыз да, комга су сибеп, юллар ясагыз. Йөрергә җиңел булыр», – дигән. Һәрбер гаиләгә автомашина биргән, йортлар салып керергә кушкан. Хәзер дә җирле халык үз өендә аерым хуҗалык булып яши биредә. Бер гарәпнең берничә хатыны була икән, ул аларның барысына да нәкъ бертөрле йортлар төзеткән. Вруб:Бер генә таләп куела, мөселман гаиләсе мәчет манарасыннан да биегрәк йортта яшәргә тиеш түгел. Кайчандыр нибары 13 автомобиль исәптә торган Дубайда, мәсәлән, бүген миллион ярым кыйммәтле чит ил машиналары җилдерә (ә номерлары машинаның үзенә караганда да кыйбатрак йөри икән!) Аларның чип-чиста һәм конвейердан яңа гына чыккан шикелле, ватылмаган-яньчелмәгән булуы күзгә ташлана. Алай гынамы, биредә урамнарда оекчан йөрсәң дә, бернинди пычрак ияреп кайтмый. Бөтен җирдә яшеллек, чәчәкләр, күз явын алырлык итеп бизәп-матурлап ясалган архитектура-күренешләрне күреп, күзләр рәхәтлек ала. Шул ук вакытта кырыс мөселман кануннары белән яшәүче гарәп илләренә генә хас тыюлар да гаҗәп: машинаң пычрак булса, аны шундук алып китәләр, кычкырып көләргә, гарәп хатын-кызларын фотога төшерергә, бездәге шикелле ярымшәрә киенеп йөрергә рөхсәт ителми – болар әле кайберләре генә! Шуларга охшаш шактый гына чикләүләр булса да, Гарәп Әмирлекләре – иң куркынычсыз ил, 200 гә хәтле милләт кешеләре яшәгән илнең таләпләре – һәркем өчен дә уртак закон, һәм алар катгый үтәлә. Полиция биредә үз вазыйфаларын бик югары дәрәҗәдә башкара. Әз генә закон бозу очраклары күзәтелсә дә, ул кешене илдән куалар. Һәм полициянең кайдадыр көтеп йә качып торуы – ят күренеш, алар тәртип бозучыларны машина агымы белән бергә йөреп күзәтәләр.
Әмирлекләрнең халкы 10 миллион чамасы булса да, шуның нибары 15 процентын җирле халык тәшкил итә, калганнары –  чит илләрдән эш эзләп килүчеләр. Биредә гражданлык алу мөмкин түгел диярлек. Гомере буена җирле халык исәбендә яшәгән кеше дә, әгәр үз вакытында паспорт алмаган булса, ул рәсми рәвештә җирле кеше статусын ала алмый. Беренче җитәкче Нахаяйн паспорт алырга тәкьдим иткәч, бөтен кеше дә аны кабул итмәгән булган. Яшәү шартларының авырлыгына карамастан, паспорт алган кешеләр җирле халык саналып, хөкүмәт тарафыннан бирелгән бөтен өстенлекләрдән файдаланып, горур булып яши биредә. Аларга медицина ярдәме, уку – бушлай, балалар туган саен тиешле күләмдә пособие биреп торыла, бернинди белеме булмаса да, эшкә урнашу мәҗбүри итеп куелган. Күпләрнең бизнесы бар. Чит ил кешеләре бирегә килеп, үз эшләрен ачарга теләсәләр, аларга хәзер спонсорлар эзләргә кирәк булмаячак икән. Иң кирәкле һөнәр ияләре – табиб, укытучы, инженер, архитектор, программист. Шундый белгечлеккә ия, инглиз телен яхшы белгән (гарәпчәне белсә, тагын да шәп!) кешеләр биш куллап эшкә алына. Тулаем алганда, Берләшкән Гарәп әмирлекләрендә  хәзерге вакытта 55 миллиардер, 110 мең миллионер бар, диләр...
Абу-Даби
Дубайның берьюлы алты халыкара круиз лайнерын кабул итә ала торган диңгез портындагы Costa Firenze, төн буена хәрәкәт итеп, иртәнгә ул безне Абу-Даби әмирлегенә китереп җиткергән иде. Өйдәге шикелле, бернинди селкенүне дә сизмәгәнбез. Тәрәзәгә күз салсак, бөтенләй башка күренеш: фирүзә төсендәге яшелле-зәңгәрле су, яхталар җилдерә, җирдә – экскурсантларны көтеп торучы автобуслар һәм игезәкләрдәй бертөрле йөзләгән такси. Иртәнге ашка ерак барасы түгел, безнең каюта да ресторан белән бер тирәдә – лайнерның унберенче катында гына. Гел балык, диңгез ризыкларыннан әзерләнгән ашамлыкларны авыз итәбез (әллә ничә тапкыр эретеп-катырып тәмен югалткан ризык түгел инде!), төрледән-төрле яшелчә, җиләк-җимеш – барысы да искиткеч тәмле. Ә менә безнең ише чәйдән башка тора алмаган кешеләр нишли икән? Монысы беренче көнне үк хафага төшергән иде, әмма икенче көнне аерым бер урында чәй эчү урынын тапкач, шунда барып, тәрәзәдән төнге диңгезне күзәтеп, чәйләп утыра башладык. Абу-Дабиның 200 ләп утрауга сибелеп урнашканлыгын һәм нефть ятмаларының биредә Дубайдагыга караганда 15 тапкыр күбрәк икәнлеген гид булып урнашкан үзбәк кызы Насыйбә аша белдек. Дистәдән артык ел биредә яшәү чорыда бу илләрнең тарихын шактый тирәнтен өйрәнгән юл күрсәтүчебез бай  һәм кызыклы мәгълүмат җиткерде. Кайберләрен үзебез дә күреп хәйран калдык. Әле күптән түгел генә Франция президенты белән килешү төзеп, Абу-Дабида Парижның атаклы Лувр музеен күрү мөмкинлеге тудырылган. Кызганыч, ул көнне безгә түбәсе финик яфракларыннан катлы-катлы итеп челтәрләп эшләнгән һәм су эчендә утырган әлеге бинаның эченә кереп, Франциянең бер өлешен күрү насыйп булмады – музей яңарту эшләренә ябылган иде. Биредәге бөтен картиналар билгеле бер вакытта Луврның үзеннән китертелә, ә күчерелмәләре даими рәвештә биредә саклана икән.
Абу-Даби гарәпчәдән «газәл-әти» дип тәрҗемә ителә (антилопаның бер төре). Күп еллар элек аучылардан качып баручы бу җәнлек аларга үзе эчә торган төче су чыганагына юлны күрсәткән. Шуннан чыгып, шәһәргә дә әлеге җәнлекнең исеме бирелгән диелә риваятьләрдә. Төче су дигәннән, тозлы диңгез сулары әйләндереп алган ярымутрау һәм аның эреле-ваклы утрауларында – ул иң кирәкле ихтыяҗ, һәм ул бик кыйммәтле эчемлек санала. Эчәргә яраклы хәлгә китерү өчен, махсус заводларда тозлы суны төчеләндерергә туры килә. Аерым йортларда яки үз фатирлары белән яшәүче җирле халыкка айга бер тапкыр дәүләт исәбеннән 75–80 мең кубометр бушлай су бирелә. Әгәр артыграк тотасың икән – түлисең. Коммуналь хезмәтләр өчен дә 20 процент чыгымнарны хөкүмәт түли. Бушлай яки төп хезмәт хакына өстәмә түләүләр, бала тугач җир бирелә дигән кызыклы өстенлекләр бездә дә юк түгел анысы. Әлбәттә, мондый кызыксындыру чаралары һәрбер илнең үз мөмкинлекләре һәм законнарыннан чыгып башкарыла торгандыр һәм төбенәрәк төшә башласаң, аларның да үз плюс-минуслары бардыр дип уйлыйм.
Абу-Дабига килеп,  шәех Зәйд (Ак мәчет) мәчетендә булмаган кеше бу әмирлекне күрмәгән дип уйларга мөмкин. Ул – зурлыгы ягыннан, Мәккә һәм Мәдинәдән кала, дөньядагы иң зур мәчет, берьюлы 40 мең кешене сыйдыра ала. Мәчеткә мөселманнарга гына түгел, башка диннән булган туристларга  да керергә рөхсәт, әмма аяклар, шәрә муеннар күренмәслек озын күлмәкләр кию (ирләр чалбар-күлмәктән), чәчләр капланып бетәрлек итеп яулык  бәйләү – төп шарт. Керү юлында махсус кибетләр бар, шулардан үзеңә ярашлы киемнәрне сайлап киенергә була. Кемдер үзе белән алып килгән киемнәрен алыштырып кия һәм имиджын бөтенләй башкачага үзгәртә. Эскалаторлар аша җир асты юлыннан шактый гына баргач, ниһаять, үзеңне көзгедәгедәй күреп торышлы ак мәрмәр идәннәрдән атлап, мәчеткә узасың! «Зур залдагы күз явын алырлык затлы келәмнең мәйданы – 5500 квадрат метр, ә авырлыгы 35 тонна, гөмбәзе түшәмгә эленгән,  Германиядә эшләнгән бер люстраның гына авырлыгы 12500 тонна», – дип сөйләп китә гид. Ә аларның матурлыгы!  Менә шушы келәмнәрдә намаз укып, Раббыбызга теләк-догаларыбызны җиткерүнең рәхәтлеген, гомумән, аңлатуы да авыр! Ак мәрмәр диварлары, баганалары кыйммәтле ташлар белән инкрустацияләнеп эшләнгән Аллаһ йортыннан чыгасы килмичә, чыккач  та әле аның территориясендәге ясалма сулыклар, фонтаннар, чәчәкле, яшел чирәмле бульварлардан аерыла алмыйча озак хозурланып йөргәнбез ки, Насыйбә безне җыеп бетерә алмыйча аптырап бетте.
Быелгы 8 Мартны көне буена лайнерда уздырдык. Иртән торуга күз тәрәзәгә төшә – уңга карасаң да, сулга карасаң да су, горизонтта иксез-чиксез су, фирүзә төсендәге матур зәңгәрсу-яшкелт су. Аннары караңгы төстәгесе башлана. Юлыбыз Оман Солтанатының башкаласына юнәлгән. Иртәгә иртән без Маскат шәһәрендә булачакбыз. Бүген корабльдәге бар эшебез – тәмле ашау, бассейн, джакузиларда яту, кояш ваннасы алу, кичен концертлар, күңелле музыкаль кичәләр, биюләр.
 Лайнер юлга кузгалгач, уеннар уздырган мәйданчыкка киләбез. Аниматорлар ярышларда катнашырга чакыра. Кемдер шундагы бассейнда чупырдый, кемдер шахмат, кемдер теннис уйный, кемнәрдер казинода, уен автоматларында акча туздыра (монысы бик гөнаһлы эш!) Кыскасы, һәркем үзенә шөгыль таба монда. Без менә фотога төшерәбез, интернетлы урынга килеп җитүгә кызыксынучыларга җибәрә башлыйбыз. Кызганыч, корабльдәге интернет шактый ук кыйммәт, шунлыктан корабльдән чыгып элемтәгә чыгарга туры килә. Бүген әле анысы да булмады. Мин исә вакыт булуга Коръән аятьләремне укып алам да, күргәннәремне язарга утырам. Бүген бәйрәм хөрмәтенә матур музыкаль чаралар уза. Музыканың милләте юк, әмма шулай да шау-шулы урыннардан ераграк китеп утырдык әле. Безнең группа хатын-кызлары Казаннан ук килгән чәкчәк белән чәй эчәргә җыйналдык. Чәкчәк кайда да чәкчәк инде! Кукмарадан күчтәнәч итеп җибәрелгән милли ризыгыбызны Рузалия ханым алып килгән дә, менә Оманга бару юлында авыз итеп утырабыз.

Маскат
...Бүген лайнер иртәнге җидедә Оманга килеп туктады. Гид Александра-Саша бик шәп кыз булып чыкты. Оманның бөтен тарихы, башкаласы  Маскат белән таныштырып, үзенең гаиләсенә кадәр сөйләп бирде. Чимкент шәһәреннән 16 ел элек ире – мисырлы гарәп белән килеп урнашканнар икән бирегә. Бик яратып, бик канәгать булып шушы илдә яшәп һәм эшләп ятулары.
Маскат – гарәпчәдән «якорь ыргытылган урын» дигән мәгънәне аңлата. Археологлар фикеренчә, ул – ислам дине барлыкка килгәнче, 900 еллар элек нигез салынган борынгы шәһәр. Ил белән имам идарә иткән һәм ул имамат дип йөртелгән. 1944 елда солтанатка әйләнгән. Оман – иң куркынычсыз ил. Бернинди низагларга, сугышларга катнашмый, нейтралитет саклый, шунлыктан дөньяның иң зур илләре монда тынычлыкны яклаучы очрашулар уздырырга килә. Һәр җирдә гөмбәзләр, бизәкләп эшләнгән тәрәзәләр милли колоритны ассызыклый төсле. Берничә дистә ел эчендә хәерче генә яшәгән Маскатның бүгенгедәй киң, гүзәллеккә төренгән урамнары, сарайлары, атлам саен күз явын алырлык мәчетләре белән чәчәк атучы мегаполиска әйләнүен солтан Кабус бен Сәетнең илне урта гасыр дәрәҗәсеннән хәзерге заманга яраклаштыра алуы белән бәйләп аңлаталар. Күрше илләрдән Оманны ком чүлләре, таулар һәм диңгез сулары бүлеп торганлыктан, нефть ятмалары табылганчы, бу ил  ябык булган. Ил төче су һәм уңдырышлы туфрак җитмәүдән интеккән. Җирле халыкка, тереклек итү өчен, ифрат зур көч куярга туры килгән, бу, билгеле,  халыкның холык-фигыленә дә зур тәэсир ясаган: оманлылар – тыныч, бәйсез, үз-үзләрен тәэмин итеп, хисләрен белдермичә, үзгә бер ягымлылык белән сөйләшә торган бик кунакчыл һәм ярдәмчел халык. Ирләре дә, хатын-кызлары да эшли, чөнки тормыш итү кыйммәт. Дәүләт карамагындагы балалар бакчалары юк, аерым кешеләр тарафыннан оештырылган бакчалар гына, әмма алар кыйммәт, өстәвенә, ашауны үзең китерәсең, йоклату юк, шунлыктан 4-5 яшьтән баланы мәктәпкә бирергә тырышалар. Шулай да бу – хатын-кызга бушлай җир бирелә торган дөньядагы бердәнбер ил булып санала. Биредә йортсызлар юк, хезмәт хакыннан салымнар тотылмый.
Мәчетләрнең күплеге хәйран калдыра, аларның һәркайсы хәйриячеләр акчасына салынган. Саша безне мәчеткә алып керде. Ике рәкагать мәчет намазы укырга да өлгердек, әлхәмдүлилләһ! Аллаһым кабул кылсын! Аннары опера театры бинасында булдык. Искиткеч зур, затлы, үзенчәлекле архитектура стилендә төзелгән, эчке ягыннан да, күргәзмә заллары белән бергә,  гадәти булмаганча бизәп эшләнгән бу сәнгать йорты бик күпләрне кызыктырды, хәтта опера театрында тамаша карау теләген дә уятты. Ләкин Вакыт чамалы, экскурсия бик тыгыз планлаштырылган. Әле диңгезгә барып, бер сәгать комлыкта кызынып, су коенасы да, Оманның борынгы саклану крепостьларына менеп төшәсе, базарга кереп чыгасы да бар.ган.  Саклану крепостьларына күтәрелеп, биектән Маскат шәһәрен күбрәк күреп, фотога алып каласы килә. Диңгезгә аякларны тыгып булса да тозлы су җылысын тойдык менә. Базарга кергәч, ниндидер ят әйбер аласы килү хисен җиңеп буламыни инде? Дубайда беренче тапкыр авыз иткән «Карак  чәй»не эчертте безгә Саша, аның рецептын яздырды. Рецепт составында берничә төрле тәмләткеч белән бергә кардамон да бар. Базарда шуны алдым. Кыйммәт кенә, сатулаша торгач, гид  (үзем сатулаша белмим), шактый арзанга төшертеп алып бирде. Рецепт:  Кәстрүлгә 1 литр су салып, 1 аш кашыгы кара чәй (яфраклы булса яхшы), 1 аш кашыгы шикәр комы һәм тәмләткечләрдән: чәй калагына элеп, кызыл борыч, канәфер, дарчин, 7-8 данә кардамонны ваклап саласың һәм әкрен генә утта 10–30 минут кайнатасың. Шуның өстенә кәстрүлдәге чәйнең өчтән бере кадәр күләмдә кайнатылган сөт өстәп, кабартып аласың. Утны сүндергәч, ун минуттан чынаякларга бүлеп бирәсең. Эссе җәй көнендә сусауны баса, кышкы салкыннарда салкын тиюдән саклый торган бик шифалы, туклыклы һәм искиткеч тәмле чәй. Безгә бик ошады.
Оманнан тагын бер хикмәтле күчтәнәч алдым. Ул – ладан, ягъни безнеңчә әйткәндә, сагыз. Ладан агачларын, каен суы агызгандагы шикелле кисеп, сутын агызалар һәм киптерәләр. Ул өч-дүрт атнадан сагызга әйләнә. Ладанның күп төрләре бар һәм ул шактый кыйммәтле. Аны яндырсаң, өйдә хуш исләр чыгара, антисептик буларак, медицинада, косметологиядә кулланыла. Ладанны сагыз итеп авызда тотсаң яки чәйнәсәң, тамак төбе авыртуын бетерә, авыз эчендәге микробларны үтерә, җәрәхәтләрне төзәтә. Кыскасы, Оманны ладан иле дип тә йөртәләр.
Сәяхәтебезне Дубайга кайткач, Дубай-экспо күргәзмәсендә дәвам иттек. Монда инде, чыннан да, могҗизаларның могҗизасы!  200 гә якын ил үзләренең инновацияләрен күрсәтә. Көне буена 15 километрлап җәяүләп йөргәнбездер, байтак  илләрнең павильоннарын карап чыккач, алган тәэсирләрне сөйләп бетерерлек түгел иде. Адәм баласының акылы нинди генә технологияләр, мобиль мөмкинлекләр булдырып, бүгенге көн аша ерак иртәгәсе көннең казанышларын чагылдырмаган биредә. Шулай да үзебезнең  Россия павильонын тапкач, күңелне ниндидер рәхәтлек хисе биләп алды, илебезнең кечкенә бер кыйпылчыгын тойдык анда. Павильонның төрле төсләрдәге торба-җепләрдән үзенчәлекле гөмбәз рәвешенә кертеп эшләнгән конструкциясе үзе үк прогрессның бертуктаусыз үсешен чагылдыра сыман. Кешенең баш мие тудырган инновацияләрнең павильонга кергәч, тагын да югарырак дәрәҗәдә дәвам итүен күреп тору, һәрхәлдә, миндә көчле тәэсир калдырды. Башта ук әйткәннәр иде, чыннан да, безнеке иң матуры икән!..
Лайнердагы һәм гарәп җирләрендәге могҗизаи сәфәребезнең тиз узып китүе бераз борчылдырса да, туган җиргә кайтасы килү дәрте барыбер көчлерәк булгандыр, мөгаен. (Безгә бит самолетка кайту билетларын яңадан алырга туры килгән иде. Шунлыктан урау юллар аша – башта Дубайдан Бахрейнга, аннары Мәскәүгә очарга тиеш булдык. Берочтан уйламаганда-көтмәгәндә тагын бер илне күрергә туры килде менә). Әйе, ватандашларыбыз кышкы киемнәрен дә сала алмыйча, карлы-яңгырлы көннәрдә һава торышының көйсезлекләреннән канәгатьсезлек белдереп йөргән бер чорда без планетабызның әкияти, оҗмах бакчаларына тиңләрлек төбәгендә сәяхәт итеп, дөнья күреп йөрдек. Шулай да... Алма корты да персик кортына әйтте ди бит: «Синдә җылы, рәхәт, синең ризыгың да тәмле, суың да татлы. Әмма үз өеңә җитәме соң?..» Минем дә туган илемә, өйкәемә кайтасым килә иде. Үзем дә Гадел Кутуй язганча төгәллим әле язмамны: «Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде. Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!» Хуш, Costa Firenze! Хушыгыз, Әмирлекләр!..
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар