Әби үзалдына кеткелдәп куйды. Хәлсез куллары белән юрганын ачып, күлмәген, күкрәкләрен сыйпагандай итте. Авырттырып тәне тартышып алды, әйтерсең, аны Хәбибрахманы кочаклый, иркәли иде. Беренче үбешүләре дә, беренче иркәләнүләре дә шул зөфаф төнендә булды...