Логотип
Проза

Ак күбәләк


 
- Әбием, әбием дим, хәлең ничек? Ач әле күзеңне, матур булганмынмы?
Әллә кайдан, ерактан ишетелгән бу тавыш Миңсылу карчыкка таныш та, таныш түгел дә кебек иде. Үз уйларын җепкә тезеп яткан карчык, нишләп әле миңа комачаулыйсыз дигәндәй, чуалып маңгаена төшкән, күзләрен каплаган ап-ак чәчләре арасыннан алдында чүгәләп утырган кызга карады.
- Әбием дим, әбием, уяндыңмы инде, күрдеңме мине? Мин Фәридәң бит, кара инде бер генә, туй күлмәгем матурмы?
Изүләре-түшләре тоташ чәчәк итеп энҗе-мәрҗәннән чигелгән туй күлмәге матур иде, бик матур иде. Кызның йомшак куллары әбисенең маңгай чәчләрен җыеп яулыгы астына кыстырды, мендәрен төзәтеп куйды, инде төссезләнгән, пыялаланып барган күзләргә тагы бер карап:
- И, әбием, терелә күр инде, туемда утырыр идең, — диде авыр көрсенеп. Ул белә инде, әбисенең соңгы көннәре, туйлары да ул терелгәч түгел, менә бүген буласы.
- Кая югалдың син, ак күбәләгем? — дигән көчле, шат аваз әбине дә, кызны да сискәндереп җибәрде.
Ак күбәләгем диме? И Ходаем, мидәт бир, аның Хәбибрахманы да аңа шулай дигән иде бит. Тик ул: “Ак күбәләгем, кичер мине, кичер”, — дигән иде.
Кәләш белән кияү үз уйларына баткан әби яныннан акрын гына басып чыгып киттеләр. Моннан нәкъ бер атна элек Фәридәсе, кече улы Фәритнең кызы, әбисенә
булачак киявен күрсәткән иде. Матур иде егет, озын буйлы, күпереп торган кара мыеклы. Көлеп җибәрергә әзер торган иреннәре, шаян-шук күзләре ошады әбигә. Күрше авылдан, аның туган авылыннан иде егет. Әле бераз туган да тиешле булгач, күңеле түгәрәкләнде әбинең, кызы белән егеткә фатихасын биреп, догасын укыды. Улы белән килене әниләре авырганда туй үткәрүне килештермәделәр. Көзгә калдырырга иде исәпләре. “Кызымның бәхетле көнен күреп каласым килә”, — дип, Миңсылу карчык үзе ризалаштырды. Фәридәсен тез өстендә генә үстерде бит ул...
Бүген туйлары икән инде. Тынычрак булсын дип, әбине улы белән килене күрше Мәгъфурә өенең түр караватына салганнар иде. Башта урынын ошатмады Миңсылу карчык. Әллә туй мәшәкатьләрен күрә алмавына пошынды, риза түгел иде монда ятуына. И-и, сикереп кенә торыр иде дә, алъяпкычын бәйләп учак янына барып басар иде.
Туктале, тукта, нинди учак, ди, ул?! Инде авылда әллә кайчан газ ягалар бит, учаклы мичләрне сүтеп ташлаганга да биш былтыр. Әби тагын үз дөньясына кайтты. Әле генә күзенә күренгән Фәридәсе белән кияү егете ак томан артында калганнар иде инде.
...Кайчан гына әле үзенең туе үткән иде. Илле еллармы, алтмыш еллар элекме икән? Терәлеп кенә торган күрше авыл егете Хәбибрахман яучылап алды аны. И, матур да иде соң Хәбибрахман: куе кара чәчле, кыр чәчәге кебек зәңгәр күзле иде. Көлгәндә бит урталары батып керә иде. Көчле иде, ипи басканда зур күәс камырны бер-ике генә әйләндерә иде. Калаччыларга килен булып төште Миңсылу. Ул вакытта мондый туйлар үткәрү төшкә дә кермәгәндер. Хәзер хәтерләми дә инде туеның ничек булганын, егет куенына кергән төнен генә онытасы юк.
Әби үзалдына кеткелдәп куйды. Хәлсез куллары белән юрганын ачып, күлмәген, күкрәкләрен сыйпагандай итте. Авырттырып тәне тартышып алды, әйтерсең, аны Хәбибрахманы кочаклый, иркәли иде. Беренче үбешүләре дә, беренче иркәләнүләре дә шул зөфаф төнендә булды.
Миңсылу ут борчасы кебек тере иде. Озын кара толымнарын чулпы белән үреп куяр иде дә, ап-ак яулык бәйләп чишмәгә төшәр иде, потлы чиләкләр белән әллә ун, әллә егерме көянтә су китерер иде. Су юлындагы әрәмәләр арасында ак яулык йөзеп баргандай күренә. Ак күбәләк, зур күбәләк очкандай күренгәндер инде, беркөнне ире аны кочагына алып зыр-зыр әйләндерде дә “ак күбәләгем син”, дип куйды. Гомер андый сүз чыкканы юк иде Хәбибрахманнан. “Җаным”нан башканы белмәде, анысын да сирәк әйтә иде. Үпкәләрлек тә түгел, көнгә биш- алты мич ипи-калач пешереп кара әле син, аны бит изәргә-басарга күпме көч кирәк, җелекләреңне суыра, сеңерләреңне кимерә ул ипи басу. Хәзер машина белән басалар, ди, рәхәткә тиенде кеше, мич ягасы юк, су китерәсе юк, уты-суы кергән. Нишләп матур булмасын хәзер кеше? Авыр эш эшләми, тәмле ашый, барасы җиренә бара, кайтасы килгәндә кайта... тагын әллә ниләргә барып тоташыр иде уе, кылт итеп яңадан Фәридәсе, аңа ияреп улы Фәрите исенә төште.
Фәрите атасы сугышка китәр алдыннан туып калган иде. Туганда ук ап-ак чәчле булып, чәче агарып, бабай булып туды ул. Бәбине кулына алган Газизә карчык чүт артына утырмады. “Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла”, — дип, авыз эченнән догасын укыды. Баланы юып-төреп анасы куенына салгач та белгән догаларын укудан туктамады. Миңсылу аңлады, улының нилектән шулай чәче агарганын белә иде ул. Ире, Хәбибрахманы да белә иде, тик авыз ачып бер сүз әйтмәде. Башын иеп басып торды да, Газизә карчыкка рәхмәт әйтеп, ишегалдына чыкты.
Фәрите дүртенче малай булып туды аның. Аңарчы өч малае бар иде инде, берсеннән-берсе тере булып, тупырдап үстеләр. Тик әтиләренә кыз кирәк иде шул. Кич ятканда да, иртән торганда да авызында гел “кыз” гына булды. “Бу өйгә кыз кайтканы юк әле, әтинең җиде малае булды, минекеләр дә малай. Кыз булсамы — кыз булса...” Ул күзләрен йомып хыял диңгезенә чума иде. Юк, кызы булса, эшләтеп интектермәс иде ул аны: чәчкәдәй матур, җилдәй җитез, таң чыгыдай саф, тагы әллә нинди төсләр-сыйфатлар белән күз алдына китерә иде ул туачак баласын.
Көннәрнең берендә Миңсылуга тиз генә ире Хәбибрахман кирәк булды. Күрше авылдан урыслар килгән, ниндидер эш турында сөйләшәсе бар икән, алып кайт әле, диделәр. Колхоз амбарында эшли иде ул чакта ире. Төшкелекне шунда гына ашыйм, өйгә кайтмыйм, дип киткән иде. Йөгерә-оча барып җитте Миңсылу, ирен күрәсе шатлыктан бөтен хәл-халәте талпына иде. Барып та җитте, амбар ишеген ачып та җибәрде — егылып китә язды: ире, аның Хәбибрахманы — аны кулларында күтәреп, ак күбәләгем дип иркәли торган сөйгәне — авылның иң ямьсез, ирләр белән даны-шуы чыккан Кара Патый белән ята иде. “Энекәйләрем, сез нишлисез!!!” — дип әйткәнен хәтерли Миңсылу, калганын белми. Бик каты башы авыртып уянуга ул үзенең урынында, ире белән күпме бәхет- сәгадәт кичергән урында ятканын күрде. Башына салкын чүпрәк куйганнар, изү сәдәпләрен ычкындырып, өстенә җиңелчә юрган япканнар. Эче борып-борып авырта башлады, әллә тулгак инде, әзрәк вакыт бар иде, югыйсә...
Миңсылу карчык авыр итеп ыңгырашып куйды, авыр хатирәләрен куып җибәрергә теләгәндәй, бүгенге туйны исенә төшерде, өйләреннән ишетелгән җырга колак салды. Юк шул, онытылырлык түгел иде шул аның ул чакта кичергәннәре. Соңыннан да кайта-кайта уйлады ул Хәбибрахманының бу хыянәтен. Үз күзләре белән күрмәсә, кеше сөйләгәнгә ышанмас иде. Аннан да бәхетле хатын юк иде бит бу дөньяда. Нишләргә, ничекләр итеп яшәргә?! Яныңда яткан иреңнең бер фәхишә кочагыннан кайтуын ничек гафу итәргә? Изелде, сытылды Миңсылу, аны би­ниһая авыр таш басты, күтәрә алмаслык кайгы каплады. Ул урыныннан ничек торганын да, ничек арт капканы ачып бакчага чыкканын да белми. Аны ниндидер бер көч алга, бакча башындагы күлгә таба сөйри иде. Ул таң беленеп килүен дә, ап-ак булып куе томан төшүен дә күрми, эченең борып-борып авыртуына да исе китми, шашкан кыяфәттә йөгерүен белә. Тулган корсак ул йөгергән уңайга әле уңга, әле сулга кагыла, хатын аны ике кулы белән күтәреп саклагандай итә: “Хәзер, улым, хәзер барып җитәбез, без кирәкмибез аңа, әнә Патые белән торсын, — дигәнрәк уйлар чагылып китә башыннан, — менә килеп тә җиттек”.
Тымызык күл өсте яңа сауган сөт кебек җылы, парлы иде. Эшләп арыгач, төнлә шушында килеп ире белән икесе генә суга карап утыра торганнар иде. Су өстендәге төнбоекларны карыйлар иде, йодрык-йодрык булып су өстенә сибелгән йолдызларны саныйлар иде. Боларның барысы да бер мизгелдә җимерелде дә куйды, артка карарга куркыныч, алга да юл юк. Менә шушы күл, күпме хыялларын ишеткән, күпме назлы кичләрен бергә үткәргән күл генә аны бу кара кайгыдан, кеше йөрәге күтәрә алмаслык ачы хәсрәттән коткарып калыр.
— Йә, улым, газизкәем, бер дога... — дип әйтүе булды, сыгылып елап җибәрде Миңсылу, җирне тырный-тырный, тәгәри-тәгәри елады.
Шушында килеп тапты аны Хәбибрахманы. Йөрәге шомланып уянып киткән иде, янында Миңсылуы юклыгын күргәч, ничек атылып чыгып йөгергәнен сизми дә калды. Ярый әле, аскы өйгә кереп тормаган, аяклары туп-туры күлгә тарткан. Ул килгәндә Миңсылу бәргәләнә-бәргәләнә елый иде әле. Алдына тезләнеп Миңсылуны кочагына алырга итте, тик хатыны өчен ул инде чит бер адәм иде. Горур иде шул Миңсылу, ярата иде шул ул үзенең Хәбибрахманын. Никадәр каты яратсаң, хыянәт ачысы да шулкадәр авыр буласын гына белмәгән ул. “Кичер мине, ак күбәләгем, кичер, мин ялгыштым”, — дип кенә әйтә алды ире.
Хәбибрахман аны өенә күтәреп алып кайтты. Тузан- пычракка буялган өс-башын алыштырды, ак яулыгын салдырды, куе кайнар чәй эчерде. Хатыны аңа күтәрелеп тә карамады, авыз ачып сүз әйтмәде, вакыт-вакыт тулгак газабыннан авыр итеп ыңгыраша гына иде. Хәбибрахман әнисен уятып, кендек әбисен чакырырга китте.
Фәридә менә шушы Фәритенең кызы иде инде. Ничә буын малайлар гына туып торган бу нигезгә килгән килен бәхетле иде. Кыз алып кайткач, патша кызы кайттымыни, өйгә кояш кердемени, нишләргә белмәделәр. Өлкән абыйларының уллары да сеңелләрен курчак урынына күрделәр; кадерләү, иркәләү аңа гына булды.
Менә шул кыз чыга инде бүген кияүгә. Исән булса, бабасы Хәбибрахман нишләргә белмәс иде, сугыштан кайтмады шул. И гомерләр, үтте дә китте...
Миңсылу карчык томан эчендә күргәндәй генә ирен, моннан алтмыш ел элек сугышка китеп хәбәрсез югалган Хәбибрахманын күргәндәй булды. Гүя ул Миңсылуын кулына күтәргән дә зыр-зыр әйләндереп: “Ак күбәләгем син минем, мин сине беркемгә дә алыштырмыйм”, — дия иде. Миңсылу аның күкрәгенә капланып күзләрен йомган да әйләнә дә әйләнә, әйләнә...
* * *
Бу көнне авыл уртасындагы туй йортыннан ике күбәләк очты. Берсе — мәңгелеккә, икенчесе — кайгы-шатлыклары тулып торган ыгы-зыгылы тормышка. Канатлары гына көя күрмәсен берүк, кыз баланың, ярабби.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хыянәт ачысы җанны телгәли икән шул....

    • аватар Без имени

      0

      0

      уууу-фф жылап беттем....

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хыянэт, хыянэт, хыянэт... Очсыз, кырыйсыз хыянэтлэр... Нэрсэ житми адэм баласына.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик тормышчан эсэр килеп чыккан.унышлар телим

          • аватар Без имени

            0

            0

            Хыянәт ачысы җанны телгәли икән шул....

            Хәзер укыйлар