Биектау районының иң матур, табигатьнең иң аулак почмакларының берсендә урнашкан Мәмдәл авылыннан мин. Кайчандыр бездән берничә чакрым ераклыкта гына Сөләнгер дигән авыл булган.
Айсылу ШАКИРОВА әзерләде
Ә бүгенге көндә исә биредә кайчандыр кешеләр яшәгәнлеге, тормыш гөрләгәнлеге турында моңсу гына утырган зират кына сөйли... Балачактан хәтерлим, шушы тирәләрне узганда, әбием: «Монда да бит шаулап торган авыл бар иде, их...» – дип куя иде. Аның бу сүзләре хакында ул вакытта ук уйлана идем. «Ничек инде авыл кадәр авыл беткән, каядыр киткән?» – дип аптырый идем.
Чыннан да, нигә соң Сөләнгер тиз арада юкка чыккан, ә анда яшәгән кешеләр кайларга таралган?

Сөләнгер (кайбер чыганакларда «Шөләнгер») – Казан уезды Кавал волостенда, соңрак Биектау районында урнашкан авыл. Аңа ХVII гасырда ук нигез салына. Авылның исеме янында гына урнашкан Сөләнгер күленә бәйле. Россия империясенең 1859–1873 елларда тупланган торак урыннар исемлегендә биредә 13 өй булганлыгы һәм 76 кеше яшәгәнлеге теркәлгән. 1886 елгы чыганакларда исә авылда 9 йорт һәм 55 кеше, шулай ук мәчет исәпләнә. 1996 елдан Сөләнгер авылы инде искә алынмый.
Әйтеп узарга кирәк, күренекле гарәп каллиграфиясе остазы, Казан император университеты мөгәллиме, мәгърифәтче, татар теле буенча иң беренче дәреслекләр авторы Мөхәммәтгали Мәхмүдов 1824 елда нәкъ менә Сөләнгердә дөньяга аваз сала. Кызганыч, аның авылда үткәргән тормыш юлы хакында төгәл генә белешмәләр юк.
Сөләнгерлеләр терлек асраган, янда гына урнашкан күлдән балык тотып көн күргән. Аларның шулай ук зур гына җиләк-җимеш бакчалары, бәрәңге басулары булуы мәгълүм. Капка төпләрендә, урамнарны ямьләндереп, хуш исле сиреньнәр үскән. (Бүгенге көндә дә авыл булган урында ялгыз гына утырган сирень куаклары күренә.) Сөләнгер халкы авылга терәлеп торган куе урманнан утын ташыган. Шунысы кызык, алар урманнарына чит авыл кешеләрен кертмәгәннәр, аны нык саклаганнар. Үзләрендә кибет-базар булмаганлыктан, сөләнгерлеләр кирәк-яракка Мәмдәлгә килә торган булганнар. Әйтеп узарга кирәк, ул заманнарда безнең авылда тирә-якта иң атаклы базар үткән. Бирегә хәтта марилар да килеп сәүдә иткән.
Гөрләп торган, халкыбызга күренекле шәхесләрне бүләк иткән авыл ничек югалган, җир йөзеннән юкка чыккан соң? Моңа нинди вакыйгалар сәбәпче булган?
Әбием әйтүенчә, Сөләнгернең таркалуына китергән төп сәбәп – биредә тормыш алып бару өчен уңай шартлар булмау. Мәмдәлгә һәм тирә-яктагы авылларга ут кертелгән, ә Сөләнгергә исә – юк. Шуңа күрә 1960–1970 еллар ахырына инде биредә бер өй дә калмаган: кешеләр йортларын йә Мәмдәлгә, йә якындагы Чуашиле авылына күчереп салган. Өй нигезләрен идән асты урыннарыннан гына чамалап була. Аларның да күбесе инде күмелеп беткән бугай.
.jpg)
Авыл таркалуның тагын бер сәбәбе... фольклорга барып тоташа. Өлкәннәр сөйләве буенча, элек сөләнгерлеләр атлар асраганнар. Һәм берара алар атларның урманга китеп, аннан тирләп-пешеп, хәлсезләнеп кайтуына игътибар иткәннәр. Билгеле, татар халкы элек-электән адәм балаларына зыян китерүче урман иясенең – Шүрәленең барлыгына ышанган. Сөләнгер авылы халкы да, әлбәттә, искәрмә булмаган. Алар да атларны азаплаучы Шүрәле дип уйлаганнар. Җыелып киңәшкәннәр дә, урман иясен тоту өчен сөләнгерлеләр атларга дегет сылап җибәргәннәр…
Безнең көннәргә килеп җиткән риваять буенча, көннәрдән бер көнне авылга, ат сыртына ябышып, чыннан да Шүрәле кайткан. Халык ачуны алган – атларына зыян китерүчене утта яндырган. Имеш шул вакыт, газапларга түзә алмыйча, Шүрәле аларны: «Алтмыш йортлы авылыгыз алтмыш йорттан артмасын!» – дип каргаган… Ни гаҗәп, шушы хәлдән соң авыл чынлап та әкренләп кечерәя, халкы кими башлаган. Әлеге риваять бүгенге көндә дә телдән телгә күчеп йөри: чынбарлыктан ерак торса да, беркемне дә битараф калдырмый, уйландыра, икеләнергә мәҗбүр итә. Сөләнгернең халык арасында «Шүрәле каргаган авыл» дип аталуы да юкка түгелдер.
Күптән түгел әбием белән хәтта ки харәбәләре дә калмаган авылны янәдән урап кайтырга булдык. Минем өчен гап-гади җирләр, ә әбием аларны бөтенләй башкача күрә. Ул, балачак хатирәләренә бирелеп, кайда нинди йорт, анда кемнәр яшәгәнлеге хакында сөйли. Үзем аны тыңлыйм, з үземнең күз алдына матур, төзек йортлар, бакчада мәш килеп эшләп йөрүче кешеләр килеп басты.
– Кайчандыр монда озын урам иде... Без, балалар, җыелышып, Хәлил абыйга бәрәңге алышырга килә идек. И-и зур иде дә соң аның бакчасы!
Әбием күңелендә ничә еллар сакланган хатирәләре белән бүлешә.
Бүген биредә кайчандыр авыл булуына инде ышанып та булмый. Туып-үскән, беренче адымнарын ясаган нигезләрен, кайгыларын һәм шатлыкларын уртаклашкан туган җирләрен менә шулай ташлап китәргә мәҗбүр булган сөләнгерлеләрне күз алдыңа китерәсең дә, алар өчен әрнеп куясың. Авылның тарихы шулай тәмамлануы да кызганыч. Күрәсең, кыска гомерле кешеләр генә түгел, кыска гомерле авыллар да була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк