Логотип
Асылъяр

Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы турында 13 кызыклы факт

Урта Әләзән авылы – Пенза өлкәсе Городище районындагы иң зур татар авылы. Ул Әләзән елгасы буенда, Городищедан – 32, Пензадан 65 чакрым ераклыкта урнашкан.

1. Урта Әләзән – татар дөньясында иң зур авыл дип санала. Ул – Европадага иң зур авылларның да берсе. 

Урта Әләзән урамнары

2. Аңа рәсми рәвештә 1681 елның 5 сентябрендә нигез салына: темников татар-мишәрләренә биредә җир бүлеп бирелә.

3. XIX гасыр урталарына авылда инде өч мәчет һәм бер су тегермәне булган, ә революция башланганчы 4 мәчет булган, һәм аларга өч мәктәп-мәдрәсә беркетелгән (бу – рәсми документлар буенча, әмма  бабаларыбыз сөйләве буенча бездә 7 мәчет булган)

Мәчетләр авылга нур сибә.

4. Совет чорында мәчетләр ябыла, бары берсе генә кала. Калганнарын складлар итеп файдаланганнар (мәсәлән, ашлама саклаганнар). Әмма авыл халкы күңеленнән исламны тулысынча берничек тә юкка чыгара алмаганнар.

5. 1990 еллардан соң дини тормыш зур күтәрелеш кичерә: хәзер авылда 11 мәчет, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ике мәдрәсә бар.

Урта Әләзәндә 11 мәчет бар.

6. Авылда бүген 10 меңгә якын кеше яши, шуларның 2 меңе – балалар.

7. Әләзәндә ясалган колбаса һәм казылыклар Россиянең барлык төбәкләренә дә диярлек таратыла (иң зур җитештерүчеләр – «Экопрод» һәм «Бибарсов Халял»).

8. Ураза һәм Корбан гаетләре – Урта Әләзәндә иң зур бәйрәмнәр санала. Авыл йортлары, урамнар бизәлә, балалар өчен мәчетләрдә бүләкләр таратыла, чаралар оештырыла.

Авылда иң зур бәйрәм – Ураза һәм Корбан гаете.

9. Авылда яшәүчеләрнең 99,7 процентын мөселманнар тәшкил итә. Татарлар – 92,3 процент. 

Әләзәндә тырыш кешеләр яши.

10. Урта Әләзән – күп кенә танылган имамнарның кече Ватаны. Мәсәлән, Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Мөкаддәс Аббәс улы Бибарсов; Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Җәфәр Зөфәр улы Бикмаев; Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Ислам Дашкин (ул Россиядә, шулай ук Согуд Гарәбстанында, Сүриядә, Ливанда белем алган). Бөтенроссия Коръән уку бәйгеләрендә алдынгы урыннар яулаучы 19 яшьлек Сөләйман Бикмаев та – Урта Әләзәннән. Ул халыкара Коръән уку бәйгеләрендә Россия вәкиле буларак катнаша.

11. 2017 елда Әләзәндә VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Анда Россиянең 35 төбәгеннән 50 меңгә якын кеше катнашты. Хөрмәтле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Пенза өлкәсенең ул чактагы губернаторы Иван Белозерцев та булды.

Урта Әләзәндә - Федераль Сабантуй.

12. XIX гасыр азагында авылда 80 Алтын Урда тәңкәсеннән торган хәзинә табыла. Алар ерак түгел Билгесез татар дәүләте башкаласы (хәзерге Юлеево авылы янында)  булган вакытта яшерелгән дигән версия бар. Казу эшләре вакытында ул шәһәрдә мәчетләр, суүткәргечләр, җәмәгать мунчалары булганлыгы ачыклана, үз акчасы сугылганы да билгеле.

13. Урта Әләзәндә бүген 2 гомумбелем бирү мәктәбе эшли.

Авылдагы урта мәктәпләрнең берсе.

Гүзәл ЮНКИНА әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар