Унберенче сыйныфны тәмамлап, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганга да инде елдан артык вакыт узган икән... Югыйсә әле кичә генә бар көчемне, белгәннәремне туплап, тырыша-тырыша әзерләнгән кебек идем. Бүген исә үзем сайлаган, кайчандыр хыялымда гына булган уку йортында белем алам. Бирегә укырга керү, имтиханнарны яхшы билгеләргә тапшыру, әлбәттә, җиңел бирелмәде.
Мин кечкенә, ләкин шул ук вакытта данлыклы авыл мәктәбен тәмамладым. Тугызынчы сыйныфта табиб буласым килә дип йөрсәм дә, соңрак фикерем үзгәрде.
Дөресен генә әйткәндә, унберенче сыйныфка укырга каласым килмәгән иде. Башка укучылар кебек мине дә ЕГЭ куркыта иде. Шул сәбәпле, тугызызынчы сыйныфны тәмамлагач, техникумга яки училищега керергә уйладым. Актерлык сәләтем дә бар: кайберәүләр миңа Казан театр училищесына керергә киңәш бирде. Укытучыларым исә: «Син бит өметле бала, яхшы билгеләргә укып, югары уку йортына кермәү дөрес түгел», – диделәр. Әнием дә 16 яшьлек кызын калага берүзен җибәрүне хупламады.
Уйлый торгач, үз-үземә ышанычым артты – унберенче сыйныфка калырга кирәк дигән фикергә килдем. Үземә зур максатлар куйдым – мәктәпне кызыл аттестат һәм алтын медаль белән тәмамларга!
Ләкин унберенче сыйныфтан соң кая укырга керергә соң? Нинди һөнәр сайларга? Бу сораулар мине тәмам борчуга салды. Ниндидер һөнәргә туктаганчы, үзеңнең темпераментыңны, холкыңны яхшы белергә, нәрсәгә сәләтле икәнеңне һәм җитешсез якларыңны да исәпкә алырга кирәк. Хайван-җәнлекләр яратмаган кеше – ветеринар, ашарга пешерүне өнәмәүче пешекче була алмый бит.
Мин дә үземне өйрәнә башладым. Кешеләр белән аралашырга яратуым, тиз уртак тел таба белүем мине җәмгыятьтә «кайнаучы» һөнәрне сайларга этәрде. Өстәвенә, балачактан ук татар мохитендә яшәгән һәм туган телен нык яраткан, хөрмәт иткән кеше буларак, милләтемнең киләчәгенә өлеш кертәсем килә иде. Боларның барысын дә исәпкә алып, мин татар журналистикасы юнәлешен сайладым.
Имтихан фәннәрен дә әлеге юнәлешкә нигезләнеп сайладым: татар телен һәм җәмгыять белемен бирергә уйладым. Математика белән рус телен дә онытмаска кирәк – алар мәҗбүри фәннәр буларак кертелгән.
Унынчы сыйныфта укыганда рус әдәбиятын бирергә ниятләсәм дә, күңелемнең татар әдәбиятына тартылганлыгына төшендем. Шуңа күрә ике-өч ай әзерләнгәннән соң рус әдәбиятыннан баш тарттым, игътибарымны рус теленә һәм математикага юнәлттем.
Белгәнебезчә, бердәм дәүләт имтиханнарында математиканы тапшыруның ике юлы бар: һөнәреңне әлеге фән белән бәйләргә уйласаң, катлаулы дәрәҗәдәге «профильный»ны бирәсең, калган очракларда – «базовый» дәрәҗәне. Мин, гуманитар юнәлешне сайлаганлыктан, «база»ны гына бирергә уйладым. Тугызынчы сыйныфта математиканы иң югары баллга тапшыргач, андый җиңел мисал-мәсьәләләр чишү әллә ни авырлык тудырмады. Ләкин унынчы сыйныфта уйлар җилбәзәгрәк булганлыктан, имтиханнарга кадәр вакыт күп әле дип санадым. «Яхшы баллар җыясың килсә, ике ел алдан ук әзерләнергә кирәк», – дигән сүзләрне еш ишетсәм дә, өлгерермен дип уйладым.
Унберенче сыйныфка керер алдыннан җәйнең иң матур көннәренең берсендә йөргән егетемне армия сафларына озаттым. Ул чакларда вакыт бөтенләй үтмәс кебек тоелды, урамга чыгулар, күрешүләр – барысы да, әлбәттә, бетте. Шул сәбәпле, барлык вакытымны имтиханнарга әзерләнүгә сарыф итә башладым. Җәен «җәмгыять белемен бирәчәкмен» дигән карарга килгәч, сентябрьдә җиң сызганып аңа әзерләнергә керештем.
Кызганыч, мәктәбебездә укытучылар җитми – җәмгыять белеменә яхшылап әзерләүче остаз юк иде. барлык мәгълүматны үземә табарга, китаплар күп укырга туры килде. Әниемә кыенлык китереп, кыйммәтле курслар сатып алырга теләмәдем. Интернетта җинел генә аңлаткан, практика да үткәргән бушлай курслар табу – минем өчен чын бәхет булды. Көн саен икешәр сәгать лекцияләр тыңлый, берәр сәгать тестлар эшли башладым. Мәктәптән кайту белән өйдәге эшләрне тиз арада башкарып, компьютер алдына утыру – көндәлек шөгылемә әйләнде. Алдагы көндә өйрәнгән, язган темаларны утырган саен яңадан укып чыгам – алай күңелгә яхшырак сеңә.
Көзен мин шулай көн саен өчәр сәгать җәмгыять белемен өйрәндем, рус теле белән математика фәннәренә мәктәптә, дәресләрдә әзерләнә идем.
Ял итәр өчен, сирәк кенә булса да, дус кызым белән урам әйләнеп, күңелемне бушатып кайту да гадәткә керде. Бу миңа рухи яктан арудан ярдәм итте – руслар әйтмешли, «эмоциональное выгорание»дан саклап калды. Күпләр бит көн-төн имтиханнарга әзерләнеп, физик һәм рухи яктан бөтенләй талчыга, кайберәүләр хәтта тынычландыра торган дарулар да эчә башлый. Моны булдырмас өчен, вакытыңны дөрес бүләргә, график төзергә һәм, әлбәттә, ял итәргә кирәк. Шушы гади генә гадәтләр эмоциональ яктан арудан сакланырга ярдәм итәчәк.
Әйткәнемчә, мин шулай ук татар теленнән дә имтихан тапшырдым. Башлангыч сыйныфлардан ук татар теле һәм әдәбияты буенча төрле дәрәҗәдәге конкурс һәм олимпиадаларда катнашкач, белемнәрем шактый югары иде. Шул сәбәплеме, әлеге фәнгә сирәгрәк әзерләндем: атнага бер тапкыр төрле темаларга иншалар яздым, укытучым белән дәресләрдә тестлар чиштем. Вакытым тыгыз булса да, татарча китаплар укудан баш тартмадым – форсат чыккан саен, тел байлыгымны арттырдым.
Карлы-буранлы тылсымлы кичләрдә, башкалар зарыгып Яңа ел бәйрәмен көткәндә, мин имтиханнарга әзерләнүемне дәвам иттем.
Февральдә районда ел саен диярлек сынау имтиханнары үтә. Әлбәттә, мин аларда теләп катнаштым. Үзеңне сынау, хаталарыңны ачыклау – әзерләнү өчен төп таләпләрнең берсе. Мәктәптә андый сынау имтиханнары, ягъни «пробныйлар» еш уздырылса да, укытучыларның тикшерүе субъектив карашка нигезләнә иде. Шул сәбәплеме, районда үткәрелгәннәре күпкә җитдирәк кабул ителә.
Дүрт фәнне дә бирдем, нәтиҗәләр дә озак көттермәде. Ләкин алар белән һич канәгать булмадым: кайберләре хәтта «3»лек кенә иде. Вариантлары да җиңел иде кебек: көтелмәгән җирдә хаталар ясаганмын... Укытучыларымның: «Бу синең дәрәҗәгә туры килми, Айсылу, ныграк тырышырга кирәк», – диюләрен мәңге онытасым юк.

Тагын да тырышып әзерләнә башладым. Укудан кайтам да сәгать дүртләрдән кичке сигезгә кадәр, аннан тагын сәгать уннан төн урталарына кадәр шөгыльләнәм. Бүлмәмнән чыкмас булдым, хәтта стеналарымны да кагыйдәләр язылган кәгазьләр белән тутырдым. Мәктәптә тәнәфесләрдә дә тестлар чишәм. Ике көн – җәмгыять белеменнән, бер көн рус теле һәм математикадан әзерләнәм. Сирәк кенә булса да, татар теленнән күнегүләр эшлим, байтак темаларга дүртешәр битлек иншалар язам.
Яз җитү белән күңелем иреккә талпынды. Тормышымның иң онытылмас мизгелләренең берсе – соңгы кыңгырау бәйрәме дә якынлашты. Апрельдә репетицияләр башланды: җыр-бию өйрәнү, сценарий төзү... Болар барысы да имтиханнардан читләштерде, хәзер инде сирәгрәк әзерләнә башладым. Кышларын көн-төн шөгыльләнгәч, өйрәнелмәгән темаларым калмады – практикага күчтем. Җәмгыять белеменнән хәтта 2022–2024 елгы китаплардагы эшләрнең барысын да өчәр кат эшләп чыктым. Математика белән рус теленнән дә чишелмәгән мәсьәлә, язылмаган инша калмады. Үз-үземә ышаныч та үсә барды.
Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре матур гына узып китте. Сыйныфта без ике генә укучы идек: мин дә тагын бер егет. Ике бөртек кенә булгангамы, уку дәверендә бер-беребезгә гел терәк булдык, имтиханнарга да бергә әзерләндек.
Татар телен без районда өч укучы тапшырдык. Ләкин татар мәктәбеннән имтихан бирүче берүзем булдым. Зур гына бүлмәдә каршымда терәлеп торган камералар каршында ялгызым утырдым. Бәлки шуңадыр, имтихан башланганчы күңелемне дулкынлану, курку хисе биләп алды.
Тестларны тиз чиштем – ул сораулар дәресләрдә еш каралган иде. Иншаның темасы да таныш, ләкин никтер ул көнне илһам килмәде. Аңлаешсыз җөмләләр тулган кәгазь битләренә карап, куркуым тагын да артты. Андый вакытта тынычланырга, үзеңне кулга алырга кирәк, һава сулап керү дә бик әйбәт. Мин шулай эшләдем дә. Бераз тынычлангач, үземә ошамаса да, иншамны тапшырдым. Вакыт та беткән иде инде.
Математика белән рус теленә килгәндә, икесендә дә вариантлар кыен түгел иде. Математиканы егерме минут эчендә эшләдем – иң югары балл җыйдым. Рус теле дә кыен булмады, сорау тудырган биремнәр булса да, язып чыктым. Дус кыз белән җавапларыбызны чагыштырганда, күп кенә урыннарда хата булуы ачыкланды. Әлбәттә, бу фаразлар гына иде... Ләкин барыбер күнелдә ризасызлык, канәгатьсезлек уянды. Кызыл аттестат бары хыялда калган кебек тоелды. Өйгә кайтып бераз тынычлангач, зәңгәр аттестат та начар түгел дигән нәтиҗәгә килдем.
Җәмгыять белемендә дә бәхет елмайды: иң җиңел вариант эләкте. Бәлки, фәнне яхшы үзләштергәнгә шулай тоелгандыр. Аны да «җырлый-җырлый» язып чыктым.
Ниһаять, иң көткән көннәремнең тагын берсе – дембель, ягъни егетемнең армиядән кайтыр көне җитте. Ул вакытта мин инде алтын медаль, кызыл аттестаттан өмет өзгән идем... Иртәнге сәгать биштә шарлар тотып, тимер юл вокзалында басып торганда куанычлы хәбәр килеп иреште – рус телен сиксән алты баллга тапшырганмын (җитмештән соң инде «биш»ле санала). Димәк, алтын медаль минеке булачак!
Ялгыштым бугай, дип фаразланган биремнәрем киресенчә, дөрес булып чыкты. Сабак алдым: нәтиҗәләрне белмичә, үзеңне борчуга салып, артыгын уйлау кирәкми икән.

Инде вәгъдә иткән киңәшләрем.
1. Иң беренче чиратта темпераментыгызны, сәләтләрегезне һәм җитешсез якларыгызны исәпкә алып һөнәр сайлагыз. Кайсы юнәлештә укырга теләгәнегезне ачыклагач, күңелегезгә яткан имтихан фәннәрен сайлау мөһим. Үзегезгә туры килмәгән, ошамаган фәннәргә әзерләнү күпкә катлаулы булырга мөмкин.
2. Икенчедән, имтиханнарга әзерләнүне көннәргә, атналарга бүлеп, даими рәвештә шөгыльләнергә керешегез. Көн саен аз-аз булса да, системалы эшләү уңай нәтиҗәгә китерәчәк. Укуга гына түгел, практикага да игътибар итегез.
3. Имтиханнарга әзерләнү өчен алдан ук курслар сайлап алыгыз. Мөмкинлек булмаса, китаплар укырга, онлайн тестлар чишәргә, бушлай курслар табарга мөмкин. Буш вакытта, кайбер интернет чыганаклардан подкастлар да тыңлау файдалы.
4. Байтак әзерләнеп тә, балларыгыз түбән булып, нәтиҗәләр сезне канәгатьләндермәсә, төшенкелеккә бирелмәгез. Хаталарыгызны объектив бәяләргә һәм алар өстендә эшли белергә өйрәнегез.
5. Өйрәнгән материалны вакыт-вакыт кабатлау аны хәтердә ныграк сакларга ярдәм итә. Хәтта укып кына узсагыз да, сарыф ителгән ике минут сезгә күп файда китерәчәк.
6. Имтиханнарга көн-төн әзерләнеп, «эмоциональ яну»га юл куймагыз: дуслар белән күңел ачарга, һавада йөрергә онытмагыз. Шулай ук йокы режимы да сакланырга тиеш.
7. Имтиханнарны тапшыргач та, җавапларны башкалар белән чагыштыру, нәтиҗәләрне фаразлау файдага түгел. Юк-барга борчылмыйча, нәтиҗәләрне сабырлык белән көтегез.
8. Үзегезгә алдан ук зур максатлар куегыз, дисциплинаны саклагыз. Максат тискәре уйларны җиңәргә, имтиханнарны ышанычлы тапшырырга ярдәм итәчәк.
...Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыручы танышларым унберенче сыйныфны иң авыр вакытларының берсе буларак искә ала. Миңа исә сайлаган фәннәремне тирәнтен өйрәнү кызык иде. Мин бөтен барлыгым белән имтиханнар дөньясына чуммадым, ял да итә белдем. Берничә сәгать буе китап белән утыру минем өчен кыен түгел, хәтта рәхәт иде. Яшермим, елаган, борчылган вакытларым да булды, ләкин үземә үзем куйган максатлар, дисциплина тискәре уйларымны җиңеп чыга алды.
Айсылу ШАКИРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк